Томас Манн

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Томас Манн latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Томас Манн
Thomas Mann 1937.jpg
Туган телдә исем алман. Thomas Mann
Туган 6 июнь 1875(1875-06-06)[1][2][3][…]
Лүбек, Алман империясе[1][4]
Үлгән 12 август 1955(1955-08-12)[1][4][2][…] (80 яшь)
Сүрих, Эсвичрә[1][4]
Күмү урыны Килхберг зираты[d][5]
Ватандашлыгы Flag of Germany (1867–1919).svg Алман империясе
Flag of Germany (3-2 aspect ratio).svg Веймар җөмһүрияте[d]
Flag of Germany (1935–1945).svg Өченче рейх
Чехословакия
Америка Кушма Штатлары
Әлма-матер Мүнхен үнивирситите[d] һәм Мүнхен техника университеты[d][6]
Һөнәре новеллачы, эссече, автобиограф, навилис, социокритик, көндәлек авторы, сценаричы, университет профессоры, язучы
Эш бирүче Принстон үнивирситите һәм Симплициссимус[d]
Сәяси фирка Алман демократик фиркасе[d]
Җефет Катя Манн[d][7]
Балалар Манн, Эрика[d][7], Манн, Клаус[d][7], Манн, Голо[d][7], Моника Манн[d][7], Элизабет Манн Боргезе[d][8][7] һәм Михаэль Манн[d][7]
Ата-ана
Кардәшләр Карла Манн[d], Юлия Лёр[d], Генрих Манн[d][7], Виктор Манн[d], Julia Elisabeth Therese (Lula) Mann[d][7], Carla Augusta Olga Maria Mann[d][7] һәм (Carl) Viktor Mann[d][7]
Thomas Mann Grave 2005-03-26.jpeg
Thomas Mann signature.svg

Commons-logo.svg Томас Манн Викиҗыентыкта

Томас Манн (алман. Paul Thomas Mann, 6 июнь 1875(1875-06-06)[1][2][3][…], Лүбек, Алман империясе[1][4]12 август 1955(1955-08-12)[1][4][2][…] (80 яшь), Сүрих, Эсвичрә[1][4]) — новеллачы, эссече, автобиограф, навилис, социокритик, көндәлек авторы, сценаричы, университет профессоры, язучы (Алман империясе, Веймар җөмһүрияте, Өченче рейх, Чехословакия, Америка Кушма Штатлары). Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе иясе (1929). Генрих Манның энесе, Клаус Манн, Голо Манн һәм Эрика Манның әтисетаһы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыгышы һәм яшьлек еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Пауль Томас Манн, 1875 елның 6 июнендә Германиянең төньягындагы Любек шәһәрендә сәүдәгәр, кала сенаты әгъзасы Томас Йоханн Генрих Манн (1840-1891) гаиләсендә туган. Бу гаиләдән күп билгеле язучылар чыккан, ләкин Томас Манн алар арасында иң күренеклесе. Томасның әнисе Юлия Манн (кыз фамилиясе Сильва-Брунс) (1851-1923) Бразилия кешеләре гаиләсеннән. Томас күп балалы гаиләдә үсә, аның абыйсы — атаклы язучы Генрих Манн (18711950), энесе — Виктор (18901949) ике сеңлесе — Юлия (18771927, үз—үзен һәлак итә) һәм Кара (18811910, үз—үзен һәлак итә) була. Бай гаиләдә балалар бер нинди авырлык күрми, җитешле тормышта үсә.

1891 елда әтиләре яман шештән үлеп китә. Аталарының васыяты буенча гаилә фирмасы, Любектагы йорт сатыла, балаларга әниләре белән саткан әйберләрнең процентына яшәргә кала.

Иҗат башы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томас Манн үзенең язучы карьерасы башында

Әтиләре 1891 елда үлеп, гаилә фирмасын сатканнан соң, гаилә Мюнхенга күченә, Томас бу шәһәрдә (бик азга гына читкә килештерә) 1933 елга кадәр яши. 1890нчы еллар уртасында Томас белән Генрих бер азга Италияга китә. Любекта чакта ук Манн үзен әдәбиятта сынап карый, әдәби-фәлсәфи «Язгы яшен» журналын чыгара, аның редакторы була, соңрак абыйсы Генрих Манн чыгарган «Двадцатый век» журналы өчен мәкаләләр яза. Италиядан кайткач, Манн 1898-1899 елларда популяр «Симплициссимус» исемле немец сатира журналы редакторы булып эшли, бер ел хәрби хезмәттә була һәм башлангыч новеллаларын бастыра.

