Эчтәлеккә күчү

Томалан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томалан latin yazuında])
Томалан
Рәсем
Халыкара фәнни исем Tuber P.Micheli & F.H.Wigg., 1780
Таксономик ранг ыру
Югарырак таксон трюфелевые[d]
Таксономик төр T. aestivum[d][1]
Нәрсәнең чыганагы трюфели[d]
Омоничный таксон Tuber[d]
Ссылка на авторов таксона P.Micheli ex F.H.Wigg.[2] һәм F.H. Wigg.[3]
 Томалан Викиҗыентыкта
Иранның Ямчи шәһәрендәге чүл томаланы

Томалан, трюфель (фр. truffle ; итал. tartufo, tartufolo ; лат. Tuber, «бүлбе» дигәнне аңлата) — томаланчалар (Pezizales) рәтендәге аскомицет гөмбәләр ыругы. Җир астында үсүче бүлбесыман итләч җимешлек тәннәренә ия. Бу ыруг кыйммәтле деликатес дип саналган ашарга яраклы төрләрне үз эченә ала.100 дән артык төрләре билгеле, ике ярымшарның да уртача поясында үсәләр.

Охшаш җимешлек тәннәре булган башка гөмбәләрне (мәсәлән, Choiromyces, Elaphomyces һәм Terfezia ыругыннан булганнар) дә еш кына «томалан» дип атыйлар. Ашарга яраклы гөмбәләр дә шулар арасында бар, һәм кайвакыт коммерция максатларында сатыла, ләкин алар Tuber ыругыннан булган («чын томаланнар» дип аталучы) гөмбәләр белән чагыштырганда күпкә арзанрак.

Тасвирлама һәм экология

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томаланнарның җимешлек тәннәре җир астында урнашкан, йомры яки бүлбесыман формада, итләч яки кимерчәксыман консистенция белән тасвирлана. Алар апотецияләр тибында; өлгергән хәлдә күпчелек төрләрдә ябык булалар. Зурлыгы урман чикләвегеннән алып зур бәрәңге бүлбесенә кадәр төрлечә була. Җимешлек тәненең тышкы өлеше — тире катламы — перидий, ул тышкы яктан шома, ярылган яки азмы-күпме зур күпкырлы сөялләр белән капланган булырга мөмкин. Киселгәндә, җимешлек тәне тукымасы мәрмәргә охшаган һәм чиратлашып торган ачык һәм караңгы тамырлардан тора; ачык төстәге тамырлар «эчке тамырлар», ә караңгылары «тышкы тамырлар» дип атала. Сумкалары эчке тамырларда урнашкан һәм төрле формада була [4] .

Томаланнар яфраклы урманнарда үсә һәм агач тамырлары белән микориза барлыкка китерә. Шулай итеп, кара томалан һәм җәйге томалан имән, бүк агачы, күг агач һәм урман чикләвеге янында үсә, ә Пьемонт томаланы (итальян трюфеле синонимы) каен, тирәк, карама, юкә, миләш һәм дүләнә янында үсә [4] .

Татарстан территориясендә бер төре — ак томалан (Choiromyces meandriformis) Идел алдында һәм Көнбатыш Кама алдында, берәрләп яки төркемләп очрый. Имән, юкә, каен, чикләвек, миләш һәм башка катнаш яфраклы урманнарда үсә. ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).[5]

Чын томаланнар ашарга яраклы. Аларга гөмбә тәме, кыздырылган орлыклар яки әстерхан чикләвеге ноталары һәм көчле, үзенчәлекле хуш ис хас. Әгәр томаланнар суга чыланса, алар соя соусы тәме ала. Кайбер пешекчеләр яңа трюфельләрне чи килеш, бигрәк тә тоз белән (croque au sel) ашау яхшырак дип саныйлар [6] .