Тук-Чуран кантуны

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тук-Чуран кантуны latin yazuında])
(Ток-Чуран кантоны битеннән юнәлтелде)
Тук-Чуран кантуны
баш. Туҡ-Соран кантуны
рус. Ток-Чуранский кантон

Кече Башкортстан 1919
Республика Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Дәүләт РСФСР
Нигезләнгән 1917 ел
1924 елда юкка чыккан
Башкала Плешаново
Халык саны ?
Мәйдан ?

Тук-Чуран кантуны (баш. Туҡ-Соран кантуны, рус. Ток-Чуранский кантон) — Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы составына кергән кантуны.

Үзәге — Плешаново авылы.

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кантун Ток, Олы Уран һәм Кече Уран елгалары арасында, хәзерге Александровский, Переволоцкий, Новосергиевка, Кызыл Гвардия һәм Шарлык районнары өлешләрендә урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кантун 1917 елның 16 ноябрендә Ырынбур губернасы Ырынбур өязенең Кыпчак һәм Яңа Башкорт волостьлардан, Самар губернасы Бозаулык өязенең Ток һәм Йомран-Табын волостьлардан оеша.

1922 елның 5 ноябрьдә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты карары буенча кантун Эстәрлетамак кантуны административ карамагына, 1924 елда Бәләбәй кантуны административ карамагына тапшырыла.

1924 елның 5 октябрьдә БҮБК карары нигезендә кантун, аның Башкортстанның төп өлешеннән ерак булуы сәбәпле, Казакъстан АССРы составына кертелә, 1934 елдан - Ырынбур өлкәсендә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:БАССР кантуннары