Торынтаеш (авыл)
Торынтаиш | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Әлшәй районы |
Координатлар | 54°5'49"N, 54°44'38"E |
Нигезләнгән | 1760 |
Халык саны | 1034 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+5, җәен UTC +6 |
Почта индексы | 452113 |
Торынтаиш (рус. Трунтаишево) — Башкортстанның Әлшәй районындагы татар авылы. авыл советы үзәге. 2010 елның 14 октябренә 1034 кеше яши.[1]
Тарихи мәгълүматлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1760 елда Казан юлы, Биләр вулысыннан ясаклы татарлар башкорт җирләрен арендага алалар, ягъни типтәрлеккә язылалар.
Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Уфа губернасы Бәләбәй өязенең Торынтаиш вулысы, Торынтаиш авылында 738 хуҗалыкта 4331 кеше яши күрсәтелә. Милләт буенча барысы диярлек башкортлар.[2]
Өч ел узуга, 1920 елда этник хәл бераз үзгәрә. Беренчедән халык саны кими, бу юлы 729 йортта 3980 кеше яши, аларның 3295 – “мөселман”, 685 татар яши.[3]
1959 елда 2013 кеше яши (татарлар)
1989 елда – 1367 (татарлар)
2002[4] | 2009[4] | 2010[1] |
---|---|---|
1305 | 1234 | 1034 |
2002 елгы сан алу буенча халыкның 91 проценты татарлар, ләкин мәгълүмат тулы түгел.
Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Урта мәктәп бар. 2010-11 уку елында мәктәптә 138 бала укыган.
Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ҖЧҖ “Торынтаиш”
Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Авылның төп бәласе – юлсызлык.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-03-22
- ↑ М. И. Роднов Материалы всероссийской сельскохозяйственной и поземельной переписи 1917 г. по Уфимской губернии (Белебеевский, Бирский и Уфимский уезды)(үле сылтама)
- ↑ М.И. Роднов Крестьяне Белебеевского уезда по переписи 1920 года: этнический состав. Москва, 2009(үле сылтама)
- ↑ 4,0 4,1 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган..