Тираннозавр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тираннозавр latin yazuında])
(Тиранозавр битеннән юнәлтелде)
Тираннозавр
Сурәт
ХФӘ билгесе taɪˈɹænəˈsoɹəs
Халыкара фәнни исем Tyrannosaurus Генри Фэрфилд Осборн, 1905
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон Tyrannosaurini[d]
Таксонның халык атамасы تيرانوصور, Tiranuozaurs, Тиранозавър, Tiranosaor, Tiranosaure, Τυραννόσαυρος, Tiranosaŭro, Tiranosaurio, Tyrannilisko, Tyrannosaure, טירנוזאוריים, Tiranosaur, Gramedla, ティラノサウルス属, 티라노사우루스 렉스, Tiranozauras, Tiranozauri, റ്റിറാനോസാറസ്‌ റക്സ്‌, Тиранозавр, Tyranozaur, Tiranossauro, Тираннозавр, tiranozaver, Тираносаурус, ไทรันโนซอรัส เร็กซ์, Тиранозавр, 暴龍, 暴龍屬, ንጉሥ አምባገነን እንሽላሊት һәм Тѷранносаѵръ
Конец временного диапазона маастрихтский ярус[d]
Заман диапазоны башы маастрихтский ярус[d]
Башлану вакыты 68000 тысячелетие до н. э.
Тәмамла(н)у вакыты 66000 тысячелетие до н. э.
Биеклек / буй 3,6 метр
Төрләр ареалы харитасы
3D-модель
Диаграмма сравнения размеров
 Тираннозавр Викиҗыентыкта

Тиранноза́вр (лат. Tyrannosaurus — «кәлтә-тиран», бор. грек. τύραννος [tyrannos] «тиран» һәм бор. грек. σαῦρος [sauros] «кәлтә»[1]; шулай ук дөрес булмаган язылышы — тиранозавр[2] кулланыла) — теропод асотряды целурозаврлар төркеменә керүче ерткыч динозаврлар ыругы, үз эченә бердәнбер төр — Tyrannosaurus rex (лат. rex «патша») керә. Тираннозавридлар арасыннан иң киң таралган төр, күбесенчә Төньяк Американың көнбатыш территорияләрендә яши, ул вакытларда әлеге җирләр Ларамидия утрауларында була. Ташка әйләнгән тираннозавр калдыкларын төрле геологик формацияләрдә табырга мөмкин, тарихи вакытлар буенча калдыкларны күпләп 67—65,5 миллион еллар элек Акбур периодында барлыкка килгән маастрихт ярусында табарга мөмкин[3]. Тираннозаврлар динозаврлар эрасын юкка чыгарган катаклизмга (акбур-палеоген үлеме) кадәр яшәгән иң соңгы кәлтәләгәнле динозавр берсе.

Үз гаиләсендәге башка вәкилләр кебек үк, тираннозавр тотрыклыгын озын авыр һәм каты койрыгы белән тәэмин итүче, зур баш сөякле икеаяклы ерткыч җанвар. Бу кәлтәнең зур һәм куәтле арткы очлыклары белән алгы очлыкларын чагыштырсак, соңгылары бик кечкенә күренәчәк, ләкин үзләренең зурлыкларына карамастан, бармакларында булган ныклы тырнаклар ярдәмендә бик зур хөҗүм көченә ия булганнар. Үз гаиләлегенең һәм тероподларның иң зур вәкиле, шулай ук Җир тарихында иң зур ерткыч хайван. Бүгенге көндә билгеле булган иң зур тулы скелетлы әлеге динозаврның озынлыгы 12,3 метр[4], бот биеклеге — 4 метр[5], кайбер галимнәр әйтүенча бу җанварның массасы 6,8 тоннага кадәр җитәргә мөмкин булган[6]. Үз экосистемасындагы иң зур ерткыч җанвар буларак, тираннозавр, бәлки, суперерткыч булгандыр һәм гадрозаврка, цератопска, һәм хаттә, зауроподка да аучылык ясагандыр[7]. Ләкин алар күбесенчә үләксә генә ашаганнардыр дип фикер әйтүче тикшеренүчеләр дә бар. Шул сәбәп аркасындамы, тираннозаврның ерткыч һәм суперерткычяисә үләксә ашаучы булуы палеонтология тарихында иң озакка сузылган бәхәс булып тора. Бүген исә, күбесе галимнәр тираннозаврны ерткыч-оппортунист — ерткыч буларак та, үләксә ашау белән шөгылләнүче хайван буларак та саныйлар[8].

