Туган як (Түбән Кама)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туган як (Түбән Кама) latin yazuında])
Туган як
Туган як
Tөр

Иҗтимагый-сәяси

Формат

4А3


Гамәлгә куючы

ТР «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр һәм мәгълүмат агентлыгы

Нәшер итүче

"Татмедиа" ААҖ

Баш мөхәрир

Фәрит Имамов

Нигезләнгән

1990

Тел

татарча

Төп офис

423570, Татарстан Республикасы, Түбән Кама шәһәре, Химиклар урамы, 64 а йорт.

Тиражы

2000


Веб-сайт: http://www.nkamsk-rt.ru/

Туган якТүбән Кама район һәм шәһәрнең берләштерелгән рәсми басма органы.

Мәгълүм булганча, 1965 елда Түбән Кама районы оештырылгач, татар телендә «Ленин нурлары» дигән дубляж газетасы чыга башлаган. 1990 елда Түбән Каманың җирле милли матбугаты эстафетасын «Туган як» кабул итеп алды. Ә менә бу төбәкләр әле Ширәмәт районы булып йөргән елларда, биредә «Сталин юлы» газетасы чыккан. Төгәлрәге, 1944 ел башында районда «Сталин юлы»ның беренче саны дөнья күргән. «Сталин юлы» газетасы ике битле генә булган. Анда язылганнарны райондагы барлык халыкка җиткерү максатыннан, атнага бер мәртәбә Ширәмәт чиркәве тирәсендә урнашкан радиоузелга барып, газетаны тулысынча радио аша укыганнар. Ул елларда укый-яза белмәүчеләр бик күп булган. Һәр газетаны, район халкыннан тыш, 20шәр оешмага – Казанга җибәргәннәр. [1]

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе утырышларында Түбән Кама татарларын бергә туплау, милли үзаңны саклап калу һәм үстерү өчен, мөстәкыйль татар газетасы оештыру кирәклеге турында күп тәкъдимнәр булды.

Халыкның теләген исәпкә алып һәм ул чагында барлыкка килгән көчле милли хәрәкәт басымы белән, 1990 елда әле хакимлек иткән коммунистлар партиясенең шәһәр комитеты, шәһәр һәм район Советларының башкарма комитетлары мөрәҗәгате Татарстан өлкә КПСС комитеты тарафыннан хупланып, мөстәкыйль татар газетасы чыгару эшенә керешергә рөхсәт алына, оештыру мәсьәләләре хәл ителде.

Яңа газетага исем сайлау өчен «Ленин нурлары»н укучылар арасында шундый конкурс оештырыла, 60тан артык исем тәкъдим ителә. Ахыр чиктә, газетага исем сайлау татар иҗтимагый үзәге җыелышында хәл ителеп, Азат Зыятдинов тәкъдим иткән «Туган як» дигән исемгә тукталынды (гәрчә, бик күпләр өчен Түбән Кама үз туган ягы булмаса да). Газетаның беренче мөхәррире – Федор Михайлович Ермаков. Ул киткәч, 1992 елның сентябреннән 2016 елның сентябренә кадәр Виктор Шадрин баш мөхәррир урынын били. 2016 елның октябреннән баш мөхәррир – Фәрит Имамов.

«Туган як»ның 10 меңнән артык тираж белән чыккан еллары булды. 2023 елның икенче яртысында газетаны 2000 нән артык укучы алдырды.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]