Травматология
| Травматология | |
|---|---|

Травматология (греч. τραῦμα — яра, җәрәхәт + λόγος — уку) — кеше организмына төрле травматик тәэсирләрнең йогынтысын, җәрәхәтләрнең нәтиҗәләрен һәм аларны дәвалау ысулларын өйрәнүче медицина тармагы[1] Дифференциаль диагностиканың икенче очында ревматология тора. Травматология шулай ук ортопедия, нейрохирургия (нерв системасының травматик һәм посттравматик халәтләре), септик (столбняк, сепсис, остеомиелит, флегмона), эренле һәм пешү хирургиясе (эндоген һәм экзоген пешүләр), спорт медицинасы, кан тамырлары хирургиясе һәм флебология, йогышлы авыруларны өйрәнү (мускул-хәрәкәт системасының туберкулезы һәм сифилисы) һәм токсикология (токсик артропатияләр), шулай ук гематология (гемаартроз, автоөзелешләр, патологик сынулар), онкология, биофизика, биокибернетика һәм хәрби медицина белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Тарихы һәм үсеше
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек травматология үзенең зурлыгы буенча гаять зур дисциплина була, ул тышкы факторлар аркасында кеше тәненә китерелгән барлык җәрәхәтләрне үз эченә ала. Медицина фәне үсеш алган саен, травматология әкренләп махсуслаштырылган фәннәргә әверелә, һәм хәзер күп кенә эчке орган җәрәхәтләре хирургиянең тиешле өлкәләрендә карала. Хәзерге вакытта травматология тукымаларга һәм органнарга механик йогынты нәтиҗәләрен карый. Травматологиядә сөяк җәрәхәтләрен дәвалау ысуллары ортопедиядәге дәвалау ысулларына охшаш, шуңа күрә хәзерге вакытта бу белгечлек "травматология һәм оропедия"дип атала.
Тикшерелә торган мәсьәләләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге травматология өйрәнгән җәрәхәтләрнең төп төркемнәрен карап чыгыйк.
Сынулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сөяк сынуы — механик тәэсир нәтиҗәсендә сөякнең бөтенлегенең тулысынча яки өлешчә бозылуы.
Буын чыгу
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Буын чыгу — механик көч (җәрәхәтләр) яки буындагы деструктив процесслар (артрозлар, артритлар) тәэсирендә буын капсуласының бөтенлеген бозу белән дә, бозылмыйча да, сөякләрнең буын өслегенең конгруэнтлыгы бозылу.
Баш мие селкенүе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баш мие селкенүе (лат. commotio) — бу-тукымаларга механик тәэсир итү, бу исә аларның ачык анатомик бозылуларсыз функциональ халәтен бозуга китерә.
Сузылулар һәм өзелүләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу буын бәйләвечләренең сузылуы яки бәйләвечләрнең өзелүе һәм беркетү нокталарыннан аерылуы. Мускул сеңере өзелүе һәм мускул тукымаларының турыдан-туры өзелүе дә мөмкин.
Озак вакыт кысылу синдромы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу йомшак тукымаларның 2-4 сәгать яки аннан да күбрәк дәвам иткән озак вакытлы кысылудан соң барлыкка килә торган уникаль патологик халәте. Характерлы үзенчәлек шунда: кысучы әйбер алынганнан соң, канга тукымаларның таркалуының токсик продуктлары массив рәвештә керә, бу хәлнең авырлыгына һәм клиник күренешләргә сәбәп була.
Күгәргән урыннар һәм сыдырылулар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күгәрү (лат. contusio) — тукымаларның һәм органнарның структурасы сизелерлек бозылмаган ябык җәрәхәте. Күпчелек очракта зыян өслек тукымаларына (тире, тире асты тукымалары, мускуллар һәм сөяк ярысы) китерелә. Аеруча көчле бәрелү вакытында сөякләргә басыла торган йомшак тукымалар зыян күрә.
Яралар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яра (лат. vulnus, eris n.) — механик йогынты аркасында каплау яки эчке тукымаларның, кайвакыт эчке органнарның анатомик бөтенлегенең бозылуы. Аергыч билгеләре: авырту, кан китү, өңрәеп (ачылып) тору.
Төп дәвалау ысуллары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Травматологиядә кулланыла торган дәвалау ысулларын шартлы рәвештә ике төркемгә бүлеп була: терапевтик һәм хирургик.
Терапевтик
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Терапевтик дәвалау ысулларына төрле бәйләвечләр һәм зыян күргән урынны иммобилизацияләү ысуллары керә.
Хирургик
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хирургик дәвалауга яраны беренчел һәм икенчел хирургик эшкәртү керә.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов. — М. : Большая российская энциклопедия, 2004—2017.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Травматология башка проектларда: | |
| Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
| «Ортопедия и травматология» порталы |
- Петров С. В. Общая хирургия: Учебник для вузов. — 2-е издание. — 2004 год. — 768 с. — ISBN 5-318-00564-0.
- Травматоло́гия / Волков М. В., Голяховский В. Ю. // Тихоходки — Ульяново. — М. : Советская энциклопедия, 1977. — С. 131. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров ; 1969—1978, т. 26).