Троица Живоначальная чиркәве (Бәли)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Троица Живоначальная чиркәве (Бәли) latin yazuında])
Чиркәү
Троица Живоначальная чиркәве
Церковь Троицы Живоначальной
Троица Живоначальная чиркәве нигезе
Троица Живоначальная чиркәве нигезе
Троица Живоначальная чиркәве нигезе
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре таш гыйбадәтханә
Беренче телгә алу 2015
Нигезләнгән 2015
Төзелеш еллары 2020—тәмамланмаган
Халәте төзелеш хәлендә

Троица Живоначальная чиркәве (рус. Церковь Троицы Живоначальной) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Бәли авылында төзелеп килә торган православие гыйбәдәтханәсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге инициативасы белән, «Окрест» динамик үсеш алучы проекты кысаларында Якты седмицеда Кайбыч благочиниесенә чираттагы миссионерлар сәфәре узган. Казан миссионерлар төркеме составына профильле епархия бүлеге җитәкчесе протоиерей Сергей Титов, благочинныйның миссионерлык эше буенча ярдәмчесе, миссионерлар коллегиясе секретаре Алексей Шилов һәм православие диненең миссионерлык бүлеге каршындагы Изге Николай Японский активистлары кергән.

2015 елда торгызыла башлаган гыйбадәтханә проектын эшләүне миссионерлык бүлеге үз өстенә алган. Кыска вакыт эчендә Казан архитекторы, Изге Николай Японскийның миссионерлык туганлыгы әгъзасы Марсель Искәндәров тарафыннан эшләнгән Бәли авылындагы гыйбадәтханә проекты җирле православие җәмгыятенең старостасына 2015 елның апрелендә узган миссионерлык сәфәре барышында тапшырылган.[1]

Җирле дини оешма Татарстан Республикасы Кайбыч районы Бәли авылы Изге Троица чиркәвенең Казан Епархиясе (Мәскәү патриархаты)2018 елның 28 ноябрендә Татарстан Республикасы, Кайбыч районы, Бәли авылы, Кызыл урам, 63 а йорты юридик адресы буенча теркәлгән. Оешма җитәкчесе булып мәхәллә советы рәисе, настоятель Ермолаев Николай Анатольевич тора.[2]

2020 елның гыйнварында чиркәү төзелеше яңартыла.[3]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р-241 Казан-Сембер автоюлы ягыннан көнбатыш юнәлештә Олы Кайбыч ягына борылырга, 22 км дан соң Колаңгы авылына керү юлында уңга борылырга, 350 метрдан соң Колаңгы авылының бер киселешендә кабат уңга, тагын 700 метрдан соң төп юл сулга борыла торган кисешүдә уңга борылырга. 300 метрдан соң Бәли авылы белән Колаңгы авыллары тоташкан территориядә чиркәү юлдан уңга чыгачак.[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]