Туембаш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туембаш latin yazuında])
Туембаш
Карта
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Кукмара районы
Координатлар 56°16'тн, 50°52'кнч
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 422114
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Туембаш

ТуембашТатарстан Республикасының Кукмара районындагы авыл.

Почта индексы — 422114.

Географиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Киров өлкәсе белән чик буенда, Кукмарадан 12 километр төньяктарак урнашкан.

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11 °C -5.7 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.9 °C 19.9 °C 17 °C 11.4 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.6 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.6 °C.[2]

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Инкыйлабка кадәрге чыганакларда Ураскино буларак та телгә алына. XVIIIXIX гасыр башында авыл халкы дәүләт керәстияннәре категориясенә кергән, игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгән. 1859 елда мәчет искә алына. 20 йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 1604 дисәтинә тәшкил итә. 1920 елга кадәр Вәтке губернасының Малмыж өязе Күкшел вулысына керә. 1920 елдан ТАССРның Арча, 1928 елдан - Мамдыш кантунында. 1930 елның 10 августыннан - Кукмара, 1963 нең 1 февраленнән - Саба, 1965 нең 12 гыйнварыннан яңадан Кукмара районында.

Инфратөзелмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сарыкчылык үсеш алган. Тулы булмаган урта мәктәп, мәдәният йорты, китапханә. Мәчет.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.