Эчтәлеккә күчү

Тоштоял

56°44′53″ с. ш. 49°25′47″ в. д.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тоштоял latin yazuında])
Тоштоял
Рәсми тел чирмеш теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мазарбашы авыл җирлеге[d]
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 54 (2010)[1],
45 (2014)[2]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 142 метр
Почта индексы 425573
Карта

Тоштоял (яки Искеавыл,[3] чир. Тоштыял, рус. Тоштоял) — Мари Ил Республикасының Бәрәңге районында урнашкан татар авылы. Мазарбашы авыл җирлеге составына керә.

Авыл республиканың көнчыгыш өлешендә, ылыслы-киң яфраклы киң урманнар зонасында, Ләж елгасы буенда, 88Н-11003 автомобиль юлы янында, районның административ үзәге Бәрәңгедән төньяк-көнчыгышка якынча 3 километр ераклыкта урнашкан. Абсолют биеклек — диңгез дәрәҗәсе өстеннән 142 метр[4].

Климаты уртача континенталь, уртача салкын карлы кыш һәм чагыштырмача җылы җәй белән билгеләнә. Һаваның уртача еллык температурасы — 2,2 °С . Иң җылы айның (июль) уртача температурасы — 18,5 °C; иң салкын (январ) — −14 °C. Салкын чорның озынлыгы — уртача 127 көн. Атмосфера явым-төшемнәре ел саен уртача 496 мм тәшкил итә, шуларның 70 %ы апрельдән октябрьгә кадәр була[5].

Тоштоял, барлык Мари Ил торак пунктлары кебек үк, Мәскәү вакыты (MSK) булган вакыт зонасына карый. Кулланылыштагы вакытның UTCка карата күчеше +3:00 тәшкил итә.[6]

Риваять буенча, бу мари авылы булган («тоштоял» мари теленнән тәрҗемә иткәндә «иске авыл» дигәнне аңлата). Моннан 460 ел элек хәзерге Татарстан Республикасының Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан күчеп килгән Мортаза, Мостафа, Бикчәнтәй, Яхия исемле кешеләр урман аша шушы җирләргә килеп җитеп, үзләренә торак төзегәннәр. Шуннан соң мариларның бер өлеше елга аша көнчыгышка күчеп китә һәм яңа авыллар — Мари-Кошпай, Чекманур авылларын нигезли.[7]

Архив документлары халык риваятьләрен раслый. 1719 елгы җанисәп хәзерге Бәрәңге районы территориясенә татар күченүчеләренең булуын теркәгән. XVIII гасыр азагында төзелгән «Урҗум өязенең икътисади искәрмәләрендә» Бәрәңге олысының Иләт Кукморе авылында (Тоштоял) 26 татар йорты, 145 кеше булуы турында әйтелә.[7]

1876 елда басылып чыккан «1859-1873 еллар мәгълүматлары буенча торак урыннар исемлегендә» торак пункт Нократ губернасы Урҗум өязенең Тоштоял казна авылы буларак телгә алына. Иләт-Кукшора елгасының ике ягында, өяз шәһәре Урҗумнан 54 чакрым һәм казна авылы Төрек авылындагы станок фатирыннан 11 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылда, 41 йортта 404 кеше (208 ир-ат һәм 196 хатын-кыз) яшәгән, мәчет, авыл идарәсе булган.[8].

Халык саны
2010[9]
54

2002 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, халыкның милли структурасында татарлар 85 кешедән 99 % тәшкил иткән.[10]

Биредә нигездә пенсионерлар яши. Бәрәңге бистәсендә яшәүче элеккеге тоштояллылар ата-ана йортларын җәйге дача буларак файдаланалар.[7]


Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.


Авыл халкы газны баллоннарда куллана, суны коедан ала. Суүткәргеч челтәре дә бар. Урамнар асфальтланмаган, авылда медпункт юк, медицина хезмәте Куян медпункты шәфкать туташлары тарафыннан тәэмин ителә.[7]

Авылда мөселман йолалары һәм гореф-гадәтләре генә саклана, мәчет юк.[7]

  1. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  2. Алашайское сельское поселение. Сведения о численности постоянного населения на 1 января 2014 года
  3. Рафис Гайнанов. О НОВОМ ИСТОЧНИКЕ ПО ИССЛЕДОВАНИЮ ИСТОРИИ МЕЧЕТЕЙ ТАТАРСКИХ СЕЛЕНИЙ, РАСПОЛОЖЕННЫХ НА ТЕРРИТОРИИ НЫНЕШНЕГО ПАРАНЬГИНСКОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ МАРИЙ ЭЛ.
  4. Toshtoyal (en). GeoNames. әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2021-10-10 тикшерелгән.
  5. Схема территориального планирования муниципального образования «Параньгинский муниципальный район» Республики Марий Эл. Федеральная государственная информационная система территориального планирования (ФГИС ТП). әлеге чыганактан 2021-10-10 архивланды. 2021-10-10 тикшерелгән.
  6. Федеральный закон от 03.06.2011 N 107-ФЗ (ред. от 22.12.2020) «Об исчислении времени». Статья 5. Часовые зоны. КонсультантПлюс
  7. 7,0 7,1 7,2 7,3 7,4 «Родная Нократ» сайты.
  8. Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов, 1876
  9. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения городов, районов, городских и сельских населённых пунктов
  10. Коряков Ю. Б.. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России». әлеге чыганактан 2016-03-14 архивланды. 2021-10-10 тикшерелгән.
  • Список населенных мест по сведениям 1859—1873 годов. — Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел. — СПб, 1876. — Вып. X : Вятская губерния / Обработан Старшим редактором Е. Огородниковым. — CXXV, [2], 1 л. к., табл:993 с. — (Списки населенных мест Российской Империи).