Томас Джефферсон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Томас Джефферсон
Mather Brown - Thomas Jefferson - Google Art Project.jpg
3нче АКШ президенты
Вазыйфада
1801 ел – 1809 ел
Аңа кадәр Джон Адамс
Дәвамчысы Джеймс Мэдисон
АКШ вице-президенты
Вазыйфада
1797 ел – 1801 ел
Аңа кадәр Джон Адамс
Дәвамчысы Аарон Бёрр
Шәхси мәгълүмат
Туган 13 апрель 1743(1743-04-13)
Британия империясе, Виргиния колониясе, Шэдуэлл
Үлгән 4 июль 1826(1826-07-04) (83 яшь)
АКШ, Виргиния штаты, Шарлоттсвил
Сәяси фирка ДРФ (АКШ)
Җефет Martha Jefferson[d]
Әни Jane Randolph Jefferson[d]
Әти Peter Jefferson[d]
Белем Вилһелм һәм Мария көллияте

Томас Джефферсон, ингл. Thomas Jefferson (1743 елның 13 апреле, Британия империясе, Виргиния колониясе — 1826 елның 4 июле, АКШ, Виргиния штаты) — АКШ сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, күренекле акыл иясе, демократ, АКШ дәүләтенә нигез салучыларның берсе, АКШ байрагы 3нче АКШ президенты (1801-1809).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1743 елның 13 апрелендә Британия империясе Виргиния колониясендә күп балалы плантатор гаиләсендә туган. 1752 елдан шотландияле рухани Уильям Дугласның башлангыч мәктәбендә, 1758-1760 елларда Гордонсвиллда урнашкан рухани Джеймс Мори мәктәбендә, 1760-1762 елларда Уильямсбургта урнашкан Вилһелм һәм Мария көллиятенең фәлсәфә бүлегендә укый. Латин, борынгы грек, француз телләрен өйрәнә.

1762-1767 елларда билгеле адвокат Джордж Вит (Уайт) янында хокук, юриспруденция фәннәрен өйрәнә, ораторлык серләренә төшенә. 1767 елдан мөстәкыйль рәвештә адвокат эшчәнлеген башлый: 1767 елда 68 эшне карауда катнашса, 1769 елда 200 эшне карауда катнаша.
Адвокат эшчәнлеге белән бергә сәясәттә дә катнаша башлый.

1769 елда Виргиния канун чыгару җыелышы депутаты итеп сайлана.

АКШның Бәйсезлек турында декларациясе (ингл. US Declaration of Independence)

1776 елда «АКШ бәйсезлеге турында декларация»не әзерләүче комиссияне җитәкли. Декларация 1776 елның 4 июлендә [1] АКШ конгрессы тарафыннан кабул ителә.

1776-1779 елларда Виргиния штаты делегатлар пулатына сайлана. 3 ел эчендә штат өчен 130 канун проекты эшли, шулар исәбендә Дин иреге турында билль, Виргиниягә яңа коллар китертмәү турында канун һ.б.

1779-1781 елларда Виргиния губернаторы. Штат башкаласын Ричмондка күчерә. Дини белем бирелми торган Виргиния университетын оештыра. 1781 елның июнендә Британия гаскәриләре тарафыннан әсирлеккә алына, әсирлектән качкач, губернатор вазифасыннан баш тарта.

1785-1789 елларда АКШның Франциядәге илчесе.

1789-1793 елларда Джордж Вашингтон кабинетында АКШның (беренче) дәүләт сәркатибе. Штатларга киң мөстәкыйльлек бирү яклы сәясәтче буларак, федерализмга каршы чыга. АКШның Демократик-республика фиркасен төзи. 1793 елда Дж. Вашингтонга карата оппозициягә күчә, Виргиниягә үз утарына кайтып китә.

1796 елгы АКШ президентын сайлауларда федераллар фиркасе вәкиле Джон Адамска җиңелә, ләкин сайлаучылар биргән тавышлар аны илнең вице-президенты итеп сайларга мөмкинлек бирә.

1800 елгы АКШ президентын сайлауларда җиңә. Президент булган чорда (1801-1809) бер тапкыр да вето хокукыннан файдаланмый. Салымнарны, АКШ коры җир гаскәре һәм флотының чыгымнарын киметә. Казыйларның җаваплылыгын һәм бәйсезлеген арттыруга ирешә.

1804 елгы сайлауларда, федераллар фиркасе вәкиле Чарльз Пинкнины 162:16 тавыш белән җиңеп, икенче мөддәткә президент итеп сайлана. АКШ территориясенә яңа коллар китермәү турында билльгә кул куя. 1804 елның мартында Франциядән 15 млрд долларга Луизиана җирләрен сатып алу турында килешү көченә керә. 1805 елның апрелендә Урта диңгезгә, Триполи портын камарга җибәрелгән АКШ хәрби флоты беренче мәртәбә илдән ерак җирләрдә дә сугыш хәрәкәтләре алып барырга сәләтле икәнен күрсәтә.

Монтичелло утары
Кабер ташы

Өченче мөддәткә президент итеп сайлану тәкъдимен катгый кире кага. Виргиния штатында мәгарифне тамырдан үзгәртеп кору программасын эшли. Виргиния университетын оештыру комиссиясен җитәкли, уку биналарын төзү белән дә үзе җитәкчелек итә, барлык факультетлар өчен уку планнары төзи, профессорлар туплау белән шөгыльләнә.

1826 елның 4 июлендә вафат була. Үзе төзеткән Монтичелло утарында[2] җирләнә.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1772 елда тол хатын Марта Скелтонга (?-1782) өйләнгән. 6 баласы туган.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2 долларлык банкнот
  • Исеме АКШта күп округларга бирелгән.
  • Портреты 2 долларлык банкнотта һәм 5 центлык акчада сурәтләнгән.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ф.Н. Баһаутдинов. Музы и право. Казан: ТКН, 2010. ISBN 978-5-298-01883-8

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 4 июльАКШта Бәйсезлек көне буларак бәйрәм ителә
  2. 1987 елдан ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән
Элгәре:
Джон Адамс
АКШ президенты
18011809
Аннары:
Джеймс Мэдисон