Троица зираты (Алабуга)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Троица зираты (Алабуга) latin yazuında])
Троица зираты
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Алабуга
Мирас статусы Россиянең мәдәни мирас объекты[d]
Карта
 Троица зираты Викиҗыентыкта

Троица зираты (Троица зираты ансамбле; рус. Троицкое кладбище, Ансамбль Троицкого кладбища) — Алабугада, Югары Шәһәр һәм шәһәр үзәге арасында урнашкан.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Троица зираты 1770 елда императрица Екатерина II указы белән 1772 елда салына, ул елларда көнбатышка таба ярты чакрым шәһәр читендә урнаша. 1772 елда зират территориясенә агач чиркәү күчерелә, моңа кадәр ул бетерелгән Троица монастыре янында шәһәрчек сызыгы урынында урнашкан була. Чиркәү исеме белән зират та Троица дип атала башлый.

1824 елда агач Троица чиркәве сүтелә, һәм аның урынында, берничә ел төзелгәннән соң, сәүдәгәр Федор Григорьевич Чернов исәбенә яңа чиркәү салына. Яңа чиркәү бинасы соңгы классикизм стилендә төзелгән; ул ике катлы, аның галереясы һәм кыңгырау манарасы һәм колонналары була

Зиратта Алабуга шәһәренең күренекле кешеләре күмелгән: сәүдәгәр Шишкиннар, Ушков, Стахев, Чернов, Гирбасов, шулай ук рәссам И.Шишкинның әти-әнисе. Монда шулай 1901 елда куелган һәйкәле белән ук атлы кыз Н. А. Дурованың кабере бар. Барлыгы 3 меңгә кадәр кабер ташы бар. XX гасыр башында Алабуга үсә, зират аның эчендә кала. Шуңа күрә ул ябыла, ә яңа зират Алабугадың төньяк өлешендәге Гаринский юлында ачыла.

1930 елларда зират җимерек хәлдә кала, Троица чиркәве һәм кабер ташларының күбесе җимерелә, зиратның күпчелеге төзелә

Зиратны һәм аның тирәсен торгызу 1990 елларда гына башланган. 1997 елда зиратның исән калган өлеше торгызыла, һәм якындагы Троица мәйданы төзекләндерелә. 2010 елда, Троица зираты территориясенә мемориаль һәйкәл статусы бирелә, һәм зират калдыклары, Троица чиркәве хәрабәләре белән бергә, «Троица зираты ансамбле» буларак Россия Федерациясенең мәдәни мирасы объектлары исемлегенә кертелә. 1993 елда Троица зиратына керү алдында Н.А Дуровага һәйкәл куела.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]