Тото Вольфф

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тото Вольфф latin yazuında])
Тото Вольфф
Туган 12 гыйнвар 1972(1972-01-12) (52 яшь)
Вена, Австрия[1]
Ватандашлыгы  Австрия
Әлма-матер Французский лицей в Вене[d]
Һөнәре автоузышчы, эшкуар, ыспурт эшмәне, инвестор, team manager
Эш бирүче Мерседес[d]
Җефет Сьюзи Вольф[d]

 Тото Вольфф Викиҗыентыкта

Торгер Кристиан «Тото» Вольфф (алман. Torger Christian „Toto“ Wolff; 1972 елның 12 гыйнвары, Вена, Австрия) — Австрия инвесторы, автоузышчы, Mercedes-Benz автоспорт бүлекчәсе башкарма директоры.

Узышчы карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вольфф узышчы карьерасын 1992 елда Австриянең Форд Формуласында башлый, ә 1994 ел сезонында Алманиянекенә күчә. Шул ук елны үз категориясендә 24 сәгать Нюрбургринг узышында җиңүче була. 2002 ел сезонын Вольфф NGT категориясендә алтынчы урында тәмамлый һәм FIA-GT чемпионатында бер җиңү яулый. 2003 елда Вольффф Италиядә узган узышта GT1 классында җиңү яулый. Карл Вендлингер белән бергә 2004 елда FIA-GT чемпионатында чыгыш ясый. 2006 елда Вольфф ралли буенча Австрия чемпионатында ил вице-чемпионы һәм 24 сәгать Дөбәй узышында җиңүче була.

2006 елның апрелендә Porsche 997 GT3 RSR руле артында Нюрбургрингның төньяк петлясында Тото Вольфф турбодвигательсез автомобильләр өчен яңа рекорд куя. Ул аны 7 минут 3 секунд эчендә уза[2].

Эшмәкәрлек эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1998 елда Тото Вольфф Marchfifteen венчур компаниясенә, ә 2004 елда Marchsixteen Investments акционерлык җәмгыятенә нигез сала. Беренче инвестицияләр интернет-компанияләргә һәм югары технологияләр белән шөгыльләнүче предприятиеләргә юнәлдерелгән. 2003 елдан Вольфф сәнәгать һәм листинг компанияләренә инвестицияләрне арттыра. Кертемнәр, башка нәрсәләр белән беррәттән, Алманияның HWA акционерлык җәмгыятенә юнәлтелгән. Анда директорлар советында 2013 ел башына кадәр Тото Вольфф AMG рәисе һәм нигез салучысы Ганс Вернер Офрехтның урынбасары булган[3]. 2007 елда Вольфф компания акцияләрен биржага чыгара. Башка инвестицияләү объекты — BRR Rally Racing — Аурупа территориясендә ралли серияләрендә иң эре дилерларның берсе.

Киләчәктә Тото Вольф Мика Хаккинен белән Бруно Спенглер, Александр Према һәм Вальттери Ботас кебек яшь узышчыларны күтәргән спорт компаниясенең хуҗаларының берсе була. 2009 елның ноябрендә Вольфф акцияләр пакетының бер өлешен сатып ала һәм Williams Формула-1 Британия командасының директорлар советына керә[4]. 2011 елның февралендә Вольфф беренче тапкыр биржага Формула 1 командасын чыгара (Williams Grand Prix Holding PLC). 2013 елның 21 гыйнварында Тото Вольфф Норберт Хаугны Mercedes-Benz автоспорт бүлекчәсе башкарма директоры вазыйфасында алыштыра[5]. 2013 елдан Вольфф директорлар советында башкарма директор булып тора. Башкарма булмаган директор вазыйфасын Ники Лауда биләгән, шул ук вакытта Вольфф Mercedes-Benz акцияләренең өчтән бер өлеше иясе булып тора.

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тото Вольффф һәм аның хатыны Шотландия узышчысы Сьюзи Вольфф Эрматингенда Боден күлендә Швейцариядә яши[6].

Вольфф алман, инглиз, француз, итальян һәм поляк телләрендә иркен сөйләшә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 http://www.themotorreport.com.au/55799/f1-lauda-and-wolff-buy-into-mercedes
  2. Nürburgring-Rekorde: Die zehn schnellsten Nordschleifen-Runden. SPIEGEL ONLINE. 2015-12-08 тикшерелгән.
  3. Toto Wolff bringt Rennsport-Firma an die Börse. boerse-express.com. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2015-12-08 тикшерелгән.
  4. Тото Вольфф: "Акции частных команд будут расти в цене…". www.f1news.ru. әлеге чыганактан 2015-12-08 архивланды. 2015-12-08 тикшерелгән.
  5. Motorsport Formel 1: Wolff wird bei Mercedes Haug-Nachfolger. www.handelsblatt.com. әлеге чыганактан 2015-12-10 архивланды. 2015-12-08 тикшерелгән.
  6. Susie Stoddart and Toto Wolff married, Deutsche Tourenwagen Masters, ITR e.V. (17 October 2011).