Тук-Чуран кантуны
Кече Башкортстан 1919 | |
| Республика | Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
|---|---|
| Дәүләт | РСФСР |
| Нигезләнгән | 1917 ел 1924 елда юкка чыккан |
| Башкала | Плешаново |
| Халык саны | ? |
| Мәйдан | ? |
Тук-Чуран кантуны (баш. Туҡ-Соран кантуны, рус. Ток-Чуранский кантон) — Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы составына кергән кантуны.
Үзәге — Плешаново авылы.
География
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кантун Ток, Олы Уран һәм Кече Уран елгалары арасында, хәзерге Александровский, Переволоцкий, Новосергиевка, Кызыл Гвардия һәм Шарлык районнары өлешләрендә урнашкан.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кантун 1917 елның 16 ноябрендә Ырынбур губернасы Ырынбур өязенең Кыпчак һәм Яңа Башкорт волостьлардан, Самар губернасы Бозаулык өязенең Ток һәм Йомран-Табын волостьлардан оеша.
1922 елның 5 ноябрьдә Башкортстан Үзәк Башкарма Комитеты карары буенча кантун Эстәрлетамак кантуны административ карамагына, 1924 елда Бәләбәй кантуны административ карамагына тапшырыла.
1924 елның 5 октябрьдә БҮБК карары нигезендә кантун, аның Башкортстанның төп өлешеннән ерак булуы сәбәпле, Казакъстан АССРы составына кертелә, 1934 елдан - Ырынбур өлкәсендә.