1901 елда башлангыч, «Будденброклар» («Buddenbrooks») романы чыккач, Томас Манн билгеле язучы булып китә. Бу романда Манн үз гаиләсе тарихына нигезләнеп, Любектагы сәудәгәрләр гаиләсенең бөлү һәм җимерелү тарихын сүрәтли. Бу гаиләнең һәрбер яңа буыны бюргердар өчен кирәкле сакчыллык, тырышлык һәм эшкә тугрылык кебек сызатларны югата бара. Алар чын тормыштан дингә, фәлсәфә, музыка, хилаф эшләр донъясына авыша бара. Быларның нәтиҗәсе — бу гаилә вәкилләре акрынлап сәүдә эшенә кызыксынуны һәм Будденброкларга хас горурлык тойгысын югата бара. Бу гына да түгел, алар тормошноң мәгънәсен һәм яшәү көчен югата. Бу нәселнең соңгы буын вәкилләренең үлеме дә мәгънәсез һәм куркыныч була.

«Будденброк»лардан соң «Тристан» исемле уңышлы новеллалар җыентыгы чыга, алар арасында иң якшысы — «Тонио Крёгер» новелласы. Новелланың төп герое үзенә тик сызланулар гына китергән мәхәббәтеннән баш тарта, үзен сәнгатькә багышлый, җавапсыз ике мөхәббәте Ганс Гансе һәм Ингеборга Хольмны очраткач, ул яңадан яшьтән үзенең сөйгәненә бер караш ташлаганда нинди көчле хисләр кичерсә, шушындый ук хисләрне кичерә.

1905 елда Томас Манн Мюнхеннан математик, профессор Альфред Принсайд кызы Катя Ринага (алман. Katharina «Katia» Hedwig Pringsheim) өйләнә. Аларның алты баласы була, шуларның өчесе — Эрика, Клаус һәм Голы соңрак әдәбияттә үз урыннарын таба. Голо Манның сөйләвенчә, әниләренең яһүд кызы булуы балалардан нык яшерелә[9] .[10][11]

Томас Манның икенче романы («Королевское Высочество») 1906 елның җәендә языла башлый һәм 1909 елның февралендә язылып бөтә.

Томас Манның сәяси карашларының үзгәреше. Яңа әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгәч, Манн эре буржуазия вәкилләре белән аралаша башлый, бу башта тыштан артык сиздермәсә дә, аның сәяси карашларында кадимчелек сызатлары көчәюенә китерә. 1911 елда Манн «Смерть в Венеции» новелласын яза. Новеллада зур яшьтәге Мюнхен язучысы Густав Ашенбахның, Венецияда ялда чакта, 14 яшьлек малайга уянган мөхәббәте тасвирлана.

Беренче дөнья сугышы башлануны Манн хуплый, пацифизм һәм җәмгияттәге реформаларга каршы чыга. Бу турыда аның «Размышления аполитичного» җыентыгына ингән мәкаләләре сөйли.

Бу карашлар аркасында ул абыйсы Генрих белән ачуланыша, чөнки Генрих Манн сул як демократик карашлы һәм сугышка каршы була. Туганнар тик 1922 елда, национал-социалистлар Веймар Республикасының (Алмания, 1919-1933) чит ил эшләре буенча министры Вальтер Ратенауны үтергәч кенә, яраша: Томас Манн карашларын үзгәртә һәм демократия яклы булуын ачыктан ачык әйтә. Ул либерал демократия яклы Немец демократик партиясенә керә; 1923 елның маенда, Бертольт Брехтның «В чаще городов» пьесасы барганда, национал-социалистлар пьесала «еврей рухы» бар дип, залда яшь агызгыч гранаталар шартлата. Ул вакытта «Дайел» Нью-Йорк агентствосы корреспонденты булган Томас Манн фашистларның бу кыланышын хуплый. «Мюнхен халкының консерватизмы, уяу булып чыкты. Ул большевистик сәнгатьне күрә алмый», — дип яза ул үзенең "Германиядан язышу"ында[12].


1924 елда Томас Манның «Волшебная гора» исемле күләмле, авторга зур килем китергән әсәре басыла. Бу да XX гасыр немец әдәбиятендәге иң катлаулы әсәрләрнең берсе. Романның сюжеты буенча төп каһарман, Ганс Касторп, үзенең ике туганының хәлен белергә дип, таулардагы туберкулёз белән чирлеләр өчен курортка килә. Ул үзенең дә авыру икәнен белә. Таудагы үз философиясе хаким иткән тормыш аның интеллектуаль донъясы белән арбый. Шулай итеп, ул курортта берничә ел үткәрә. Кастор үз философиясен яңадан карый, фрейдизмнан (гаҗизлек һәм үлемнән) баш тарта, үзе югары рухи көч бирүчегә әйләнә.