Гомумән алганда, бүгенгесе көндә тираннозаврларның 30 скелеты бар, шуларның күбесе тулы халәтендә сакланган. Материалларның күп булуы, әлеге хайванның биологиясен, хаттә биомеханикасын аңларга ярдәм итә. Ләкин шулай да, кайбер сораулар хаман да ачык кала, аларның ашау үзенчәлекләре, физиологиясе, тизлеге, ыруның таксономиясе шулай ук бәхәс өлеше булып тора. Мәсәлән, кайбер галимнәр бу ыруга бер төр (T. rex) генә кертәләр, ә кайберәүләр тарбозаврны да (Монголия). Кайвакыт тираннозаврларга синонимлап кайсыбер Төньяк Америка тираннозавридларын кертәләр. Тираннозавр популяр мәдәнияттә «Юра чоры паркы» фильмыннан соң коточкыч ерткыч буларак зур танылу ала.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зурлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Сью» кушаматлы Tyrannosaurus rex (кызыл), кеше (зәңгәр) һәм башка тираннозаврларның чагыштырмача зурлыгы

Tyrannosaurus rex дөньядагы иң зур хайваннарның берсе булган. Бүгенгесе көндә тулысынча җыелган «Сью» кушаматлы скелет зурлыгы 12,3 метр[4], ә биеклеге — 4 метрга га кадәр җитә[5]. Масса билгеләү төрле елларда төрле була, мәсәлән, башта 7,2 тоннар дисәләр[9], соңрак 4,5 тонна дип яза башлыйлар[10][11]. Соңгы мәгълүматлар буенча аның массасы 5,4 — 6,8 тонна тирәлегендә булган дип уйлыйлар[6][12][13][14]. 2009 елда палеонтолог Пакард һәм аның ярдәмчеләре, динозаврларның массаларын исәпләү ысулын филләрдә тикшерәләр, нәтиҗәдә элек кулланылган ысуллар аларның массаларын арттырып күрсәткән дигән фикергә килгәннәр[15]. GDI ысулы ярдәмендә ясалган исәпләүләр, бүгенгесе көндә табылган иң зур хайваннаның массасы[16] 9 тоннага кадәр җиткән дип күрсәтә[4].

Тән төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тираннозаврның тән төзелеше реконструкциясе (AMNH 5027 мисалы). Кайбер галимнәр әйтүенчә алар курыйлар белән капланган булырга мөмкин

Тираннозаврның муены, башка тероподларныкы кебек үк, S-сыман формада була, ләкин ул кыска һәм массив башны күтәрә алырлык көчле мускуллардан торган. Алгы очлыкларда нибары кечкенә беләзек сөяге, ике тырнаклы бармак [17] һәм өченче бармак рудименты[18]. Арткы очлыклары, киресенчә, башка тероподларга караганда иң озыны була. Умырткалык 10 муен, 12 күкрәк, 5 әвернә һәм 40 койрык умыртка сөякләреннән торган. Койрык авыр һәм озын, чөнки ул баш һәм тән арасында тигезлекне тотуда катнашкан. Хайванның артык зур гәүдәсен тоту өчен, кайбер сөякләр куыш һәм җиңел була, ләкин бу аларның ныклылыгына берничек тә тәэсир итмәгән[17].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2009 елда үткәрелгән тикшеренүләр нәтиҗәсендә, кайбер тираннозаврларның башында табылган тишекләр, аларны башта төрара көрәш нәтиҗәсендә барлыкка килгән дисәләр, чынбарлыкта кошларда үрчүче паразиттрихомонада ясаганлыгы ачыклана. Әлеге паразитлар йомшак тукымалардан башка сөякләрдә төрле ерымнар да ясый алалар. Аларның башка динозаврларга күчү су эчкәндә барган булырга мөмкин[19].

