Тубыл мөселман тәрәкъкыятьчеләре җәмгыяте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тубыл мөселман тәрәкъкыятьчеләре җәмгыяте latin yazuında])

Тубыл мөcелман тәрәкъкыятьчеләре җәмгыяте — хәйрия оешмасы. 1907 елның маенда оештырыла. Максаты: мөселман уку йортларына һәм татар матбугатының алга китешенә, үсешенә булышлык итү. Башлап йөрүчеләре: Басыйр Колмәмәтев, Туктасын Гаетмөхәммәтев, Вәлимөхәммәт Хәлилев, Х.М.Бакыев. Эшчәнлеген Тубыл өязе белән Тубыл шәһәрендә 1914 елның августына чаклы дәвам иттерә.[1]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]