Тораманың Эран кабан язмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тораманың Эран кабан язмасы latin yazuında])
Тораманың Эран кабан язмасы
Сурәт
Урын Эран (Мадхья-Прадеш)[d]

Торамананың Эран кабан язмасы ул Һиндстанда, Мадхья-Прадешта Малва төбәгендә Эранда табылган таш язма. Ул Санскритта 8 юл, аларның беренче өчесе шигъри һәм калганы прозада, Төньяк Һиндстан язмасында язылган. Ул 6-нчы гасыр белән даталанган Вишну аватарының зооморфик иркен торучы 11 фут кызыл комташ Вараха сыны муенында кисеп ясалган. Язма Алхон гуннарының патшасы Торамананы Малва өстеннән хөкем итүче ("җир белән хөкем итүче") дип атый һәм Дһанаявишну таш гыйбадәтханәне Нараянага (Вишнуга) багышлый дип тасвирлый.

Дата[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язма берәр дата бирми, әмма Торамананы "җир белән хөкем итүче" дип искә ала, моның мәгънәсе язма табылган Малва төбәген аңлата дип интерпретацияләнә. Радһакумуд Мукердҗи буенча, бу язма 510 елда Гупта патшасы Бһанугупта һәм аның асаба җитәкчесе Гопараджа Томараның яулап алуыннан соң Малва төбәген югалтканнан соң эшләнгәнен аңлата. Ул безнең эраның 513 елына кадәр булган булырга тиеш, чөнки Торамана көнчыгыш Һиндстанны яулап алырга кампаниясендә Варанасида үлгән.[1] Язма үлгән Махараджа Матривишнуның энесе, шулай ук Эранда багана корган шул ук шәхес булган Дһаньявишну исемле Вишну тугърысы тарафыннан ясалган булган. Джон Флит аны Һинд дине традициясе 6-ынчы гасыр Вишнуизмга караган язма дип атый.[2]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язма кабан муены астында, Брахми язмасында Санскритта 8 юл итеп язылган. Дуңгыз Вишну аватары Ходай Вараханы чагылдыра. Язма 1838 елда Т.С.Бёрт тарафыннан табылган булган һәм ул аны Джеймс Принсеп игътибарына китергән. Ул 1838 елда Принсеп тарафыннан тәрҗемә белән нәшер ителгән булган.[3] 1861 елда Фитц Эдвард Холл Принсеп игъланы белән ризалашмаган һәм язманың мөхәррирләнгән юрамасын һәм яңа тәрҗемәне нәшер иткән. Флит 1888 елда язманың үз тәрҗемәсен һәм интерпретациясен нәшер иткән.[3] Язма өчен тәрҗемәләр бик нык аерылып тора, гәрчә үзәк тема охшаш.[3][4]

Язма тирәли төбәк, дуңгыз сынының стенасы күбесенчә ришилар (олы хәкимнәр) һәм Һинд дине изгеләре рельефлары белән капланган. Бу иконография Һинд дине текстларының кабан символик рәвештә изгеләр һәм галимнәрне яклаучы икәнен символик рәвештә кабатлаучысы булып тора. Җир Алиһәсе (Бһудэви, Притхви) кабанның уң казык тешендә эленеп торган хатын сыны буларак сурәтләнгән.[5] Кабанның җилкәсендә кечкенә гыйбадәтханә. Урын белән бергә кабан зыян күргән, кабан аша ярыклар, бер ярык язма аша үтә.[3]

Джон Флитның тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Муены астында язма табылган булырга мөмкин булган Эран кабаны (даирә кызыл итеп күрсәтелгән).

Джон Флитның язманың инглиз теленә тәрҗемәсеннән татарчага күчермәсе:

"Ом! Кабан формасына ия (Вишну) Ходае җиңүче; ул {сулардан} җирне күтәрү гамәлендә {аның} көчле танавы өрүе белән тауларны тетрәндергән берәү; {һәм} ул өч дөнья булган бөек йортны {тоту өчен} багана !

(1 Юл)— Беренче елда; Маһараджадһираджа, бөек дан {һәм} балкышка ия күркәм Торамана җир белән идарә иткәндә.[6][7]

(2 Юл)— Пһалгуна (аеның) унынчы көнендә, — бу {ай көнендә}, өстәдәге кебек хөкем елы һәм ае һәм көне белән {билгеләнгән}, {һәм} өстә кебек үз хасиятләре белән кертелгән.

(3 Юл)— Дһаньяйишну тарафыннан,— аңа буйсынучы {һәм} аның тарафыннан алкышлы кабул ителгән Маһараджаа Матривишнуның энесе; Илаһи Берәүгә киңрәк тугъры булган берәү; (Ходай) Видһатри ихтыяры тарафыннан, кемгә {кәләш сайлавында}, кыз (аны) үзенә туры килүче {ир}не сайлаган сыман, суверенитет Алиһәсе якынлашкан; кемнең даны дүрт океан чигенә кадәр киңәйгән; чагыштырырлы булмаган данлыкка һәм байлыкка ия берәү; {һәм} кем күп дошманнарга каршы сугышта җиңүче булган; Индравишнуның улының улының улы булган; вазифаларына игътибарлы булган берәү; корбаннарны бәйрәм иткән берәү; {язмаларның} шәхси өйрәнүен практикалаган; брахман изге булган берәү; {һәм} {үз} әтисенең дәрәҗәле сыйфтларын имитацияләгән Варунавишну улы улының Майтрайяния {сакха}ның иң яхшы {тугърылар} ның берсе булган;— һәм Харивишнуның улы булган берәү, дәрәҗәле сыйфатларында {үз} әтисенең хезмәттәше булган, {һәм} токымының нәтиҗәсе булган берәү

