Эчтәлеккә күчү

Тияк

46°18′29″ с. ш. 47°59′29″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тияк latin yazuında])
(Тияк бистәсе битеннән юнәлтелде)
Тияк
Дәүләт  Россия
Карта

Бистәнең Ак мәчете

Тияк[1] (яки Бирге Тияк, Төяк, рус. Зацарево, йорт.тат. Аргы Тиек) — Әстерхан шәһәренә караган татар авылы, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Әстерханга 1957 елның 17 октябрендә кертелгән[2]. Авыл Иделнең сул ярында урнашкан.

Авылның русча исеме (Зацарево) Царев (Тиек) ерганагы артындагы авылның географик урынын чагылдыра.[3] Татарча атамасы да Тиек елгасы белән бәйле.

Зацарёвское
1875 елда Зацарево авылы тасвирламасы

Авылны XVIII гасыр урталарында, яки XIX гасыр башында йорт татарлары нигезли. Шулай да, булачак авыл урынында 7 мең нугай татары яшәгән йорт булуын, 1579-1581 елларда Әстерханга килгән инглиз диңгезчесе Кристофер Бэрроу тасвирлый. Шул ук, торак пунктның XVII гасырда тынгысыз далалардан яңа урнашкан кешеләр белән тулылануын немец-голштинлы Адам Олеарий һәм фламандлы Корнелий де Бруин сурәтләгәннәр. Ә XVIII гасырда фәнни сәяхәтче С. Е. Гмелин да авылны искә ала[4].

Мәгърифәтче Габдрахман Гомәри 1893 елда Тияк бистәсендә «Низамия» мәктәбен, ә 1907 елда татар китаплары басмаханәсен ача.

1925 елдан 1928 елгача, бетерелгән Әстерхан губернасының Тияк районының административ үзәге. 1931 — 1957 елларда Түбән Идел краеның (1934 елдан — Сталинград крае, 1937 — Сталинград өлкәсе, 1943 — Әстерхан өлкәсе) Нариман районы административ үзәге.

Ак мәчетӘстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет.[5] 2000 — 2008 елларда Татарстан ярдәме белән төзекләндерелә.

Тиякнең атаклы Яшел мәчете дә хәрәбәләргә әйләнгәч,[6] 2012 елда торгызыла башлый һәм 2022 елның 10 июнендә төзекләндерелеп ачыла.[7]

1939 елгы Бөтен Союз җанисәбен алу буенча авыл халкын 4668 кеше тәшкил иткән[8].

Милли составы (1939)[8]
Милләт Халык саны Өлеше
Руслар 1 658 35.5 %
Татарлар 2839 60.8 %

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.