Токио

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Токио
Токио (Япония)
Токио
Байрак[d] Герб
Байрак Герб
Ил Япония
Регион Канто
Координатлар 35°41′00″ т. к. 139°36′00″ кч. о.HGЯO
Губернатор Юрико Койке[1]
Мәйдан 2 187,08 км²
Халык саны Green Arrow Up Darker.svg 15 570 000 кеше
Халык тыгызлыгы 6 296 кеше/км²
Агломерация 38 820 000
Сәгать кушагы UTC+9
Рәсми сайт metro.tokyo.jp

То́кио (яп. 東京 Tōkyō , «Көнчыгыш башкала») — Япония башкаласы, аның административ, икътисадый, мәдәния үзәге. Хонсю утравының көньяк-көнчыгышында урнаша. Мәйданы — 2 187 км². Халык саны — 15 570 000 кеше. Халык тыгызлыгы — 5 740 кеше/км², Япония префектураларының иң югары.

Җәгърафия[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токионың кыйтга өлеше Токио култыгының төньяк-көнбатышында урынлашкан, озынлыгы көнчыгыштан көнбатышка 90 км, төньяктан көньякка 25 км тирәсе. Көнчыгышта Тиба префектурасы, көнбатышта — Яманаси префектурасы, көньякта — Канагава префектурасы һәм төньякта Сайтама префектурасы белән чиктәш. Кыйтга Токиосы көнсыгыш яртысында Токио махсус районнарына бүленә. Моннан башка, Токионың административ чикләрендә Тын океанда Хонсю утравының көньягнда ике утрау зынҗыры бар. Бу утраулар (Идзу һәм Огасавара) Японияның кыйтга өлешеннән 1000 кмга артык сузылып киткәннәр.

Токиода берничә көчле җир тетрәү булган: 1703, 1782, 1812, 1855, 1923 һәм 2011 елларда.

 Милли парклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фуҗи-Хаконе-Изу милли паркы

Токиода берничә милли парк бар, аларның арасында:

  • Хачиоҗи көньягындагы Такао тирәсендә урнашкан Мейҗи урманы яп. 明治の森高尾国定公園 Мейджи но мори Такао кокутей ко:эн? .
  • Огасавара милли паркы (Бонин утрауларында). 2006 елдан башлап хәзерге вакыттка кадәр аны ЮНЕСКО бөтендөнья тәбигать мирасы объекты итү өчен көч түгелә.
  • Уэно паркы үзенең музейлары белән мәшһүр. Бу паркта түбәндәге музейар урнашканнар: Токио милли музее, Милли фән музее, Ситамати музее һәм Милли көнбатыш сәнгате музее.

 Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио (Көппенның климатлар классификациясе буенса Гумид климат зонасында урынлашкан: дымлы эссе җәй һәм йомшак кыш. Еллык явым-төшөм күләме уртача 1380 мм. Токиода кар кышын берничә тапкыр гына, ләкин ел саен яуа. Токионың халык саны климатка тәэсир итә. Шәһәрләрнең үсеше һәм климат арасындагы бәйләнешкә Токио — асык бер мисал.

Токиога тайфуннар еш килә, тик сирәкләре генә көчле була. Соңгысы 2007 елда булган.

Токио климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 22,6 24,5 25,3 28,9 31,9 36,2 39,5 39,1 38,1 32,6 26,7 24,8 39,5
Уртача максимум, °C 9,9 10,4 13,3 18,8 22,8 25,5 29,4 31,1 27,2 21,8 16,9 12,5 20,0
Уртача температура, °C 6,1 6,5 9,4 14,6 18,9 22,1 25,8 27,4 23,8 18,5 13,3 8,7 16,3
Уртача минимум, °C 2,4 2,8 5,5 10,7 15,3 19,1 22,9 24,6 21,0 15,3 9,7 5,0 12,9
Абсолют минимум, °C −6,3 −4,8 −4,4 0,3 4,0 10,3 14,0 15,9 11,1 5,9 −0,7 −4,2 −6,3
Явым-төшем нормасы, мм 53 57 119 126 139 169 155 169 210 200 90 52 1537
Чыганак: Һава торышы һәм климат

Административ халәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми рәвештә Токио шәһәр түгел, ә префектураларның бересе, дөресрәге, шәһәр бүлгесе яп. то? булып тора. Бу сыйныфта ул бер үзе генә. Аның территориясенә, Хонсю утравының бер өлешеннән башка, көньягындагы берничә вак утрау, шулай ук Изу һәм Огасавара утраулары керә. Токио бүлгесе 62 административ берәлмектән — калалардан, бистәләрдән һәм авыл җәмгыятләреннән тора. «Токио шәһәре» дигән вакытта, гәдәттә башкала бүлгесенә кергән 23 махсус районны күз алдында тоталар. Алар 1889 һәм 1943 еллары арасында Токио шәһәренең административ берәмлектәре иде. Ә хәзер алар үзләре шәһәр статусларына ия: һәр бересенең үз мэры һәм шәһәр шурасы бар.

