Туктай

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туктай latin yazuında])
Туктай
Алтын Урданың дүртенче ханы
Вазыйфада
1291 – 1312
Аңа кадәр Түлә-Буга
Дәвамчысы Үзбәк хан
Җучи Олысының тугызынчы хакиме
Туган 1270(1270)
Үлгән 1312(1312)
Җефет Мария Палеолог (дочь Андроника II)[d]
Әни Олджай-хатун[d][1]
Әти Мәнгүтимер

Туктай (tat. lat. Tuqtay(үле сылтама), توقتای) - Алтын Урда ханы (1291-1312). Мәнгүтимернең улы, Түлә-Буга дәвамчысы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алтын Урда 1300 елда

Хакимияткә килү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түлә-Буга үлгәннән соң бәкләрибәк Нугай ярдәме белән Алтын Урда тәхетенә утыра. Шуның ярдәме өчен Нугайга идарә итү астында Кырым бирелә.

Яулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1292 елда рус кенәзлекләре үзара чуалышына катнаша. 1293 елда Туктай белән бәкләрибәк Нугай көньяк-көнчыгыш Русенә яу белән баралар, хан бертуганы Тудан Мөрәм, Владимир, Переяславль шәһәрләрендә (бөтенесе 14 кала) күтәрелешне бастыра.

Туктай белән мәмлүкләр Мисыры дипломатик мөнәсәбәтләрен торгыза.

Эчке сәясәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туктай үзәкләштерү сәясәтен үткәргән, шәһәрләрне яклаган.

Тукай идарә итү чорында акча берләшүе үзгәреше үткәрелә һәм идарә системасы тәртипкә китерелә.

Нугай өстендә җиңү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1299 елда Туктай хан Нугайга каршы ачык көрәштә кергән. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә.

Берничә бәрелешләр нәтиҗәсендә Туктай җиңә. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә башлык булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була: хан гаскәрендәге рус сугышчысы аны кылыч белән чабып үтерә дә башын Туктайга алып кайтып бирә, әмма хан, мондый вәхшилекне күреп, әлеге яугирнең үзен дә үтерә [2].

Туктай үлгәннән соң мәшһүр Үзбәк хан (1312—1342) Алтын Урда тәхетенә утыра.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Түлә-Буга
Алтын Урда ханы

12911312
Аннары:
Үзбәк хан

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Pas L. v. Genealogics — 2003.
  2. Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.