(6 Юл)— (Моның белән Дһаньявишну) аның {алдан чагылдырылган теләкләр} белән унисонда әти-әнисенең дини алкышын арттыру өчен берләштерелгән дини дәрәҗә гамәлен башкарып Кабан формасына ия һәм тулысынча Галәм {муллылыгына} тугъры Илаһи Нараяна Ходаеның таш гыйбадәтханәсе монда үз Аирикина вишайясын эшләргә чакырылган булган.
(8 Юл)— Сыерлар һәм брахманнар тарафыннан җитәкләнгән барлык буйсынучыларга муллылык килсен!
Eran boar inscription, Translator: Fleet[8].[9]

Холл & Каннингһэм тәрҗемәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Холл һәм Каннингһэмның инглиз теленнән тәрҗемәсеннән татарчага тәрҗемәсе:

Язма һәм якындагы рельеф.
Торамананың Эран кабан язмасының эзе.
Inscription:

Маһараджадһираджа Шри Торамана
"Патшаларның Патшасы, Ходай Торамана"
Эран кабан язмасында Гупта язмасында.[10]

Кабанга охшашлыкта, җирне күтәргән берәү Ходай триумфант булып тора;
Көчле танау бәрүләре белән тауларны өскә чөйгән;
Шул зур өйнең, өчле дөньяның тотучы баганасы.
Бөек дан һәм киң таралган балкышка ия алкышлы,
Бөек патшаларның суверены Торамананың
Җирне хөкем иткән елның Пһалгунаның унынчы көнендә;
Шулай да, елда һәм айда һәм искә алынганга кадәр хөкем сөрүе көнендә,
Әйтелгән ай көненең беренче күрүендә
Индра Вишнуның бөек оныгы раслаганча, — Браһман изгесе,
Балкышлы Майтраяния монархларның берсе,
Вазифаларында ләззәт тапкан, изге корбаннарны бәйрәм иткән
һәм язмаларны яхшы укыган берәү;
әтисенең өстенлекле хасиятләрен кабатлаган берәү, Варину Вишнуның оныгы;
әтисенең хезмәттәше булган, Хари Вишнуның улы,
һәм токымына муллык чыгарган берәү, ягъни,
җәннәткә киткән бөек патша Матривишнуның
Бһагаватның иң тугъры табынучысы, кем, Язмыш Билгеләүче ихтияры буенча,
Кыз кайвакыт ирен сайлаган кебек, патшалыгы зиннәтлелегенә ия булган;
Дүрт океанга барып җиткән данга ия; камилсезлексез байлыклы;
Дошманнары өстеннән күп сугышларда җиңүче, —
Эне, Дһаньявишну, аңа тиешлечә буйсынган берәү,
Һәм аның алкышына күрә ихтирам ителгән булган;
Алкышлы гамәлләре билгеләнерлек рәвештә даими булган берәү;—
Биләмәләрендә әнисе һәм әтисе дәрәҗәсен алга сөрү максаты белән,
Бу Эракаина [Эран] шәһәрчегендә
Кабан форамасындагы, дөньяга назлап тоташтырылган
сокландыргыч Нараянаның бу әһәмиятле
гыйбадәтханәсенең сәбәпчесе булган.
Бәхет туганнарга, брахманнарга, түрәләргә һәм барлык буйсынучыларга килсен.

Eran boar inscription, Archaeological Survey Report, Translator: Hall[4]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. The Gupta Empire, Radhakumud Mookerji, Motilal Banarsidass Publ., 1959 p.120
  2. Калып:Harvp
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Fleet, 1888, 158-160 битләр.
  4. 4,0 4,1 A. Cunningham (1880), Report of Tours in Bundelkhand and Malwa, Archaeological Survey of India, Volume 10, Calcutta, pages 84-85, Калып:PD-notice
  5. Mohan Lal Chadhar,2017, Archaeology of Central India, New Delhi, 18-19 битләр.
  6. Dynastic History of Magadha, Cir. 450-1200 A.D. by Bindeshwari Prasad Sinha p.79
  7. Coin Cabinet of the Kunsthistorisches Museum Vienna [1] 2019 елның 1 ноябрь көнендә архивланган.
  8. Fleet, 1888, 160-161 битләр.
  9. Balogh, Dániel (12 March 2020) (in en). Hunnic Peoples in Central and South Asia: Sources for their Origin and History. Barkhuis. p. 329-330. ISBN 978-94-93194-01-4. https://books.google.com/books?id=frnVDwAAQBAJ&pg=PA329. 
  10. Fleet, John Faithfull (1960). Inscriptions Of The Early Gupta Kings And Their Successors. pp. 158-161. https://archive.org/details/in.ernet.dli.2015.463254. 

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]