1929 елда Манга «Будденброклар» романы өчен әдәбият буенча Нобель премиясе бирелә.

1930 елда Томас Манн, бу вакытта көннән-көн сул як идеяләр белән кызыксына, Берлинда «Акылыгызга мөрәҗәгать итәм» («Призыв к разуму») дигән ялкынлы сүз тота, социалистларны һәм либералларны бердәм антифашистлар фронтына берләшергә һәм бергә гомуми дошманга көрәшергә чакыра, эшчеләр сыйныфының нацизмга изге көрәшен мактый.

Томас Манн 1932 елда

Эмиграциядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда язучы фашист Алманиясыннан гаиләсе белән эмиграциягә китә һәм Цюрихка барып урнаша.

«Иосиф һәм аның ир туганнары» («Иосиф и его братья») роман-тетралогиясенең беренче саны чыга, Манн Библиядә язылган Иосиф һәм аның ир туганнары турындагы ривәятне абый-энеләренә тәфсирли. Бу әсәр берничә аерым: «Иаков тарихы», «Иосифның яшүсмер чагы», «Иосиф Мисырда» һәм «Иосиф—тәрбияче» романнарыннан тора. Романны языр өчен автор Палестина белән Мисырга (Египет) барып кайта. Автор беренче чиратта борынгы донъяны сүрәтләргә уйлый. Моннан тыш, романда күмәк аңнан индивидуаль аңга күчү барышы сүрәтләнә.

1942 елда ул Пасифик-Палисейдз шәһәренә (АКШ) күченә, немец радиотыңлаучылары өчен фашизмга каршы тапшырулар алып бара. 1945 елда үзенең Конгресс китапханәсендәге «Алмания һәм немецлар» (ингл. Germany and the Germans) дигән чыгышында Томас Манн болай дип әйтә:

"Ике, изге һәм явыз, Алмания юк, бердәнбер Алмания гына бар, аның иң яхшы сыйфатлары иблис хәйләсе тәьэсиренә эләгеп, явызлыҡның җанлы гәүдәләнешенә әйләнде. Явыз Алмания — шушы ук изге, тик ялгыш юлга баскан, бәләгә тарыган, муеннан җинәятләргә баткан һәм әле афәт алдында торган Алмания. Шушының өчен мин, немец булып туган кеше, тарих алдында гаебе булган Алманиянан бөтенләй баш тартып: «Мин изге, намуслы, гадел Алмания; карагыз, мин ап-ак күлмәктә. Ә явызын сезгә туздырып, ботарлап ташларга бирәм, дип әйтә алмыйм»

1936 елда язучыны Германияга кайтырга үгетли алмагач, нацистлар Маннан һәм аның гаиләсеннән немец гражданлыгын алалар. Язучы Чехословакия гражданлыгы ала, ә 1938 елда АКШка китә, биредә Принстон университетында эшли. 1939 елда аның «Лотта Веймарда» («Лотта в Веймаре») романы чыга. Роман инде олыгайган Гёте белән аның яшь чагындагы мәхәббәте Шарлотта Кестнер арасындагы мөнәсәбәтне тасвирлый. Шарлотта (Лотта) — Гётеның «Страдания юного Вернера» исемле әсәрендәге Лоттаның прототибы, шагыйрь яшьлек мәхәббәте белән озак еллар үткәч очраша.

1947 елда аның «Доктор Фаустус» романы чыга, романдагы хәл-вакыйгалар XX гасырда барса да, төп батыр Фаустның юлын тулысынча диярлек кабатлый. Даһи, ләкин психик авыру, композитор Адриан Леверкюн көнбатыш буржуаз интеллигенциясенә хас бозыклык образы булып тора.

Аурупага кайтуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Швейцариянең Кильхберг (Цюрих) шәһәрендә Томас һәм Кати Манн кабере

Икенче дөнья сугышы тәмамлангач, АКШта яшәве Манн өчен авырлаша бара: язучыны Советлар Союзына ярдәм итүдә гаеплиләр.

1952 елның июлендә Томас Манн гаиләсе белән Швейцарияга кайта. Икегә бүленгән туган иленә бөтенләй дә кайтасы килмәсә дә, Манн (1949 елда Гётеның юбилеен бәйрәм иткәндә, Германиянең ике өлешендә дә (ФРГда һәм ГДРда) булып өлгерә.

