Эчтәлеккә күчү

Трипслар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Трипслар latin yazuında])
Трипслар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Thysanoptera Александр Генри Халидей, 1836[1][2]
Таксономик ранг тәртип[1][2]
Югарырак таксон Paraneoptera[d][3]
Таксонның халык атамасы Tripsen[4] һәм trips
Башлану вакыты 299000 тысячелетие до н. э.
Кайда өйрәнелә thysanopterology[d]
Тәүлек циклы көндез актив[d][5]
 Трипслар Викиҗыентыкта

Трипслар , яки куыгаяклылар (лат. Thysanoptera) — тулы булмаган әверелешле бөҗәкләр отряды[6]. Кагыйдә буларак, алар бик вак. Трипслар барлык континентларда, нигездә тропик һәм субтропик өлкәләрдә очрый.

Thysanoptera отрядының фәнни латин исеме борынгы грек телендәге θύσανος (тизанос, «пумала» яки «чук»), һәм πτερόν (птерон; «канат») сүзләреннән ясала. Төркемнең иске атамасы — Physopoda — аяклар структурасының үзенчәлекләре белән бәйле һәм аяк очларында куыкчыкларга охшаган формацияләр аркасында «куыклы аяклылар» дип тәрҗемә ителә[7] .

Трипс сүзе борыңгы грек «θρίψ» сүзенең туры транслитерациясе, «агач корты» дигәнне аңлата .

Трипс — ябык грунттагы чәчәк, яшелчә культуралары корткычы. Ул 300гә кадәр төр үсемлекне зарарлый. Аеруча хризантеманы, гөл-чәчәкне, гербераны, цинерарияне, гипсофиланы, кыярны үз итә. Аның зыяны уңыш түбәнәюдән, чәчәк культураларының декоративлылыгы начараюдан гыйбарәт. Трипслар вирус йөртүче булулары белән дә куркыныч тудыралар. Әлеге бөҗәкләр бик вак — 0,9-1,2 миллиметр озынлыкта, төсләре тонык сарыдан караңгы-көрәнгә кадәр төрлеләнә, канатлары — ачык сары. Ябык грунт шартларында сезонга 12-15 буын чыгара. Личинкалары һәм үсеп җиткән кортлары үсемлекләрнең кү-зәнәк согы белән тукланалар.

Трипс утыртма материал, кисеп алынган чәчәкләр, транспорт, тара, җитештерү кораллары белән тарала. Корткычлар күп булганда үсемлекләрне фитоверм белән эшкәртәләр.[8]

Трипсның гәүдәсе озынча, озынлыгы 0,5 — 14 мм (гадәттә 1-2 мм). Авыз аппараты чәнчеп суыручы. Күпчелек төрләрнең аяклары кыска, нечкә һәм йөгерүгә яраклашкан. Тәпиләре 1 яки 2 буыннан тора, тырнакчыклары бар һәм алар арасында куыкка охшаган ябышу җайланмалары урнашкан [9] . Корсаклары 10 боҗрадан тора, аларның соңгысы гадәттә торбасымансузылган. Ана затлар ата затларга караганда зуррак һәм күбрәк санда, аларның тешчәле күкәйсалгычлары бар .


Үсеш вакытында түбәндәге этаплар уза: йомырка, личинка, пронимфа, нимфа һәм имаго. Кайвакыт партеногенетик рәвештә үрчиләр. Үсешләре тиз бара. Елына 15 буынга кадәр җитештерә алалар [9] .

Kladothrips ыругыныңэусоциаль колонияләре Акация агачлары галларында яшиләр.

Таксономия һәм таралу

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

2013 елга 6991 төрләре, шул исәптән 153 казылма төр билгеле [10], алар йөздән артык ыругка төркемләнгән. Элеккеге Советлар Союзы территориясендә 300 дән артык, Россиядә 200гә якын төр билгеле. Азиядә киң таралган төрләр:

  • Thrips palmi — килеп чыгышы Көньяк Азиядән булган төр, Cucurbitaceae Solanaceae семьялыкларына аеручы зыян китерә.
  • Scirtothrips dorsalis — Һинд-Кытай чәчәк трипсы, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә таралган. Кытай, Индонезия, Бангладеш, Бруней, Вьетнам, Һиндстан, Малайзия, Мьянма, Пакистан, Согыт Гарәбстаны, Тайланд, Тайвань, Филиппиннар, Япония, Шри-Ланкада очрый.
  • Asianthrips dasycornis — Көньяк-Көнчыгыш Азиядә очрый торган төр. Малай ярымутравы, Сабах (Малайзия), Минданао утравында (Филиппиннар) таралган.
  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2005.
  2. 2,0 2,1 Mound L. A. Order Thysanoptera Haliday, 1836 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. Integrated Taxonomic Information System — 2013.
  4. Nederlands Soortenregister
  5. Lewis, T., Taylor, L.R. Diurnal periodicity of flight by insects // Transactions of the Royal Entomological Society of LondonRoyal Entomological Society, 2009. — ISSN 0035-8894; 2056-5259doi:10.1111/J.1365-2311.1965.TB02304.X
  6. Пузыреногие, колбоногие // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  7. Thysanoptera. Merriam-Webster. әлеге чыганактан 2017-02-16 архивланды. 2017-02-15 тикшерелгән.
  8. https://msu.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/295094.htm
  9. 9,0 9,1 БРЭ, 2016
  10. Zhang, 2013