Кәбир Туйкин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәбир Туйкин latin yazuında])
(Туйкин Кәбир битеннән юнәлтелде)
Кәбир Туйкин
Туган телдә исем Кәбир Кәрим улы Туйкин
Туган 13 март 1878(1878-03-13)
Татарстанның Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы
Үлгән 15 февраль 1938(1938-02-15) (59 яшь)
Казан
Милләт татар[1]
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре мөгаллим

 Кәбир Туйкин Викиҗыентыкта

Кәбир Туйкин (Туйкә) – татар мөгаллиме, язучы.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөхәммәт-Кәбир Әхмәткәрим улы Туйкин 1878 елның 13 мартында элеккеге Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Зәй-Каратай авылында дин эшлеклесе гаиләсендә туган. Ул – шагыйрь, драматург һәм фольклорчы Фазыл Туйкинның бертуган агасы.

Яшьли ятим калып, башлангыч белемне туган авылында ала. Соңрак шул елларда алдынгы саналган Тайсуган авылы мәктәбендә ала, соңрак Казанга килеп «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәне тәмамлагач, 1898 елны Кәбир Туйкинны армия хезмәтенә алалар. Хезмәт итеп кайтуга, ул үз авылында укытучы булып эшли башлый. Укыту дәверендә ул авыл халкына яңача укыту кирәклеген аңлата. Авыл халкы аның фикерен хуплап кабул итә һәм мәктәп салу өчен иганә җыела. Ул дүрт сыйныфлы җәдидчә башлангыч мәктәп булып, башлангыч белеме булган укучылар өчен мәктәпнең бер бүлмәсендә рөшди класслар оештырыла. Көндез бу класста гарәп теле буенча Һади мулла дәресләр бирә. Кичке якта исә Кәбир белән Фазыл Туйкиннар математика, география, табигать, тарих, әдәбият кебек фәннәрне укыталар. Билгеле инде, муллаларга, мәзиннәргә бу эш бер дә ошамый. Кадимче элементлар Кәбир Туйкинның эшчәнлегендә үзләренә куркыныч күрәләр, 1909 елның язында өстеннән язып, төрмәгә яптыруга ирешәләр. Кәбир Туйкин 10 ай чамасы төрмәдә утырып чыга. Төрмәдән чыккач та аны тынычлыкта калдырмыйлар, физик юк итү белән яныйлар.

1909 елда Кәбир әнисен, энесе Фазылны һәм гаиләсен алып, башта Богырысланга, аннан Ырынбурга күчеп килә. Анда ул «Шура» журналы редакциясенә эшкә урнаша. Язган әсәрләреннән Казанда 1912 елда басылган «Яман юлдаш» хикәясе мәгълүм. Ләкин реакцион көчләр Кәбирне эзәрлекләүне дәвам итәләр. 1914 елны Кәбир Туйкинны герман сугышына алалар. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң ул яңадан укыту эшенә керешә.

Колхозлашу чоры башлангач, Кәбир Туйкин, туган авылына кайтып, колхоз оештыруда актив катнаша. Аның иҗтимагый эшчәнлеге укыту белән генә чикләнми, ул татар мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча мәкаләләр, татар мәктәпләре өчен дәреслекләр язып бастыра, хикәя һәм шигырьләре дөнья күрә. Бөгелмә 2нче баскыч мәктәбендә педагогика һәм методика фәннәрен укыта.

Кәбир Туйкинның гомере шәхес культы елларында өзелә. Аны 1937 елда энесе Фазыл һәм башка 22 татар зыялысы белән бергә Һади Атласи «эше» буенча кулга алып, хөкем итеп, 1938 елның 15 февралендә Казанда атып үтерәләр. Аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге өйрәнелмәгән диярлек. Ырынбурда Фазыл Туйкин белән берлектә язылган «Төрек тарихы» дәреслеге генә билгеле.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елда Казанның Татар китабы йортында атаклы мәгърифәтчеләр Кәбир һәм Фазыл Туйкиннар турында музей күргәзмәсе ачыла һәм атналык ачык чаралар циклы оештырыла[2].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бертуган Туйкиннар: тарихи-документаль җыентык. / Төз.-авт. Эльмера Ханнанова-Галимҗанова - Казан: Рухият, Җыен, 2007. - 592 б. - ("Шәхесләребез" сериясе)