Тукай районы “Татарстан” посёлогы җирлегендә юкка чыккан авыллар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай районы “Татарстан” посёлогы җирлегендә юкка чыккан авыллар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Тукай районы “Татарстан” посёлогы җирлегендә юкка чыккан авыллар. Александровка авылы. Александровка авылы хәзерге “Камский бекон” ҖЧҖ артында урнашкан була. Хәзер ул җирләрдә бәрәңге басулары инде. Илленче елларда бу авыл кечкенә була инде, анда бары 6 йорт кала, 25ләп кеше яши. Александровка бер генә урамнан тора, аның хәтта исеме дә булмый. Авыл яныннан ике елга ага: Зур елга һәм Кечкенә елга. Авылда күренекле кешеләр булмый. Авыл кешеләре совхозда, буш вакытларында үзләренең ишек алларында эшләгәннәр. Балалары Кнәз урта мәктәбенә укырга йөргәннәр. Авыл иске, переспективасыз була, шуңа күрә кешеләр күчеп китә башлый. Королёвлар, Андреевлар, Нефёдовалар фамилисе аннан киткән. Александровка 56-57 нче елларда юкка чыга.

Ленино бистәсе. Ленино бистәсе 1928 елда барлыкка килә. Бистә акрынлап үсә, башта бер йорт төзиләр, аннан икенчесен. Барлыгы 15 йорт төзиләр. Тормыш авыр була, үз көчләре белән уңыш чәчәләр һәм җыялар. Соңыннан үз көчләре белән колхоз оештыралар. Авылның беренче яшәүчесе Егоров Павел була. Хәзерге вакытта төп халыктан оныклар гына кала. Бистәнең таркалуы 60 нчы елларда башланган. Бистәнең соңгы кешесе Макеева Анна була. Ул анда 1964 елдан 1967 нче елга кадәр берүзе яши. Хәзер бистә урынында икмәк басулары.