Тораташлар (менгирлар)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тораташлар (менгирлар) latin yazuında])
Франциянең Бретань провинциясендәге озынташларның иң зурысы. Заманында аның биеклеге якынча 20 метр, авырлыгы 300 тонна чамасы булган. Ләкин ауганнан соң, тораташ берничә кисәккә ватылган.

Тораташ (озынташ, менгир)  (брет. men — таш; hir — озын)[1] — мегалитларның гади төре, борынгы цивилизация кешеләре бастырып куйган озынча таш. Гадәттә озынташларның биеклеге киңлегеннән берничә тапкыр зуррак була.

Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тораташларның берьялгызы бастырып куелганнары да, төркемләп, озынча түгәрәк яки дүртпочмак буйлап урнаштырылганнары да бар. Хәтта берничә чакрымга сузылган таш аллеялар да очрый. Соңгылары бретон телендә кромлех (киртә, койма) дип атала. Азрак очланганнары һәм шулай ук дүртпочмаклык рәвешендәгеләр дә була.

Иң гади һәм бик борынгы таш объектларга бернинди сурәт төшерелмәгән. Соңрак урнаштырылганнарында чукып ясалган бизәкләр, барельефлар һәм тормыш-көнкүреш күренешләрен чагылдырган рәсемнәр бар: таш балталар, сабаннар, көтүче таяклары һ.б. 

Тарихы һәм билгеләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аше елгасы үзәнендәге менгир, Көнбатыш Кавказ

Тораташлар — кеше кулы ясаган һәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган тәүге борынгы корылмалар. XIX гасырга кадәр аларның барлыкка килүе турында мәгълүматлар археологлар кулында җитәрлек түгел иде. Радиоуглерод дендрохронология ысулларын кулланып анализлау аларның барлыкка килү чорын төгәлрәк билгеләргә мөмкинлек бирде: тораташлар нигездә неолит, бакыр һәм бронза гасырлары культурасына карый.

Радстон монолиты, Бөекбритания утрауларындагы тораташларның из зурысы, авырлыгы — 40 тонна.

Борынгы кешеләрнең менгирларны төрле максатларда файдалануы ихтимал, аларның билгеләнеше бүгенге көндә ачыкланмаган һәм, бәлки, киләчәктә дә ачыклап булмый торгандыр инде. Аларның, әйтик, борынгы инанулар белән бәйле культ йолаларында, башка корылмаларны “әйләндереп алып саклау” өчен кулланылган булуы мөмкин. Тораташлар ниндидер рухи үзәк символикасы, биләмә чикләрен билгеләү ысулы, уңдырышлылыкны арттыру йолаларының һәм фаллик символиканың матди гәүдәләнеше, борынгы саклану корылмаларының бер өлеше һәм шулай ук соляр-астрономик тамгалар булуы да ихтимал, дигән фаразлар бар.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Менгирлар Европа, Африка һәм Азия кыйтгаларының төрле төбәкләрендә, әмма Көнбатыш Европада, бигрәк тә Бөекбританиядә, Ирландиядә һәм француз провинциясе Бретаньда ешрак очрый.

Франциянең төньяк-көнбатышында 1200 менгир табылган[2], алар борынгы тарихның төрле чорларына карый.

Россия җирлегендә төрле борынгы культураларга караучы менгирлар Кавказда, Урал артының көньягында, Алтайда, Хакасиядә, Саян тауларында һәм Байкал күле буенда очрый. Хакасиядә һәм Тывада аерым менгирлар ясалма курганнар өстендә урнашкан. Хакасиядә исә, дистә квадрат километр мәйданда урнашкан “тораташлар каберлеге” дә бар. 

Менгирлар Кырымда да бар. Мәсәлән, Бакчасарай тораташы борынгы обсерваториянең бер өлеше булган дип фаразлана. Украинада “Ызан ташлары” дип аталган менгирлар Кропивницкий (элеккеге Кировоград) өлкәсенең Нечаевка авылында бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Бретон телендә тагын бер атамасы бар — peulvan яки пейльва́н (пәһлеван!), ләкин ул сирәгрәк кулланыла.
  2. Oliphant, Margaret, «The Atlas Of The Ancient World». 1992, p. 81.