Тонзиллит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тонзиллит latin yazuında])

Тонзиллит (лат. tonsillae «бадәмсыман бизләр» ?, «миндальсыман бизләр») — медицинада бадәмсыман бизләрнең ? ялкынсынуы авыруы.

Төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каты (ангина) һәм дәвамлы (хроник) тонзиллитны аералар.

Авыру сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хроник тонзиллитка ангина белән авыру, шулай ук, борын аша кыенлык белән сулыш алу, борынга якын урнашкан куышлыкларның ялкынсынуы, черегән тешләр сәбәп була.

Симптомнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыру тамагына берәр нәрсә кадалган кебек хис итә, тамак төбе авырта, әчешә, кайвакыт авырту колакка үтә. Хроник тонзиллитта тән кызышу (37,3—37,5°С га кадәр) озаклап (атналап, хәтта айлап) дәвам итә, шуның белән бергә авыру хәлсезләнә, анда баш авырту күзәтелә, эш кабилияте түбәнәергә мөмкин.

Чирне дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Терапия ысулы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тонзиллитны фәкать табиб-белгеч дәвалый: дезинфекцияләүче эремәләр белән тамакны чайкаталар, бадәмсыман бизләр ? каналлары юыла, аннан соң йод-гөлсирин катнашмасы сөртелә вә физиотерапевтик мөгаләҗәләр (процедуралар) уздырыла.

Гамәлият юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авырудан йөрәк һәм бөер эшчәнлегенең бозылуы яки буыннарда авырту пәйда булу кебек өзлегүләр калуы мөмкин. Шул өзлегүләрне кисәтү өчен гамәлият (операция) юлы белән бадәмсыман бизләр ? алып ташлана.