Төрара көрәшүләр турындагы белешмәне Джозеф Питерсон һәм аның хезмәттәшләре ювениль затлы «Джейн» кушаматлы тираннозавр үткәрелгән тикшеренүләр ярдәмендә ачыклыйлар. Питерсон тираннозаврның аскы казналыгында һәм танавында төзәлгән чәнчүле яралар таба, ул аларны башка яшь тираннозавр ясаган дип уйлый. Соңыннан ясалган санак томографиясе Питерсона фикерен дәлилли[20].Белгечләр әйтүенчә, «Джейн» һәм «Сью» затларында булган яралар структуралары буенча тәңгәл килмиләр[21].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Douglas Harper. Tyrannosaurus (n.). Online Etymology Dictionary. etymonline.com. 2014-12-28 тикшерелгән.
  2. [1]
  3. Hicks, J.F., Johnson, K.R., Obradovich, J.D., Tauxe, L. and Clark, D. (2002). «Magnetostratigraphy and geochronology of the Hell Creek and basal Fort Union Formations of southwestern North Dakota and a recalibration of the Cretaceous–Tertiary Boundary». Geological Society of America Special Papers 361: 35–55.
  4. 4,0 4,1 4,2 Hutchinson J.R., Bates K.T., Molnar J., Allen V, Makovicky P.J. (2011). «A Computational Analysis of Limb and Body Dimensions in Tyrannosaurus rex with Implications for Locomotion, Ontogeny, and Growth». PLoS ONE 6 (10). DOI:10.1371/journal.pone.0026037.
  5. 5,0 5,1 SUE Vital Stats. Sue at the Field Museum. Field Museum of Natural History. әлеге чыганактан 2007-09-29 архивланды. 2015-01-25 тикшерелгән.
  6. 6,0 6,1 Erickson, Gregory M.; Makovicky, Peter J.; (2004). «Gigantism and comparative life-history parameters of tyrannosaurid dinosaurs». Nature 430 (7001): 772–775. DOI:10.1038/nature02699. PMID 15306807.
  7. Switeck, Brian (2012-04-13). When Tyrannosaurus Chomped Sauropods. Smithsonian Media. әлеге чыганактан 2013-08-24 архивланды. 2013-08-24 тикшерелгән.
  8. Hutchinson, John (2013-07-15). Tyrannosaurus rex: predator or media hype?. What's in John's Freezer?. 2013-08-26 тикшерелгән.
  9. Henderson DM (January 1, 1999). «Estimating the masses and centers of mass of extinct animals by 3-D mathematical slicing». Paleobiology 25 (1): 88–106.
  10. Anderson, J.F.; Hall-Martin A.J., Russell D.A. (1985). «Long bone circumference and weight in mammals, birds and dinosaurs». Journal of Zoology 207 (1): 53–61. DOI:10.1111/j.1469-7998.1985.tb04915.x.
  11. Bakker, Robert T. (1986). The Dinosaur Heresies. New York: Kensington Publishing. ISBN 0-688-04287-2. OCLC 13699558 . 
  12. Farlow, JO; Smith MB, Robinson JM (1995). «Body mass, bone "strength indicator", and cursorial potential of Tyrannosaurus rex». Journal of Vertebrate Paleontology 15 (4): 713–725. DOI:10.1080/02724634.1995.10011257. 2008 елның 23 октябрь көнендә архивланган.
  13. Seebacher, Frank. (2001). «A new method to calculate allometric length–mass relationships of dinosaurs». Journal of Vertebrate Paleontology 21 (1): 51–60. DOI:[0051:ANMTCA2.0.CO;2 10.1671/0272-4634(2001)021[0051:ANMTCA]2.0.CO;2].
  14. Christiansen, Per; & Fariña, Richard A. (2004). «Mass prediction in theropod dinosaurs». Historical Biology 16 (2–4): 85–92. DOI:10.1080/08912960412331284313.
  15. Boardman T.J., Packard G.C., Birchard G.F. (2009). «Allometric equations for predicting body mass of dinosaurs». Journal of Zoology 279 (1): 102–110. DOI:10.1111/j.1469-7998.2009.00594.x.
  16. Hartman, Scott (2013-07-07). Mass estimates: North vs South redux. Scott Hartman's Skeletal Drawing.com. 2013-08-24 тикшерелгән.
  17. 17,0 17,1 Brochu, C.R. (2003). «Osteology of Tyrannosaurus rex: insights from a nearly complete skeleton and high-resolution computed tomographic analysis of the skull». Society of Vertebrate Paleontology Memoirs 7: 1–138. DOI:10.2307/3889334.
  18. Lipkin, Christine; and Carpenter, Kenneth (2008). "Looking again at the forelimb of Tyrannosaurus rex". in Carpenter, Kenneth; and Larson, Peter E. (editors). Tyrannosaurus rex, the Tyrant King (Life of the Past). Bloomington: Indiana University Press. pp. 167–190. ISBN 0-253-35087-5. 
  19. Tyrannosaurus. Prehistoric Wildlife. prehistoric-wildlife.com. 2014-08-05 тикшерелгән.
  20. Joseph E. Peterson, Michael D. Henderson, Reed P. Sherer, Christopher P. Vittore (November 2009). «Face Biting On A Juvenile Tyrannosaurid And Behavioral Implications». Palaios 24 (11): 780–784. DOI:10.2110/palo.2009.p09-056r.
  21. Parisi, Tom (2009-11-02). The terrible teens of T. rex NIU scientists: Young tyrannosaurs did serious battle against each other. Northern Illinois University. әлеге чыганактан 2013-08-14 архивланды. 2013-08-10 тикшерелгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]