Шәһәр хөкүмәте халык тарафыннан сайланган губернатор җитәтәкли. Хөкүмәтнең штаб-фатиры бүлгеснең муниципаль үзәге Шинҗукуда урынлашкан. Токиода шулай ук дәүләт хөкүмәте белән Токионың император сарае урынлашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио үз эченә 23 махсус районны ала. Алар 1943 елга кадәр шәһәр составына кергәннәр, хәзер аерым үзидарә муниципалитетлар булып торалар, һәрбересенең үз мэры һәм шурасы бар. Бу 23 муниципалитетка өстәмә булып, префектурага 26 шәһәр, бер өяз һәм 4 бүлге (5 бистә һәм 8 авыл) керә. Токио хөкүмәтен халык тарафыннан сайланган губернатор һәм шәһәр җыены җитәкли. Хөкүмәтнең штаб-фатиры Синдзюкуда, ул бөтен Токио белән идарә итә, шул исәптән барлык күлләр, елгалар, дамбалар, фермалар, ерактагы утраулар һәм милли парклар.

 Икътисад[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Bank of Japan.jpg
Токио фонд биржасы

Нью-Йорк һәм Лондон белән бергә Токио дөньяның иң эре финанс үзәкләрнең бересе булып тора. Токио шулай ук дөньяның икътисади яктан иң үсешкән агломерацияләрнең бересе. PricewaterhouseCoopers компаниясе үткәргән тикшеренүләрр буенча, Токио шәһәр зонасы (Токио, Канагава һәм Чиба префектуралары, бергә 35,2 млн кеше) 2005елында $ 1,191 трлн (сатып алу мөмкинчелеге паритеты буенча) эчке тулаем продуктка ия булган һәм ТЭП буенса дөньядагы эре агломерацияләр арасында беренче урынны били. 2008 елда Fortune Global 500 исемлегенә кергән 47 компания Токиода урнашкан.

Токио эре халыкара финанс үзәге һәм күп кенә халыкара зур инвестиция банкларының һәм страховкалау компанияләренең штаб-фатиры булып тора. Шулай ук транспорт, нәшрият һәм тапшыру тармакларының концентраторы функциясен үти. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң япон икътисады бик шәп үсешкән вакытта күп кенә зур компаниялар үзенең штаб-фатирларын хакимияткә якын булыр өчен Токиога күчергәннәр. Соңгы вакытта бу тенденция яшәү хакының арту нәтиҗәсендә азаюга таба бара.

«Экономист» журналы бу шәһәрне 2006 елга каләр, 14 ел буена иң кыйммәт (яшәү хакы иң югары) дип белдергән.

Япониянең Токио фонд биржасы — эре фонд биржаларының бересе, базар капитализациясе буенча дөньяда икенчесе һәм әйләнештәге өлеше буенча дөньяда дүртенчесе.

Авыл хуҗалыгы, урман һәм балык министрлыгы мәгълүмәтләре буенча, 2003 елда Токио 20 900 һектар авыл хуҗалыгы җирләренә ия булган. Бу күрсәтекч буенча Токио Япония перефектуралары арасында соңгы урында тора. Тиз бозылган продуктлар (яшелчә, җиләк-җимеш һәм чәчкәләр) бүлгенең көнчыгыш базарларына алып барыла. Кытай кәбестәсе һәм шпинат җитештерелгән продуктлар арасында мөһим урын били. Токио култыгы төп балык чыганагы була. Хәзерге вакытта балык продукциясенең күбесе Токиога ерак утраулардан (Изуошима һәм Хачиҗөҗима кебек) китерелә. Төп океан продукты булып тунец тора.

2013 елда МОК, ягъни Халыкара Олимпия Комитеты 2020 елгы Олимпия уеннары башкаласын билгеләде. Мадрид, Истанбул һәм Токио арасыннан иң күп тавышны Япония башкаласы җыйды. Спорт сөючеләр белә: җәйге Уеннар биредә тәүге тапкыр 1964 елда узган иде инде. Японнар аннан соң Саппоро һәм Нагано шәһәрләрендә кышкы Олимпиадаларны да уздырдылар.[2]

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Губернатором Токио избрана бывший министр обороны Японии
  2. Без әзер! – №32 (11979),17 сентябрь, 2013