Тихомирновлар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тихомирновлар latin yazuında])

Тихомирновлар (рус. Тихомирновы) — Казан сәүдәгәрләре, Казанның нәселдән күчүче шәрәфле ватандашлары, «М.М. Тихомирнова уллары белән Казанда» Сәүдә йорты хуҗалары. Бөтендөнья күргәзмәләренең көмеш (Париж, 1878) һәм алтын (Чикаго, 1893) медальләре ияләре (чыпта; юкә кайрысыннан эшләнмәләр өчен). Казанның үзәгендә, элекке Георгий (Свердлов, хәзерге Петербург) урамындагы ике катлы үз йортларында яшәгәннәр. Октябрь инкыйлабыннан соң да (инкыйлаб хәрәкәтендә актив катнашучы Виктор Тихомирновка бәйле рәвештә) Тихомирновларга йортның икенче катындагы иң зур фатир калдырылган.

Тихомирновлар яшәгән йорт. 2001 елда сүтелгән
В.А. Тихомирнов
З.А. Тихомирнова

Династия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Осип Терентий улы (1797-1864), сәүдәгәрләр династиясенә нигез салучы, вак сәүдә белән шөгыльләнгән. Уллары:

  • Иван Осип улы (1836-1901), Казан шәһәр думасы гласные (1870-1890), Казан сәүдәгәрләренең үзара кредит бирү җәмгыяте идарәсе әгъзасы.
  • Тимофей Осип улы (1840-1899?), «Тихомирнов Т.О. уллары белән» Сәүдә йорты хуҗасы, Беренче шәһәр училищесы попечителе, Казан шәһәр думасы гласные.
  • Александр Осип улы (1850-1901), сәүдәгәр, «Тихомирнов А.О. уллары белән» Сәүдә йорты һәм скипидар заводы хуҗасы, Георгий чиркәве каршындагы чиркәү-приход мәктәбе иганәчеләр шурасы рәисе. Балалары:
    • Зинаида Александр кызы (1879-1972), инкыйлаб хәрәкәтендә катнашучы, Шамов хастаханәсендә шәфкать туташы. Гаиләсе һәм балалары булмаган.
    • Сергей Александр улы
    • Николай Александр улы
    • Виктор Александр улы (1889-1919), инкыйлабчы, мөхәррир. Кызы:
      • Ирина Виктор кызы (Мессерер) (1917-1964), Зур театр балет артисты. Улы:
        • Михаил, Зур театр балет артисты. Улы:
          • Андрей Михаил улы, кино артисты.
    • Герман Александр улы (1899-?), В. Молотовның референты, КПСС ҮК марксизм-ленинизм институты хезмәткәре. Улы:
      • Роберт Герман улы, юрист. Улы:
        • Валерий Роберт улы
    • Ольга Александр кызы (Изосимова), Казан медицина институты (КДМИ) доценты. Ире Всеволод Владимир улы Изосимов — КДМИ профессоры. Кызлары:
      • Светлана Всеволод кызы (Изосимова), физик. Ире Александр Лев улы Столов, физик. Уллары:
        • Андрей Александр улы Столов, физик (АКШ). Уллары:
          • Максим Андрей улы, химия фәннәре кандидаты (Казан)
          • Леонид Андрей улы (АКШ)
          • Максим Андрей улы (АКШ)

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Большая советская энциклопедия. В 30-и т. М.: Советская энциклопедия, 1969-1978.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]