Тупас җәрәхәт
Тупас җәрәхәт | |
Моның каршысы | үтәли җәрәхәт |
---|
Тупас җәрәхәтләрнең иң таралган сәбәпләре — резиналы туп, сыгылмалы йөк каешлары һәм шампан бөкесе белән бәрүләр. Авыр тупас җәрәхәт күз алмасының алгы-арткы кысылуы белән бер үк вакытта экваториаль өлкәсендәге киңәюенә китерә, бу үз чиратында кыска вакытлы, ләкин шактый чагылган КЭБ артуына белән бәйле. Беренчел бәрелү иридо-ясмык диафрагмасы һәм пыяласыман җисемгә туры килә, шулай ук күзнең каршы котыбында да зарарлану була ала. Зарарланулар күләме җәрәхәт авырлыгына бәйле һәм билгесез сәбәпләр өчен күзнең алгы яки арткы бүлеген җәлеп итә. Ачык зарарланулардан кала тупас җәрәхәтләрнең кичектерелгән нәтиҗәләре була ала, шуңа алга таба күзәтү дә кирәк.
Мөгезкатлау
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Мөгезкатлау эрозиясе флюоресцеин белән буялган эпителий зарарлануы белән сыйфатлана (рәс. 23.10а). Эрозия бәбәк өлкәсендә урнашса, күрү шактый кими ала. Мондый халәт кискен авырту белән бара, дәвалау өчен циклоплегиклар (уңайлык өчен) һәм антибактериаль майлар кулланалар. Моңарчы дәвалау буларак күзгә бәйләвеч куялар иде, ләкин билгеле булды, ачык юл белән мөгезкатлау тизрәк төзәлә һәм авыртуы кимрәк.
2. Мөгезкатлауның кискен шешүе мөгезкатлау эндотелиеның урынлы яки таралган дисфункциясе нәтиҗәсендә үсеш алырга мөмкин. Күбесенчә бу десцемет мембранасы җыерчыклары ясалу һәм мөгезкатлау стромасы калынаю белән бәйле (рәс. 23.10б); мондый халәтләр үзлегеннән бетә.
3. Десцемет мембранасы ертылулары асма урнаша һәм гадәттә туу җәрәхәте белән бәйле (рәс. 23.10в).
Гифема
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гифема (алгы камерага кан саву) таралган өзлегү санала. Кан агу чыганагы төсле катлау яки керфексыман җисем тамырлары санала (рәс. 23.11а).
1. Билгеләре. Эритроцитларның хас булган утырмасы белән сыекча биеклеге ясалуын үлчәргә һәм язып куярга кирәк. (рәс. 23.11б).
2. Күзәтү — күпчелек очракта эшләнгән бердәнбер нәрсә, чөнки күләме буенча аз чагылган гифемалар гадәттә имин һәм вакытлыча. Икенчел кан агу куркыныч була, чөнки ул беренчел гифемадан киңрәк (рәс. 23.11в) һәм төрле вакытта барлыкка килә ала,хәтта җәрәхәттән бер атна үтсә дә (күбесенчә кан агу беренче тәүлек дәвамында барлыкка килә).
3. Клиник яктан мөһим гифемаларны дәвалау: эчкә транексан әчелеге 25 мг/кг 3 тапкыр көнгә, кабат кан агуны туктату өчен антифибринолитик препаратларны кулланалар. Төрле карашлар бар, ләкин кабат кан агуны булдырмау һәм бу халәт белән барган увеитны дәвалау өчен атропин кулланып мидриазны саклау максатчан санала. КЭБ тикшерү өчен берничә көн дәвамында стационар күзәтү кирәк. КЭБ күтәрелү очрагында мөгезкатлауга кан сеңүен булдырмау өчен (рәс. 23.11г) аны киметергә кичектергесез чаралар башкарырга кирәк (13 бүлекне кара).