Гомеренең соңгы елларында ул күп языша — 1951 елда «Избранник» романы, [1954]] елда — «Черный лебедь» новелласы чыга. Бу чорда Манн Беренче дөнья сугышына чаклы ук яза башлаган Признания авантюрист Феликс Куя (роман) романын язуны дәвам итә (язып бетелмәгән килеш бастырыла). Роман хәзерге заман Дориан Грейы турында. Бу кеше, сәләтле, акыллы һәм матур булса да, алдашу юлына баса һәм үзенең вөждансыз, пычрак эшләре аша җәмәгать баскычы буйлап югары үрмәли, ләкин акрынлап кеше булудан туктап, куркыныч бер затка әйләнә бара.

Томас Манн 1955 елның 12 августында Цюрих кантоны больницасында вафат була.

Язучының стиле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Манн — интеллектуаль чәчмә әсәрләр авторы. Үзенең укытучылары дип ул рус язучылары Лев Толстой һәм Фёдор Достоевскийны атый; тәфсирләп, вак детальләргә игътибар бүлеп, ашыкмаенча язуны язучы XIX гасыр әдәбиятеннән өйрәнгән. Тик, шөбһәсез, аның романнарының темалары XX гасырга бәйле. Алар үткен, кыю, фәлсәфи тирән йомгаклауга китерә һәм аларга бер үк вакытта кискен җанлылык хас.

Томас Манн романнарында котылгысыз үлем темасы («Смерть в Венеции» повесте, «Волшебная гора» романы), теге дөнья якынлыгы («Волшебная гора», «Доктор Фауст» романнары), дөньядагы кеше язмышын һәм дөнья турында төшенчәләрне кискен үзгәртүче иске тәртипнең юкка чыгуын алдан сизенү; кайвакыт төп геройларның сызатларында җиңелчә гомоэротизм сизелә (И. С. Кон фикеренчә, «Лунный свет на заре. Лики и маски...» китапларын карагыз). Бу темалар Маннда һәлакәткә илтүче мәхәббәт темасы белән кушылып бара. Бәлки бу язучының психоанализ белән кызыксынуы эземтәседер (Эрос — Танатос пары).

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Томас Манн турында хезмәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Hans Bürgin: Das Werk Thomas Manns. Eine Bibliographie. unter Mitarbeit von Walter A. Reichert und Erich Neumann. S. Fischer Verlag, Frankfurt a. M. 1959. (Fischer Verlag, Frankfurt a. M. 1980, ISBN 3-596-21470-X
  • Georg Potempa: Thomas Mann-Bibliographie. Mitarbeit Gert Heine, Cicero Presse, Morsum/Sylt 1992, ISBN 3-89120-007-2.
  • Hans-Peter Haack (Hrsg.): Erstausgaben Thomas Manns. Ein bibliographischer Atlas. Mitarbeit Sebastian Kiwitt. Antiquariat Dr. Haack, Leipzig 2011, ISBN 978-3-00-031653-1.

Әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүчеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Апт Соломон Константинович
  • Манн Наталия
  • Бабанов Игорь Евгеньевич

Кинофильмнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Смерть в Венеции» — Висконти Лукино фильмы (1971).
  • «Доктор Фаустус» (Doktor Faustus), 1982, җитештерүче: Германия (ФРГ), режиссёр: Франц Зайц.
  • «Волшебная гора» (Der Zauberberg), 1982, илләр: Австрия, Франция, Италия, Германия (ФРГ), режиссёр: Ханс В. Гайссендёрфер.
  • «Будденброки» — Генри Брелор фильмы (2008).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 1,9 Краткая литературная энциклопедияМосква: Советская энциклопедия, 1962.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 4,6 4,7 Манн Томас // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 http://www.kilchberg.ch/xml_1/internet/de/application/d20/d24/d302/f243.cfm
  6. https://www.tum.de/die-tum/aktuelles/pressetermine/detail/article/30502/
  7. 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 7,11 7,12 7,13 7,14 Kindred Britain
  8. Ostwald G. Jüngste Tochter von Thomas Mann gestorben: Elisabeth Mann Borgese, die jüngste Tochter von Thomas Mann, ist in ihrem Urlaubsort St. Moritz gestorben. // Frankfurter Allgemeine Zeitung / Hrsg.: Werner D’Inka, G. Braunberger, J. Kaube et al. — F: 2002. — ISSN 0174-4909; 1431-3138; 1866-5314
  9. Томас Манн: биография, фотографии, произведения, статьи
  10. The Pity of It All: A Portrait of Jews In Germany 1743—1933, en:Amos Elon, p. 375
  11. алман. Errinnerungen und Gedanken, G. Mann, Frankfurt, 1986, p.166
  12. Шумахер Э. Жизнь Брехта. — Калып:Указание места в библиоссылке: Радуга, 1988. — С. 47.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Внешние ссылки Калып:Нобелевская премия по литературе 1926—1950 Калып:Произведения Томаса Манна