Тойказан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тойказан latin yazuında])

«Тойказан», «Туйказан» («Бәйрәм казаны») милли аш-су фестивале (каз. «Тойқазан» ұлттық тағамдар мейрамы) — Казакъстан халкы милли аш-суы (кухнясы) фестивале.
2013 елдан бирле Алматы өлкәсендә уздырыла.

Фестиваль эмблемасы
Милли киемнәр бәйгесе. 2013
Бишбармак. 2013

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 елдан башлап, «Парыз» иҗтимагый хәйрия фонды белән Ауразия Франчайзинг берлеге, Алматы өлкәсе хакимиятенең ярдәме һәм Казакъстан Республикасы инвестицияләр һәм үсеш министрлыгы теләктәшлеге ярдәмендә «ТойҚазан» Казакъстан халкы милли кухнясы фестивале уздыра. Фестиваль һәр елны берничә йөз бәйгедә катнашучыны, берничә мең тамашачыны берләштерә. Фестиваль символы булып казан исәпләнә. Казан дуслык символы да булып тора. Казакъстан халкы милли кухнясына бүген казакъ халкы ашлары гына түгел, башка милләт ашлары да: борщ, сумса, пылау, манты һ. б. кергән.

«Тойказан» фестиваленың төп идеясе булып, Казакъстан халкы милли кухнясын популярлаштыру, уртак дәстәрхан сыйларының күптөрлелеге идеясе аркылы илдә яшәүче милләтләрнең дуслыгын һәм туганлыгын ныгыту идеяләре тора.

Фестивальдә Казакъстан халкы милли кухнясының бишбармак, бавырсак, куырдак кебек иң яхшы аш-суларын әзерләү буенча бәйгеләр уздырыла. Фестивальнең иң төп бәйгеләре: «Иң хшы бавырсак», «Иң яхшы бишбармак», «Иң яхшы куырдак» әзерләү, атлы спорт уеннары, блогерлар арасында бәйге, юрталар кору буенча ярыш һ. б. Фестивальдә рестораннар һәм пешекчеләр арасында иң яхшы бишбармак әзерләү буенча бәйге уза. Шулай ук иң яхшы милли киемнәргә бәйге уза. Бәйгедә казакъ, рус, үзбәк һ. б. халыкларның милли киемнәре катнаша.

Фестиваль аренасы зур казакъ авылына охшап тора. Секторлар темалар буенча мәйданчыкларга бүленгән. Мәсәлән, «Осталар авылы» һәртөрле осталарны, кәсепчеләрне, тегүчеләрне, чүлмәкчеләрне һ. б. милли эшләнмәләр һәм сувенирлар әзерләүче һөнәр ияләрен берләштерә. «Ачык остаханә» — интерактив мәйдан, теләгән кеше милли эшләнмәләр һәм сувенирлар әзерләп карый ала.

2014 елда Фестивальдә рекордлы күләмдә (900 кг) бавырсак әзерләнгән булган.

2018 елгы фестиваль 18 августта «Алатау» чаңгы – биатлон комплексында узган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]