Алгы увеаль тракт
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәбәк. Авыр контузия миоз һәм ясмыкның алгы капсуласында тут утырмасы (Воссиус боҗрасы) сәбәбе була ала, ул миоздагы бәбәккә туры килә (рәс. 23.12а).
Башка очракларда бәбәк сфинктерының зарарлануы җәрәхәтле мидриаз сәбәбе була ала, гадәттә, даими — бәбәк яктылыкка сүлпән яки гомумән җавап бирми, аккомодация кимегән яки юк. Сфинктерның радиаль ертылулары хас (рәс. 23.12б).
1. Иридодиализ — төсле катлау тамырының керфексыман җисемнән өзелүе. Бу очракларда бәбәк Д-сыман формага керә, ә диализ лимб янындагы ике яклы кабарынкы караңгы өлкәдән гыйбарәт була (рәс. 23.12в). Иридодиализ өске кабак астында урнаша ала һәм бу очракта симптомсыз бара ала. Иридодиализ күз ярыгы тирәсендә урнашса монокуляр диплопия һәм чагылдыручы яктылык йогынтысы барлыкка килә ала, бу очракта кимчелекне хирургик төзәтү кирәк. Җәрәхәтле аниридия (иридодиализ 360°) сирәк очрый.
2. Керфексыман җисем авыр тупас җәрәхәттә сулы сыекчаны вакытлыча эшләп чыгаруын туктата ала (керфексыман шок), бу күз гипотониясенә китерә. Керфексыман җисемнең тышкы өслегенә таралган ертылулар (почмак рецессиясе) икенчел глаукома үсеше куркынычлыгы белән бәйле (13 бүлекне кара).
Ясмык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Катаракта — тупас җәрәхәтнең иң таралган нәтиҗәсе.
Фаразланган ысулга ясмык җепселләренең җәрәхәтле зарарлануы һәм шулай ук бу капсуланың кечкенә ертылулары аша сулы сыекча үтеп керү белән бәйле гидратация белән киләчәктә ясмык томанлануы керә. Боҗра тирәли алгы капсула астында боҗра формасында аз чагылган томанлану.
Үзгәрешләр еш арткы капсула астында кабык катламында үсеш алып чәчәк формасында («розетка») (рәс. 23.13а) томанлану ясый, ул алга таба юкка чыга ала, үзгәрешсез кала яки көчәя ала. Ясмыкның чагылган томанлануында хирургик дәвалау кирәк.
2. Ясмыкның аскаймыгуы тотучы бәйләвечләр ертылу очрагында барлыкка килә ала. Сублюксацияләнгән ясмык, гадәттә, зарарланмаган өлкәгә күчә. Ясмык артка тайпылганда алгы камера ертылу урынында тирәнәя. Мидриазда сублюксацияләнгән ясмыкның кырые, ә күз хәрәкәтендә төсле катлау калтыравы күзәтелә ала (иридодонез). Ясмыкның күп өлешенең күчүе бәбәк өлкәсендә өлешчә афакиягә китерә (рәс. 23.13б), бу монокуляр диплопиягә китерә ала. Шулай ук ясмык астигматизмы үсеше мөмкин.
Әйләнә буенча керфексыман билбауның җепселләре ертылганда ясмык дислокациясе еш очрамый, бу очракта күчеш пыяласыман җисем ягына яки сирәгрәк алгы камерага була (рәс. 23.13в).
Күз алмасы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күз алмасы ертылуы (рәс. 23.14а) бик авыр тупас җәрәхәтләрдә була. Ертылу гадәттә алгы бүлектә шлемм каналы проекциясендә ясмык, төсле катлау, керфексыман җисем, пыяласыман җисем кебек күз эчендәге төзелешләр төшү белән урнаша (рәс. 23.14б). Кайвакыт ертылу арткы бүлектә (яшерен) алгы бүлекнең минималь күренгән зарарлануы белән була. Клиник яктан яшерен ертылуны алгы камера тирәнлеге ассиметриясендә һәм җәрәхәт алган күзнең гипотониясендә шикләнергә мөмкин. Акның ертылуларын юк итү мәсләкләре алга таба бирелгән.
