Тулы булмаган эшлелек
| Тулы булмаган эшлелек | |
|---|---|
| Кыскача исем | TP[1] |
| ...караганда ким | тулы эшлелек[d] |
Тулы булмаган эшлелек — хезмәткәрнең эш вакыты эш бирүче тарафыннан билгеләнгәннән кыскарак булган мәшгульлек формасы, кеше рәсми рәвештә эшле булып саналып та, мәҗбури ялда булу аркасында, хезмәт хакы алмый, яки тулы эш көне эшләмәгәнгә курә, тиешле хезмәт хакының бер өлешен генә ала торган ситуация. Гадәттә, өлешчә эшчеләр дип атнага 6-15 сәгатьтән кимрәк, гадәттә 4 сәгать эшләүчеләр билгеләнә. Халыкара хезмәт оешмасының соңгы 20 елдагы мәгълүматларына караганда, Күпчелек үсеш алган илләрдә, Америка Кушма Штатларыннан кала, өлешчә эш белән шөгыльләнүчеләр саны дүрттән бер өлештән яртыга кадәр арткан[2] . Бу эш формасының таралуының күп сәбәпләре бар, мәсәлән, эшченең шәхси ышанулары, эш бирүче тарафыннан эш вакытының кыскаруы яки тулы вакытлы эш таба алмау. Өлешчә эш көне турындагы конвенция нигезендә, өлешчә эш белән шөгыльләнүчеләр тулы вакытлы эшчеләр белән бер үк хезмәт хокукларына ия.
Россиядә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тулы булмаган эшлелекнең Россиядә иң киң таралган төрләре түбәндәгеләр:
— хезмәткәрләрне түләнми торган ялга җибәрү;
— кыска эш көне яки кыска эш атнасы кертү.
Мондый хәлдә калган кешеләр эш белән тәэмин итү хезмәтләрендә исәптә тормыйлар һәм эшсезлек буенча ярдәм алмыйлар. Икътисад фәнендәге критерийлар буенча караганда, аларны эшсезләр дип атап булмый. Әмма хезмәт активлыгы һәм хезмәт хаклары буенча алар теркәлгән эшсезләргә караганда авыррак хәлдә калалар.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасының эш сәгатьләре статистикасы сайтында 2009 елның 3 гыйнвар көнендә архивланган .
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://dicosigles.fr/
- ↑ Part-Time Work Information Sheet 2009 елның 26 март көнендә архивланган, Международная Организация Труда, архив күчермәсе. әлеге чыганактан 2009-11-01 архивланган. 2026-02-14 тикшерелгән.