Трахома

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Трахома
Entropion and trichiasis secondary to trachoma A44-652-11.jpg
Трахомада кабак бөгелү һәм трихиаз.
МКБ-10 A7171.
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 29100 29100
MedlinePlus 001486 001486
eMedicine oph/118  oph/118 

Патогенез[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трахома (trachoma; гр. trachys кытыршы, тигезсез) — A, B, Ba һәм C С. trachomatis серотөрләре чыгарган конъюнктиваның хроник ялкынсынуы. Башта авыру үзеннән-үзе җөйләнүсез бетә, ә инфекциянең кабатлануы, аеруча ул бактериаль конъюнктивит белән кушылса, сукырлыкка китерә ала (җәд. 8. 1). Трахома — начар санитар-гигиеник шартларда яшәгән фәкыйрьләр авыруы. Бергә яшәү куркынычлык факторы, чөнки тудыргычның туры күчүе күз яки борын бүлендеге аша мөмкин. Инфекциянең төп таратучысы чебен. Хәзерге вакытта трахома сукырлыкның кайтма сәбәпләре буенча алдынгы урын алып тора.
Җәдвәл 8. 1
Flag of WHO.svg БСО мәгълүматы буенча трахоманың үзгәртелгән классификациясе

TF — өске кабак кимерчәгендә 5 алып һәм күбрәк трахома фолликуллары (> 0, 5 мм)
TI — тарзаль конъюнктиваны таралып катнаштырган трахоматоз ялкынсыну, бу 50% яки күбрәк гадәти тирән тарзаль тамырларны күрергә мөмкинлек бирә
TS — трахоматоз конъюнктиваль җөйләү TT — трахоматоз трихиаз (кимендә 1 керфек), күз алмасына тия
СО — төсле катлауны яшерә алган җитәрлек чагылган мөгезкатлау томалануы

Диагностика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кискен авыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Катнаш фолликул-имчәкле конъюнктивит лайла-эренле бүлендек белән бара; 2 яшькә кадәр балаларның имчәкле компонент өстенлек итә ала.
• Өске лимбның конъюнктиваль фолликуллары берничә батынкылык калдыра (Herbert чокырчыклары)
• Өске эпителиаль кератит һәм паннус ясалу.

Хроник авыру[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

• Җиңел очракларда — сызыклы яки таралучы конъюнктива җөйләре, авыр очракларда — киң кушылучы җөйләр (Arlt сызыклары) ясалу.
• Бөтен конъюнктива катнаша, ләкин үзгәрешләр күбрәк өске тарзаль пластинкада чагыла.

Өзлегүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Трихиаз, дистихиаз, мөгезкатлау тамырлану һәм җөйле бөгелү.
• Чагылган мөгезкатлау томалануы.
• Бокалсыман күзәнәкләр һәм яшь бизе юллары җимерелү белән килеп чыккан «коры» күз синдромы.

Алып бару тактикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Профилактикага санитар-гигиеник кагыйдәләрне үтәү керә.
2. Антибиотиклар

• Азитромицин 20 мг/кг 1 г кадәр бер вакытта кискен трахома үсеше куркынычлыгын киметә, дәвалауны 1 елдан соң кабатларга тәкъдим ителә.
• Эритромицин 500 мг 2 тапкыр көнгә 14 көн дәвамында — бала тудыру яшендәге хатын-кызларга альтернатив дәвалау.
• Тетрациклин 1% урынлы файдасы эчкә кабул иткәнгә караганда кимрәк.
3. Хирургик дәвалауны трихиазны киметү һәм кабакларның тулы ябылуын тәэмин итү өчен үткәрәләр.
NB SAFE аббревиатурасы трахоманы 4 дәвалау принципына нигезләнә: Surgery (трихиазда хирургия), Antibiotics (кискен авыруда антибиотиклар), Face (юыну), Environmental (яшәү шартларын яхшырту).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел