Тукран (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тукран (уен) latin yazuında])
Тукран
Уенчылар саны
6 дан күбрәк
Уйнау урыны
ишегалды
Физик активлык
уртача

Тукран — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер бала әни, бер бала кыз, берсе — Тукран, ә калганнары ипиләр булып уйныйлар. Әни ипи пешерә, үзе эшкә китә. Киткәндә кызына:

Ипиләрне беркемгә дә бирмә! — дип, үгет-нәсихәт биреп китә. Ул чыгып китүгә, Тукран килә:

— Тук-тук!

— Кем бар?

— Мин Тукран, миңа ипи кирәк.

— Бирмим.

— Алайса пич башыннан керәм.

— Керә алмыйсың, корымга батасың.

— Тәрәзәңнән керәм.

— Пыялага киселерсең.

Тукран тагы башка җирләрдән дә керәм дип тә куркыта, ә кыз аңарга һәрвакыт каршы төшә. Шуннан Тукран алдарга керешә. Ул: «Әниең суга баткан басма аркылы эштән кайтканда», — ди. (Башка төрле нәрсә дә әйтергә мөмкин.) Кыз алданып әнисен коткарырга чыгып чаба. Ә Тукран шул арада бер ипине урлап китә дә үз өенә кайтарып куя. Әнисе эштән кайта да:

— Бар әле, кызым, чәй эчәргә ипи алып чык әле! — ди.

— Әни, мин куркам!

— Бар, нәрсәдән куркырга.

— Анда тычканнар, күселәр бар.

Шуннан әнисе үзе кереп китә һәм ипиләрне саный. Бер ипи юк икәнен белә:

— Кызым, ипи кая?

— Белмим.

Әнисе кызны орыша һәм тагын эшкә китә. Тукран тагын килә. Уен шулай Тукран ипиләрне алып бетергәнче дәвам итә. Аннан соң бөтен урланган «ипиләр» өйгә чаба. Шул вакыт Тукран берсен тотарга тиеш. Тотылган бала Тукран була. Әгәр тота алмаса, үзе Тукран булып, уен яңадан башлана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.