Троица Живоначальная чиркәве (Олы Тәрбит)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Троица Живоначальная чиркәве (Олы Тәрбит) latin yazuında])
Чиркәү
Троица Живоначальная чиркәве
Церковь Троицы Живоначальной
Олы Тәрбит чиркәве
Олы Тәрбит чиркәве
Олы Тәрбит чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч, Олы Тәрбит
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре кирпеч гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 20152021 еллар
Халәте гамәлдә

Троица Живоначальная чиркәве (рус. Церковь Троицы Живоначальной) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында урнашкан православие гыйбәдәтханәсе. Районда, һәм гомумән Тау ягында, бердәнбер керәшен татарларына караган чиркәү булып тора.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Олы Тәрбит авылы XVI гасыр ахырында – XVII гасыр башында барлыкка килә. Ә моңа кадәр мәҗүсиләр булган авыл халкы XVIII гасыр уртасында чукындырыла.[1]

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве 1898 елда халык акчасына төзелә башлаган. Аны 1901 елның июнендә Троицага изгеләндерәләр. Беренче рухани булып Никита Комиссаров куела, ул 1910 елда вафат була һәм әлеге гыйбадәтханә янында җирләнә. 1935 елда чиркәүне ябалар һәм, гөмбәзне салдырып башлангыч мәктәп ачалар. 2007 елда балалар бакчасына янкорма ясатталар, анда мәктәпне дә күчерәләр. Ә иске чиркәү бинасында хәзер гыйбадәт йорты урнаштырыла.[1]

Чиркәү бинасын реконструкцияләү турында сүз чыккач, Кайбыч районы башлыгы яңа гыйбадәтханә төзү идеясын хуплый һәм бу эшкә шәхсән 100 мең сум күләмендә акча бирә.[2] 2015 елда халыктан иганәләр җыела, бу акчаларга чиркәү нигезе салына. Гыйбадәтханә төзелешенә җирле халык кына түгел, Татарстанның башка районнарында һәм Россия төбәкләрендә яшәүче Олы Тәрбиттән чыккан кешеләр дә акча корбан итә. Чабаксардан кирпеч алып кайтып 2016 елда диварларны торгызалар, 2017 елда кыңгырау һәм фронтоннары күтәртелә. Казан епархиясе Яңа Изге Троицк чиркәве проектын тәкъдим итә. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан аны төзүгә игелек бирә.[1]

2018 елда Олы Тәрбит авылында Изге Троицкий чиркәвендә икенче гөмбәз урнаштырыла. Алтын гөмбәзне Чуашстанның Батыр районы Туйса авылыннан Изге Троицк чиркәве батюшкасы Николай Марков җитәкчелегендәге бригада ясаган.[3]

2021 елның 16 июлендә Олы Тәрбиттә керәшен чиркәве ачыла. Керәшен чиркәвен ачу тантанасына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл катнаша.[4]

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чиркәү Татарстан Республикасының Кайбыч районы Олы Тәрбит авылының Үзәк урамында, 23А йорт адресы буенча урнашкан.

Казан шәһәреннән алып Р-241 «Казан - Ульяновск» автоюлыннан көнбатыш юнәлешкә "Олы Кайбыч" күрсәткече буенча борылып тагын 24 км дан соң Колаңгы авылына кергәндә уңга борылырга, тимер юл кичүе узарга кирәк. 14 км-дан соң Олы Кайбыч авылын әйләнеп чыгу юлы буйлап Иске Чәчкаб, Корноухово һәм Турминское авылларыннан соң Мәлки авылына таба сулга борылырга, аннары төп юл юнәлеше буенча уңга борылырга, аннары "Чүти, Олы Тәрбит" күрсәткече буенча Мәлкидән чыгу юлында сулга борылырга. Чүти һәм Олы Тәрбитне узганда төп юл сакларга кирәк. Чиркәү иске бина артында, төп юлның уң ягында Олы Тәрбит авылы уртасында урнашкан.[5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]