Тракенен аты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тракенен аты latin yazuında])
Тракенен аты

Тракенен аты (алман. Trakehner) — менге атлар токымы. Токым XVIIIXIX гасырларда Тракенен ат заводында (хәзерге Калининград өлкәсе) җирле литва аты һәм асыл менге, гарәп, башка менге ат токымнары нигезендә китереп чыгарылган. Төсе күбесенчә җирән, туры, кара-туры һәм кара. Спорт өчен бик яхшы атлар. Җилкә биеклеге 162–166, гәүдә кыек озынлыгы 166–168, күкрәк колачы 194–196, уч колачы 20,5–21 см. Россиядә иң яхшы йөгереклек: 1200 м — 1 мин 16 с, 2000 м — 2 мин 11 с, 2400 м — 2 мин 34 с, 3000 м — 3 мин 19 с, 4000 м — 5 мин 7 с. Күбесенчә Россия һәм Германиядә үрчетәләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.