Тукай (Комсомол районы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукай (Комсомол районы) latin yazuında])
Тукай
Карта
Ил Россия
Җөмһүрият Чуашия
Район Комсомол районы
Координатлар 55°14'тн, 47°27'кнч
Нигезләнгән XVII гасыр
Беренче телгә алу 1710
Халык саны 1 718 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 429146
Рәсми сайт tokaevo-tat.ucoz.ru/

ТукайЧуашстанның Комсомол районындагы татар авылы. Урмай авыл советына карый.

Тарихи-географик сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл Гөбенә елгасының кушылдыклары булган Кондырлы һәм Чаканлы елгалары арасында утырган. Борынгы вакытта, бабайлар монда килеп нигез салганда, бу урыннарда урманнар булган һәм урман эченнән аккан елгалары да мул сулы булган, ә анда кондызлар яшәгән. Төрле сәбәпләр белән “кондыз” сүзе “Кондырлы”га әйләнеп киткән. Икенче бер елга буенда сазлыкларда кара чәкәнле камышлар үсеп утырган. Җирле сөйләмнәргә яраклашып “чәкән” сүзе “чакан”га әйләнеп, елга Чаканлы исемен алган.

Авылның исеме татарча Тукай булса да, русчалаштырып аны Токаево дип, ә чуашлар Тукай-Мишәр дип йөртәләр. Авыл Чувашстандагы татар авыллары арасында үзенең зурлыгы һәм халык саны буенча өченче урында тора. Авыл район үзәге булган Комсомол авылыннан 8 км ераклыкта, Урмай авыл җирлеге хакимиятеннән 3 км ераклыкта, мәркәз Чабаксар шәһәреннән 123 км, ә Чуашстанның үзәге булган Канаш станциясеннән 32 км ераклыкта. Авыл район үзәге белән асфальт белән тоташкан, ә урамнарга таш җәелгән. Район үзәгенә даими рәвештә “Газель» машиналары йөреп тора, һәр көн иртән Казан шәһәренә автобус китә һәм кичкә әйләнеп кайта.

Авылда татарлар гына яши. Авыл халкы дини һәм милли йолаларны җиренә җиткереп тотып бара. Авылда мәчет зур урын тота. Мәчетнең тарихы 1780 еллар белән бәйле. 1991 елдан (яңа мәчет сафка баскач) мәчет манарасыннан биш вакыт намазга чакырган азан авазы тынып тормый. Биш вакыт намазга 50-ләп кеше йөри, җомга намазларына туксаннан артык кеше йөри. Мәчет каршында якшәмбе мәктәбе (мәдрәсә) эшләп килә. Анда малайлар да, кызлар да, хәтта урта яшьтәгеләр дә белем ала.

Демографик вәзгыять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2008 елның 1 гыйнварына авылдагы 492 хуҗалыкта 1715 кеше яши, шуларның 831е ир-ат һәм 884е хатын-кызлар. Ике дистә еллап алып барылган күзәтүләр күрсәткәнчә авылда ел саен уртача табигый үсеш 14-15 кеше. 2011 елда 33 бала дөньяга килгән, 11 кеше вафат булган.

Социаль һәм икътисади өлкә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда урта мәктәп эшләп килә, анда (Тукай авылыннан гына) 300 бала белем ала. Авылда фельдшер-акушер пункты, 6 магазин, 2 ит эшкәртү цехы, такта яру цехы, минипекарня, керамзит блок сугу цехы эшли.

Авылда ир-ат җәйлеген өлкәләргә чыгып плотник эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бер ишеләре терлек-туар алып-сату белән кәсепләнә. Хатын-кызлар бала карау, йорт эше белән мәшгуль, ә яшьрәкләр күрше авыллардагы фермер хуҗалыкларында эшли, сатып-алу белән шөгыльләнә. Авыл халкы нинди генә авыр елларда да авылдан китмәде һәм хәзер дә шулай.

Күренекле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]