Туганнар бленнореясы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туганнар бленнореясы latin yazuında])
Туганнар бленнореясы
Сурәт
Саклык белгечлеге педиатрия[d]
 Туганнар бленнореясы Викиҗыентыкта

Туганнар бленнореясы (туганнар конъюнктивиты) туганнан соң 2 атна дәвамында чирле анадан тудыру вакытында йоктыру нәтиҗәсендә үсеш ала.

Бу чир шулай ук туганның иммунитеты җитмәгәнлеге һәм күз алмасының алгы өслегенең камил төзелеше булмаганга бәйле (лимфоид тукыма булмау һәм чагыштырмача юка яшь пәрдәсе).

1. N. gonorrhoeae үсеш алган илләрдә хәзерге вакытта еш очрамый, ләкин шулай да җитди тудыргыч булып тора.

2.  C. trachomatis үсеш алган илләрдә күбесенчә чир тудыргычы булып тора; пневмония, отит һәм ринитка китерә ала. Башка патоген агентлар. S. aureus, S. pneumoniae, H. influenzae һәм Enterobacteriacae (Bacillus spp., E. coli һәм Klebsiella spp. ). Гади герпес вирусы (гадәттә HSV-2) сирәк тудыргыч һәм гадәттә гомуми вируслы инфекция шулай ук энцефалит белән бәйле.

Повидон-йод 2,5% — кыйбат булмаган туганнар бленореясын чыгарган барлык билгеле инфекцион агентларга каршы нәтиҗәле чара. Җитәрлек чара булып туганда бер тапкыр тамызу санала. Кайвакыт эритромицин 0,5% яки тетрациклин 1% маен кулланалар.

Ачыклау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1.     Гадәттә туганнан соң 3-19 көнгә   ачыклана.

2.             Билгеләре

•      Гадәттә ике яклы кабаклар шешү гонококклы инфекциядә бик чагыла (рәс.8. 9а).

•      Бүлендек башта сүлле-геморрагик, соңрак — лайлалы-эренле.

•      Имчәкле конъюнктиваль җавап кайчакта псевдомембраналар белән була ала (рәс. 8. 9б).

•      Җәрәхәт һәм тишелү кебек мөгезкатлауның катнашуы N. gonorrhoeae йокканда аеруча чагылырга мөмкин. Дәвалау булмаганда C. trachomatis конъюнктиваль җөйләнү һәм мөгезкатлауның периферия паннусы сәбәбе була ала.

3.             Тикшерү ысуллары

•      Экссудатны диплококкларны (N. gonorrhoeae) ачыклау өчен Грам буенча буяу һәм өстәүләрне (Chlamydia — рәс. 8. 9в) ачыклау өчен Гимза буенча буяу.

•      N. gonorrhoeae ачыклау өчен шоколадлы агарга яки Thayer-Martin мохитенә чәчү.

•      Chlamydia ачыклау өчен иммунофлюоресцентлы анализ.

•      Chlamydia һәм Neisseriae ДНК-сын ачыклау өчен ПЧР.

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ашыгыч дәвалауны балалар инфекционисты билгели.

1.             Хламидийлы инфекциядә  эчкә эритромицин этилсукцинат 2 атна дәвамында кулланалар. Пневмониягә карата шик булганда дәвалауны 3 атнага кадәр озынайталар. Эритромицин яки тетрациклин маен өстәмә буларак кулланалар, ләкин монотерапия итеп түгел.

2.             Гонококклы инфекциядә  цефтриаксон  яки цефотаксим вена яки мускул эченә бирәләр.

3.             Башка бактериаль инфекцияләрдә  хлорамфеникол яки неомицин майларын 4 тапкыр көнгә кулланалар. Авыр очракларда системалы антибиотиклар кулланалар.

4.             Гади герпес вирусын ачыклаганда системалы ацикловир 14 көн дәвамында һәм урынлы 5 тапкыр көнгә бирәләр.

NB Балада хламидия яки гонорея диагнозы расланса, венеролог ата-ананы һәм аларның иптәшләрен дәвалый.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.