Торма тартыш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Торма тартыш latin yazuında])
Торма тартыш
Уенчылар саны
5 дән күбрәк
Уйнау урыны
уен җәй-көне тышта, ачык һавада уйнала.
Физик активлык
уртача

Торма тартыш — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Малайлардан берсе бер баганага бик нык тотына. Аны «карт» диләр. Башка балалар аны арттан кочаклап бер-берсенә шулай ук тотыналар. Алары «торма» булалар. Шобагада калган малай кулына бер агач тотып, «карт»ның уң ягыннан килеп, шакылдатып сорый:

— Шак-шокы гына, Монда кем генә?

«Карт» аңа:

— Уң колагым ишетми, — ди. Малай багананың сул ягыннан килеп, тагын шакылдатып сорый:

— Шак-шокы гына, Монда кем генә?

«Карт» аңа:

— Сул колагым ишетми, — ди. Шуннан соң малай каршыдан килеп, тагын шакылдатып, «карт» белән араларында шундый әйтешү була.

— Шак-шокы гына, Монда кем генә?

— Карт белән карчык кына.

— Олы киленем ул тапты, Кече киленем кыз тапты, Торма белән шалкан сорыйм.

— Көчең җитсә, бераз ал!

«Карт» шулай дигәч, теге малай килеп, «торма»ларны берәм-берәм йолкый башлый. Ахырында малайларның һәммәсен дә алып бетерә. «Карт», тормаларының беткәнен күреп, сугыш ача.

Инде йолкып алучы «карт»ка әйләнеп, уен яңадан башлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.