Тубыл (елга)
География | |
---|---|
АТБ | Куштанай өлкәсе, Курган өлкәсе, Төмән өлкәсе |
Ил | Казакъстан, Россия |
Координатлар | 58°9'14"тн, 68°12'55"кнч, 51°28'0.1"тн, 61°0'30.6"кнч |
РДСР | 14010500212111200000010 |
Tarddiad | Тургайское плато |
Нинди сулыкка коя | Иртеш |
Бассейн мәйданы | 426 000 км² |
Озынлык | 1591 километр |
Су чыгымы | 805 м³/с |
Тубыл (рус. Тобол, каз. Тобыл) — Казакъстанда һәм Россиядә елга, Иртешның сул кушылдыгы. Казакъстанның Кустанай өлкәсе һәм Россиянең Курган, Ырынбур[1] һәм Төмән өлкәләре аша ага.
Характеристика
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Елганың озынлыгы 1 591 км, бассейн мәйданы — 426 000 км². Күбесенчә карлар белән туклана. Көньяк Урал белән Тургай платосының чигендә башлана. Урта һәм түбән агымы — Көнбатыш Себер тигезлегендә, киң үзәнле, бормалы. Тубыл бассейнында якынча 20 мең күлләр бар.[2]
Су реестры мәгълүматлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия дәүләт су реестры мәгълүмәте буенса елга Иртеш су бассейны округында урнашкан, су хуҗалыгы участогы — Тобол елгасы (башыннан Уй елганың кушылуына кадәр (Увелька елгасыннан башка)). Кече елга бассейны — Тубыл елгасының Россиядә урнашкан өлеше, елга бассейны — Иртеш бассейны[3].
Су ресурсларының федераль агентлыгы тарафыннан әзерләнгән Россия Федерациясе территориясын су хуҗалыгы буенча районлау геоинформация системасы мәгълүмәтләре буенча:
- Дәүләт су реестрында су объектының коды — 14010500212111200000010
- Гидрологик өйрәнү (ГӨ) буенча коды — 111200001
- Бассейн коды — 14.01.05.002
- ГӨ буенча томы — 11
- ГӨ буенча чыгарылыш — 2
Кушылдыклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп кушылдыклар: Уй, Исәт, Түре, Тәүде.
Торак пунктлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ http://download.maps.vlasenko.net/smtm500/m-41-1.jpg(үле сылтама)
- ↑ Тобол (река)(үле сылтама)
- ↑ http://textual.ru/gvr/index.php?card=195296