Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай аһәңнәре (вокаль-симфоник поэма) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Тукай аһәңнәре
Сурәт
Башкаручы Идрис Газиев һәм Эмиль Җәләлетдинов
Әсәр яки аның атамасы теле татар теле
Чыгару датасы 1976
Көйязар Алмаз Монасыйпов
Текст авторы Габдулла Тукай
Инструментламә дәф, электр гитарасы, тавыш[d], рояль[d], бәрмә уен кораллары[d] һәм кыллы оркестр[d]
Әсәрнең кисәкләр саны 7 җыр

Тукай аһәңнәре (рус. В ритмах Тукая) – мәшһүр татар композиторы Алмаз Монасыйпов тарафыннан Габдулла Тукай шигырьләренә язылган вокаль-симфоник поэма. Композиторның иң танылган әсәрләренең берсе булып тора[1]. Ике редакциясе мәгълүм.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Поэма 1975 елда композитор тарафыннан бөек татар шагыйренең 90-еллыгына багышлап традицион булмаган камера оркестры өчен языла[2]. 1976 елда Татарстан китап нәшриятында фортепиано һәм баритон тавышы өчен транскрипциясе дөнья күрә.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Композиторның джаз белән кызыксынуы өлешчә Олег Лундстрем оркестры белән хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Вокаль-симфоник поэма, бер яктан, татар мөнәҗәтләре-бәетләре, инкыйлыбка кадәрге чорга хас көйләп-сөйләү алымы һ.б. татар һәм зуррак алганда - гомум Шәрыкъ музыкасы үзенчәлекләренә таянып языла[3][4]. Әсәрдә Тәфтиләү, Пар ат татар халык көйләре кулланыла[5]. Поэмада киң кулланылган 5/8 һәм 7/8 үлчәмнәре, ягъни ритмик үзенчәлекләр татар халкының мөнәҗәт, бәет кебек көйләп уку жанрларыннан гыйбарәт[6].

Икенче яктан, Аурупаның заманча агымнары джаз, Георг Фридрих Гендель музыкасын хәтерләткән[7] нео-классицизм, эстрада музыкасы үзенчәлекләре дә чагыла[4].

Төзелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Sound.png Тышкы аудиофайллар
Sound.png Идрис Газиев, ТРДСО, дир. А.Монасыпов
Sound.png Эмиль Җәләлетдинов, КО, дир. А.Монасыйпов

Әсәр 7 кисәктән тора:

кисәкләрнең исеме кулланылган Г.Тукай шигырьләре
1 Туган җиремә Туган җиремә
2 Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен Серләүхәсез (исемсез)
3 Туган авыл Туган авыл
4 Тәүбә вә истигъфар Тәүбә вә истигъфар (Пушкиннән үзгәртелде)
5 Өзелгән өмид Өзелгән өмид
6 Белмәдем Мөридләр каберстаныннан бер аваз
7 Бу ямьсез болыт баштан китәр Татар яшьләре

Редакцияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрнең ике редакциясе мәгълүм. Беренче редакциясе баритон тавышы өчен билгеләнә. Икенче редакциясе - тенор Идрис Газиев өчен языла[8]. Икенче редакция түбәндәге инструменталь төркемне таләп итә[9]:

  • тенор микрофон белән
  • 2 электрогитара
  • орган яки электроорган
  • рояль микрофон белән
  • бәрмә уен кораллары микрофон белән
  • дойра (дәф)
  • кыллы музыка кораллары (I, II скрипкалар, альтлар, виолончельләр һәм контрабаслар партияләре)

Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кереш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрнең эпиграфы буларак сүзсез Г.Тукайның "Пар ат" шигыренә иҗат ителгән халык көе кулланыла. Керешнең музыкасы үсә торган ритмик остинатога кушылып яңгыраган "Пар ат" көеннән гыйбарәт. "Пар ат" көе музыкаль әсәрнең бүтән кисәкләрендә дә кулланыла. "Пар ат" шигырендә шагыйрьнең язмышы буенча насыйп булган Казан шәһәренә килүе чагылыш таба. Бу җәһәттән, "Пар ат" темасы әсәрдә язмыш темасы буларак күзалланырга мөмкин[10]. "Пар ат" әсәрдә сүзсез кулланылган сигезенче Г.Тукай әсәре булуы да фараз[11].

« Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.
»

Туган җиремә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Киң булмаган диапазонда, әмма мелизмнарга бай вокаль партия татар халкының китап көйләренә охшаган[12]. Вокаль партия оркестрдагы пентаккордлар белән үрелеп килә. Шагыйрь әсәрендәге 9 бәетнең 6 сы гына кулланула һәм әсәрнең 3 куплетын тәшкил итә.

Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрнең икенче кисәгендә Г.Тукайның Серләүхәсез, ягъни исемсез шигыре тулысынча кулланыла. Бу җырда кулланылган алымнарның күбесе, шул исәптән алтын секвенция гармоник эзлеклелеге, 1970-еллар совет эстрада музыкасында таралган алымнарга якын[13]. Куплет араларында орган гына яңгыраган эпизодлар шәрыкъ музыкасын хәтерләтә[14].

Туган авыл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче кисәктә коммунистик дөньяга караш таләпләренә буйсынырга мәҗбүр булып, автор тарафыннан Габдулла Тукай исемдәш шигырендәге дүрт строфаның өчесе генә кулланыла. Коръәнне, Мөхәммәт пәйгамбәрне сүзгә алган икенче строфа төшерелеп калдырыла. Төп мөнәҗәтне хәтерләткән көй орган аккордлары белән үрелеп бара[15].

Тәүбә вә истигъфар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кисәк Габдулла Тукайның Александр Пушкин язган "Унынчы васыять" шигыренә җавап булып торган исемдәш шигыре тулысынча кулланыла. Кисәктә кулланылган кече секундалар һәм ритмик үзенчәлекләр классик шәрыкъ музыкасына бик тә якын[16].

Өзелгән өмид[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Белмәдем[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу ямьсез кара болыт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкарулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәр премьерасында (беренче редакциясендә) Эмиль Җәләлетдинов (баритон) тарафынан Алмаз Монасыйпов җитәкчелегендәге оркестрга кушылып башкарылды[17]. Икенче редакция 1993 елда Идрис Газиев (тенор) тавышына исәпләп ясала. Бүгенге көнгә Тукай аһәңнәре Казан, Уфа, Мәскәү, Петербург, Екатеринбург һ.б. шәһәрләр концерт залларында башкарылды[18]. Әсәр Эмиль Җәләлетдинов башкаруында Татар музыкасы фонохрестоматиясенең тугызынчы дискына да яздырыла[19].

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрнең өченче кисәге "Туган авыл" Алмаз Монасыйповның "Өч флейта һәм арфа өчен камера концерты"нда (рус. Камерный концерт для трех флейт и арфы, 1979) кулланыла[20].

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ноталар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Самигуллина Эльвира, Нигматуллин Айрат. «Маршем Сайдашева впервые со времен ханов татарская музыка заставила шагать армию». июнь 12, 2020 тикшерелде.
  2. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 315. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  3. Раил Сәйфуллин (2004). Габдулла Тукай сүзләренә иҗат ителгән вокаль музыка. Музыка дәресләре: 5—7 нче сыйныфлар: Укытучылар өчен методик кулланма.. Мәгариф. 2020-06-29 тикшерелде.
  4. 4,0 4,1 Моң патшасы Алмаз Монасыйповның тууына 90 ел (август 31). 2020-06-29 тикшерелде.
  5. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 316, 323. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  6. Наилә Шәрифуллина Моң тамырсыз булмый // Казан утлары. — Казан: КПССның Татарстан өлкә комитетының газета һәм журналлар нәшрияты, 1985 №7. — бит 185-187.
  7. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 325. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  8. Газиев И.М.. Граммофон язмаларында Тукай әсәрләре (tt). Фәнни Татарстан, 2017 №2 pp. 37-43. 2020-06-29 тикшерелде.
  9. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 316. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  10. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 317. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  11. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 316. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  12. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 318. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  13. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 319. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  14. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 320. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  15. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 318. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  16. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 319. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8
  17. Җәләлетдинов Эмиль Усман улы. 2020-06-29 тикшерелде.
  18. Идрис Газиев: Тукай яшәргә өмет бирә. 2020-06-29 тикшерелде.
  19. Дулат-Алеев В.Р. Кереш мәкалә (Җ.Дәрзаман тәрҗ.) // В. Дулат-Алеев, З. Саләхова Татар музыкасы фонохрестоматиясе: музыка уку йортлары өчен. — 2005.
  20. Дулат-Алеев В.Р. Татарская музыкальная литература. — Казань: Казанская государственная консерватория, 2007. — бит 321. — 492 б. — ISBN 5-85401-082-8