Тукай районы байрагы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай районы байрагы latin yazuında])
(Тукай районы флагы битеннән юнәлтелде)
Тукай районы байрагы
Татарстан Республикасы
Россия Федерациясе

Раслау вакыты

11 ноябрь 2005

Дәүләт геральдик регистрында номер

2040

Байрак авторлары

Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко

Байрак идеясе

Фәйрүзә Сәләхова

Нисбәте

2:3

Тукай районы байрагы (рус. Флаг Тукаевского района) Татарстанның Тукай районы халык депутатлары шурасының 2005 елның 11 ноябре 2/6 нчы санлы карары нигезендә кабул ителә[1].
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) 2040 нчы номер белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика регистрына (исемлегенә) 37 нче номер белән кертелгән.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Тукай районы байрагы район гербында чагылыш тапкан ике өлештән тора. Югары өлештә 2:3 нисбәтендә кызыл төстәге җирлектә алгы уң аягына алтын очлыгына җилфердәүче ак төстәге тасмалар беркетелгән алтын таяк тотып баручы арыслан сурәтләнгән, аскы өлештә 2:15 нисбәте киңлегендә зәңгәр тасма сузылган»

Символлар нигезләмәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байрак беренче мәртәбә уйлап чыгарыла, ул район гербына нигезләнгән, анда Татарстанның әһәмиятле сәнәгать өлкәләре чагылыш тапкан. Тукай районы — су юлы һәм башка магистральләр кисешкән урында урнашкан зур авыл хуҗалыгы районы.
Байракта төп фигура – алтын төстәге Арыслан (Габдулла Тукайның: «Без тынычта аттан артык эшлибез, без сугышта арысланнан көчлебез», дигән шигъри юлларындагы арыслан образы нигез итеп алынган). Җәнлекләр патшасы булган арыслан көч-куәтне, ышанычны,батырлыкны гәүдәләндерә.
Таяк очына беркетелгән җилфердәүче көмеш төстәге җиде тасма районның күпмилләтле халкы дуслыгын күрсәтә.
Байрактагы аксыл зәңгәр төстәге аскы өлеш Тукай районының Чулман елгасында урнашуын белдерә.

Алтын төс — байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыллылык билгесе.

Көмеш төс — пакьлек, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу билгесе.

Кызылсу алтын төс — батырлык, көч, хезмәт, матурлык билгесе.

Аксыл зәңгәр төс — намуслылык, эчкерсезлек, югары максатлар билгесе.

Авторлар төркеме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Константин Мочёнов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Роберт Маланичев (Мәскәү), Фәйрүзә Сәләхова (Тукай районы).

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарстан Республикасының геральдик мирасы. Геральдическое наследие Республики Татарстан. М.: Регионсервис, 2012. ISBN 978-5-9902751-2-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Тукай районы символикасы. Байрак, archived from the original on 2019-02-09, retrieved 2018-09-14