Торак мәйданы (микрорайон)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Торак мәйданы (микрорайон) latin yazuında])
Торак мәйданы
Нигезләнү датасы 1950
Дәүләт  СССР
Административ-территориаль берәмлек Мәскәү районы
Карта

Торак мәйданы (Жилплощадка) — Татарстанның башкаласы Казан шәһәрендәге микрорайон һәм шәһәрнең торак массивы. Казанның Мәскәү районына карый. Микрорайон халкы саны 18 меңгә якын кеше тәшкил итә.[1] Микрорайон үзенең элеккеге оешкан җинаятьчел төркеме белән данлыклы.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микрорайон шәһәрнең төньяк-көнбатышында һәм районның төньягында урнашкан, Авиатөзелеш районының Яңа Карабай бистәсенең көнчыгыштан урнашкан шәхси торак секторына якын урнашкан һәм Казан шәһәренең иң ерак эксклавсыз өлешләренең берсе булып тора. Микрорайон үз составында төньяктан көньякка таба урнашкан 3 кварталдан тора.

Микрорайоннан көнбатышка һәм төньякка таба «Казаноргсинтез» һәм «Татхимфармпрепараты» заводлары урнашкан, көньяктан «Казан вертолет заводы» белән чиктәш. Шуңа бәйле рәвештә, 1950-1960 елларда «Оргсинтез» белән бергә барлыкка килгән микрорайон әлеге эре предприятиеләр хезмәткәрләре өчен тарихи яктан «йокы торак районы» булып тора. «Оргсинтез» сәнәгать зонасыннан микрорайон зур яшел үсентеләре булган киң саклагыч яшел зона белән аерылып тора.

«Майский» комплексы теплицаларына якын булу сәбәпле, төнлә торак мәйданы өстендә күк кызгылт сары, кызыл төсмердә яктыра.

Инфраструктура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микрорайон нигездә «хрущевка» тибындагы торак биналар белән төзелгән. Гомумшәһәр әһәмиятендәге социаль объектлар, үсеш алган транспорт инфраструктурасы бар.

Микрорайон үз эченә Гудованцева, Химиклар, Беломорская, Моисеев, Обнорский урамнарын кертә. Социаль объектлардан "Юность" мәдәният йорты, Универсиада-2013 объекты[2] булган Химиклар урамындагы «Форвард» боз аренасы булган универсаль спорт комплексы,[3] Казан машина төзелеше техникумы, Казан нефть химиясе көллияте, 32нче татар балалар музыка мәктәбе, 15 нче номерлы «Смена» шәһәр балалар-яшүсмерләр хоккей, өстәл теннисы, милли көрәш буенча спорт мәктәбе, Милли балалар сәнгать мәктәбе белән 5нче шәһәр татар гимназиясе, 66 нчы, 130 нчы мәктәпләр, № 234, 291, 317, 326, 339, 403 балалар бакчалары , 11нче номерлы сырхауханә, Мәскәү районы ТКХ ИК буенча бердәм исәп-хисап үзәге бүлеге, локаль базар, кибетләр, почта һ. б. бар.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микрорайон аша шәһәр үзәгендәге тимер юл вокзалына кадәр 2008 елдан 1 нче трамвай маршруты (№9 2013 елга кадәр аның урынына 1966-2008 елларда Каравай һәм КАПОга кадәр 10 нчы номерлы кыска гына маршрут, ә 2011-2012 елларда монда шулай ук 13 нче номерлы Халитов урамына кадәр булган маршрут хезмәт иткән) һәм автобус маршрутлары уза. № 29, 43, 60, 62, 89. 5 нче троллейбус маршруты (Мәскәү базарына кадәр, 1964 елдан башлап) 2008 елда гамәлдән чыгарылган, элемтә челтәре демонтажланган.

Социаль-мәдәни әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Микрорайон 1970-2000 елларда Казанда, Татарстанда һәм Мәскәүдә эшләп килгән оешкан җинаятьчел төркем белән билгеле.[4][5]

Микрорайонга берничә музыкаль композиция багышланган:

  • N-W side — «Жилка - бу безнең район»
  • «Жилка» оешкан җинаятьчел төркеме.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]