Тина Донжашвили

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тина Донжашвили latin yazuında])
Туу датасы 1916
Туу урыны Тбилиси, Россия империясе

Донжашвили Тина Георгиевна (1916 елның 8 (21) сентябре, Тбилиси шәһәре —) — табиб, грузин совет сәясәтче, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1949 елдан КПСС әгъзасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Донжашвили Тина Георгиевна Грузиянең башкаласы Тбилисида туган.

1 нче Мәскәү медицина институтында һәм С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә белем ала.

19411945 елларда барган Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән 1945 елның җәендә барган сугышта катнашкан.

Берничә хәрби наградалары бар, алар арасында « Кавказ оборонасы өчен» дигән медаль [1]

Әдәби иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тина Георгиевна Донжашвили әсәрләре нигезенә , сугышны үз күзләре белән күреп, анда үзе катнашкан автор буларак, сугыш эпизодлары салынган.

1947 елда аның "Мин сине ташламам" дигән беренче повесте басылып чыккан.

1950 елда «Таң» дигән әсәре ССРБ-да яшәгән халыкларның дуслыгына багышланган булган. Бу әсәр рус телендә «Слава» дигән исем белән басылып чыккан.

"Алазанидә" (рус. На Алазани) дигән романы (1956) рус теленә дә А. Дмитриева һәм Р. Микадзе тарафыннан тәржемә ителә, һәм 1968 елда Мәскәүдә "Художественная литература" нәшриятендә басылып чыга [2] Бу романда сугыштан соңгы грузин авылындагы тормыш сүрәтләнгән.

«Җиңүчеләр елмаюы», «Якты юл», «Басулар әкияте» пьесалары грузин сәхнәләрендә куела.

«Минем дус» әсәре рус тәрҗемәсендә Тбилисида 1967 елда дөнья күрә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 5 (биш) орден белән наградланган
  • медальләр

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Большая советская энциклопедия, БСЭ. 2012

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]