Токио җәмигъ мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Токио җәмигъ мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Токио җәмигъ мәчете
япон. 東京ジャーミイ
Tokyo Camii 2009.jpg
Ил Япония
Шәһәр Токио
Дин ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Бина төре мәчет
Мигъмарият стиле госманлы
Беренче телгә алу 1938
Төзелеш еллары 19982000 еллар
Төп даталар:
1938 — Казан татарлары тарафыннан төзелгән
1986 елда сүтелгән
Халәте гамәлдә
Сайт Официальный сайт

Токио җәмигъ мәчете (япон. 東京ジャーミイ) — Япония башкаласы Токионың Сибуя районында (Ёёги-Уэхара транспорт тукталышы) тыныч торак кварталда урнашкан җәмигъ мәчете. 2000 елда яңадан ачылган. Япониядәге ~80 мәчет арасында иң зурысы — ислам гыйбадәтханәсе берьюлы 1 200 кешене сыйдыра ала. Җомга вәгазе өч телдә — төрек, япон һәм инглиз телләрендә алып барыла.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио мәчете. 1938

Япониядәге беренче мәчетләрне Русия империясеннән чыккан Казан татарлары төзегән[1][2]. Мәчетләр 1935 елда Кобеда, 1937 елда Нагояда төзелгән[3][4]. Япониягә төрки-мөселманнар, аларның зур күпчелеге татарлар була, XX гасыр башында гына, 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң, Ватандашлар сугышында Колчак гаскәре җиңелүгә дучар булгач, Себер, Урта Азия, Кытай аша киләләр. Казан татарлары, Габдеррәшит Ибраһим (1857-1944) һәм Габделхәй Корбангали (1889-1972) җитәкчелегендә, «Мәхәллә-и Исламийя» җәмгыяте төзиләр. 1928 елда Япония хөкүмәте татарларга мөселман балалары өчен мәктәп, мәчет һәм басмаханә төзергә рөхсәт бирә. 1935 елда мәктәп төзелеп бетә. Өч елдан, 1938 елның 12 маенда, Мәүлит бәйрәмендә, мәктәп янәшәсендә мәчет тә сафка баса. Гыйбадәтханәне тантаналы ачуда япон сәясәтчеләре һәм хәрби җитәкчеләр адмирал Огасавара Наганари һәм Тояма Мицуру катнаша.

1951 елда Япониядә дини җәмгыятьләр турында канун кабул ителә.

1952 елда мөселманнарның Япония җәмгыятенә нигез салына.

1968 елның июлендә Япония мөселман җәмгыятенә дини оешма буларак эшчәнлек алып барырга рөхсәт алына.

1986 елда, җир тетрәүдән соң, Токио мәчетенең күп еллар дәвамында искергән-тузган бинасы сүтелә. Токионың төрки-мөселман берләшмәсе мәчет җирен, ул урында яңа мәчет бинасы торгызу шарты белән, Төркия Республикасына тапшыра. Төркиянең дин эшләре министры Мәхмәт Нури Йылмаз (tr) рәислегендә Токио җәмигъ мәчете вакыфы (төр. Tokyo Camii Vakfı) оеша. Вакыф яңа мәчет төзү эшен 1998 елда башлый. Проектның авторы — Мөхәррәм Гыйльми Сеналып. 2000 елның 30 июнендә иске мәчет урынында сафка баскан яңа Җәмигъ мәчетендә беренче азан әйтелеп, беренче намаз укыла. Тантанада Төркия дәүләтенең хөкүмәт вәкилләре, шулай ук Төркиянең Япониядәге илчесе катнаша. Бинаны төзү өчен 1,5 млн иена тотыла. Шулай ук тузган мәктәп бинасын сүтеп, аның урынында мәдәният үзәге төзү планлаштырыла.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәчетнең эчке бизәлеше

Токио җәмигъ мәчетенең дизайны Истанбулның Зәңгәр мәчете (Солтанәхмәт мәчете) дизайнын хәтерләтә. Мәчет төзелешендә кулланылган барлык кирәк-ярак (су, корыч, цементтан башкасы) Төркиядән китерелә. Йөз төрек эшчесе бер ел буе мәчет төзелешендә һәм бинаны эчке бизәү эшендә хезмәт куя. Гыйбадәтханәнең беренче катында Төрек мәдәни үзәге урнашкан. Мәдәни үзәк лекцияләр уку, төрле күргәзмәләр уздыру, мәҗлесләр оештыру урыны булып та хезмәт итә.

Намаз уку залы гыйбадәтханәнең икенче катында урнашкан. Мәчетнең интерьеры бизәлешенең һәр өлеше сәнгать әсәре дип карала. Витражлы тәрәзәләрдән мәчет эченә кояш нурлары үтеп, иртәдән көндезгә кадәр бина эчендә тылсымлы мохит тудыра. Интерьерны бизәгәндә ислам каллиграфиясе үрнәкләре, арабескалар, үсемлек орнаменты мотивлары, геометрик орнаментлар киң кулланылган.

Бинаның беренче катында төрек йорты итеп бизәлгән кабул итү бүлмәсе урнашкан. Бүлмә уртасындагы фонтан урыны да, шулай ук дивардагы учак урыны да лалә чәчәге кулланылган төрек орнаменты белән бизәлгән.

Имамнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Токио җәмигъ мәчете эшчәнлегендә Япониядәге Казан татарлары әйдәманы Әнвәр Апанай актив катнаша[5].

Адресы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1-19 Oyama-cho, Shibuya-ku, Tokyo 151-0065, JAPAN

Токио җәмигъ мәчете һәм Төрек мәдәни үзәге атнаның һәр көнендә (якшәмбе һәм бәйрәм көннәрен дә кертеп) 10 – 18 сәгать аралыгында ачык. Керү бушлай. Төркемдә 5 кешедән артык булганда, алдан шалтыратып хәбәр итәсе.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ali Merthan Dündar. Japonya’da Türk İzleri, Bir Kültür Mirası Olarak Mançurya ve Japonya Türk-Tatar Camiler. Ankara, 2008.
  2. Хусам Диб. Путеводитель по Исламу. Презентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide). М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]