Тирес гөмбәсе
| Тирес гөмбәсе | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Coprinus Pers., 1797[1] |
| Таксономик ранг | ыру |
| Югарырак таксон | шампиньоновые[d] |
| Таксонның халык атамасы | ササクレヒトヨタケ属[2] |
| Таксономик төр | C. comatus[d][3] |
| Ссылка на авторов таксона | Pers.[4] |
Тирес гөмбәсе (лат. Coprinus) - шампиньонлылар (Agaricaceae) семьялыгына кергән эшләпәле базидияле гөмбәләр ыругы.
Таксономия
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу ыруг Христиан Персон тарафыннан тасвирланган һәм шампиньонлы гөмбәләр гаиләсенә (Agaricaceae) кертелгән. 20 гасыр ахырындагы филогенетик тикшеренүләр тирес гөмбәләре төркеменең бердәм булмавын ачыклый, һәм бу гаиләгә кергән ырулар башка гаиләләр арасында тарала. Coprinus ыругының күпчелек төрләре Corpinellus ыругына күчерелгән.
Таралу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Барлыгы якынча 200 төре билгеле дип исәпләнә, бөтен Җир шарында таралганнар. Татарстан территориясендә 3 төре бар: ак тирес гөмбәсе (C. comatus), соры тирес гөмбәсе (C. atramentarius), җемелдәвек тирес гөмбәсе (C. micaceus) бар. Черемәле туфракта һәм тирестә, чери торган түмгәкләрдә һәм үсемлек калдыкларында төркемләп үсәләр. Майдан октябрьгә кадәр очрыйлар.[5]
Морфология
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Coprinus ыругы морфологиясе sensu lato, ягъни киң мәгънәдә, аның систематик позициясен яңадан карау алдыннан.
Җимеш гәүдәләре эшләпәле, үзәк сабагы, күбесенчә кечкенә һәм уртача зурлыкта, кайбер төрләрнеке зуррак. Ак, соры, саргылт-коңгырт төстә.
Эшләпәсе кыңгыраусыман, конуссыман яки кабарынкы, сирәк кенә яссы өслеккә кадәр ачыла. Өслеге ялангач булырга мөмкин, ләкин ешрак кабырчыклар белән капланган.
Эшләпәнең йомшагы юка итчел, кайвакыт булмый диярлек, аягыныкы - җепселле. Эшләпәсенең диаметры 10 см га кадәр, еш кына кыңгыраусыман, карт гөмбәләрнең җәенке вак тәңкәчекләре бар; җемелдәвек тирес гөмбәсенең тәңкәчекләре ялтырыйлар да, соңыннан юкка чыгалар.
Аягы шома, цилиндрик, озынча, гадәттә куыш. Биеклеге 20 см га кадәр, диаметры 1,5-1,5 см.
Гименофор катламлы, пластинкалары нечкә һәм еш; яшь җимеш гәүдәләрендә алар ак яки ачык төстә була ала, ә өлгергәч кара төскә керә ала.
Пәрдә калдыклары эшләпәдә кабырчыклар яки кунык рәвешендә, кайвакыт бик кечкенә яки бөтенләй булмаска мөмкин. Кайвакыт аякта тиз төшеп китә торган тар, элпәле боҗра була; сирәк кенә, аның төбендә вольваның кечкенә калдыклары күренә. Ак тирес гөмбәсе сабының өске өлешендә хәрәкәтчел ак боҗра бар, төбендә – капчыксыман ак җиңсә. Споралары өлгергәндә эшләпә йомшагы кара сыеклык булып җәелеп китә.
Спора оны кара төстә.
Күпчелек төрләр споралары өлгергәннән соң пластинкаларының һәм бөтен эшләпәсенең автолизы белән характерлана.
Экологик үзенчәлекләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сапротрофлар туклыклы матдәләргә бай субстратларда: тирес өемнәрендә (копрофил гөмбәләр), гумус, уңдырышлы, гумуска бай туфракта, черегән агачта һәм үсемлек калдыкларында үсәләр.
Гамәли әһәмияте
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпчелек төрләр кечкенә зурлыклары һәм нечкә итләре аркасында ашарга яраксыз, ә кайберләре бераз агулы булырга мөмкин.
Ак тирес гөмбәсе шартлы рәвештә ашарга яраклы һәм кайбер илләрдә деликатес дип санала.
Кайбер гөмбәләр (Inkerabeus abies) алкогольле эчемлекләр белән бергә кулланылганда агулануга китерергә мөмкин.
Тирес гөмбәләренең кайбер төрләренең автолизы вакытында барлыкка килгән сыекча буяу әзерләү өчен кулланылган.
Төрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Грибы: Справочник / Пер. с итал. Ф. Двин. — М.: «Астрель», «АСТ», 2001. — С. 32, 192—198. — ISBN 5-17-009961-4.
- Сержанина Г. И. Шляпочные грибы Белоруссии. Определитель и конспект флоры. — Минск: Наука и техника, 1984. — С. 125—129, 305—308. — 407 с.
- Kirk P. M., Cannon P. F., Minter D. W., Stalpers J. A. et al. Ainsworth & Bisby's Dictionary of the Fungi. — CAB International, 2008. — P. 169. — ISBN 978-0-85199-826-8.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Index Fungorum
- ↑ 勝本謙 日本産菌類集覧 — 日本菌学会関東支部, 2010. — ISBN 978-4-87974-624-5, 978-4-87974-625-2
- ↑ MycoBank
- ↑ https://id.biodiversity.org.au/name/fungi/60015016
- ↑ Тирес гөмбәләре. {{subst:бүген}} тикшерелгән.
- ↑ Год описания 1797 указан в «Словаре грибов...», на сайте MycoBank указан 1794.
- ↑ Catalogue of Life: 2010 Annual Checklist.