Пыяласыман җисем
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Пыяласыман җисемнең арткы кубарылуы пыяласыман җисемгә кан саву белән бәйле була ала. Бу очракта алгы бүлектә йөзеп йөрүче «тәмәке тузаны» кебек тутлы күзәнәкләр күзәтеп була.
Челтәркатлау һәм хориоидея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Челтәркатлау селкенүе аның сенсорлы өлешенең контузиясе нәтиҗәсендә була, бу җәлеп ителгән өлкәнең болытсыман соры шешүе белән билгеләнә. Селкенүгә гадәттә күз төбенең чигә өлкәсе дучар була (рәс. 23.15а), кайвакыт — макула, бу очракта «чия төше» симптомын билгелиләр (рәс. 23.15б). Җиңел җәрәхәтләрдә фараз уңай, 6 атна дәвамында өзлегүсез үзлегеннән юк булу мөмкин. Макуланың чагылган зарарлануы интраретиналь кан саву белән бәйле була ала. Җәрәхәттән соң макуляр өлкә үзгәрүләренә көчәюче тутлы дегенерация һәм макуляр ертылу ясалу керә (рәс. 23.15в).
2. Хориоидея ертылуына хориоидея, Брух элпәсе, тутлы эпителий керә һәм ул турыдан-туры һәм турыдан-туры булмаган була ала. Турыдан-туры ертылулар алгы бүлектә йогынты ягында һәм тешле сырга параллель урнаша. Турыдан-туры булмаган ертылулар йогынты ягына каршы якта барлыкка килә. Яңа ертылулар субретиналь кан саву астында кала ала (рәс. 23.15г) аннары кан эчке чик мембранасы аша үтеп кереп алга таба гиалоидлы мембрана һәм пыяласыман җисемгә кан саву китерә ала. Күпмедер вакыттан соң (берничә атнадан алып берничә айга кадәр) ялан акның ярымай формасында КНД карата үзәктәш урнашкан ак асма буе күренә башлый (рәс. 23.15д). Макула җәлеп ителгәндә күрү буенча фараз яхшы түгел. Икенчел хориоидаль тамырлану — еш булмаган соңлаган өзлегүләр, ул кан савуга, җөйләнүгә һәм алга таба күрү начарлануга китерә ала.
3. Ертылу һәм челтәркатлау кубарылуы (19 бүлекне кара).
Күрү нервы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1. Оптик нейропатия тупас җәрәхәт яки үтәли җәрәхәтләнү өчен һәм башка күрү патологиясе белән аңлатып булмаган кинәт күрү югалтудан гыйбарәт. Күрү нервы зарарлануы турыдан-туры (кан саву яки кысылу), деформация нәтиҗәсе (каты тышча белән бәйле күрү каналында нерв торышы үзгәрү) яки бәрү дулкыны йогынтысы өчен була ала. Гадәттә башта КНД һәм күз төбе үзгәрми. Клиник яктан оптик нейропатия чагыштырмача афферентлы бәбәк бозылуы белән билгеләнә. Дәвалауның төрле мәсләкләре бар (вена эченә югары дозадагы стероидларны кертү, күрү каналы декомпрессиясе, күрү нервы тышчасын тишекләү), ләкин берсенең дә нәтиҗәлеге расланмаган һәм күпчелек авыруларның күрү нервы атрофиясе өчен күрү сәләтенең какшавы үсеш ала.
2. Күрү нервы өзелүе сирәк була һәм гадәттә күз алмасы һәм орбита дивары арасына чит җисем үтеп керү өчен була, бу күзнең күчүенә китерә. Фаразланган ысулларга кинәт артык борылу һәм күз алманың алга күчүе керә. Ертылу аерым яки күз алманың яки орбитаның башка җәрәхәтләре белән бергә була ала. Офтальмоскопиядә күрү нервы башының ретракциясе урынында шактый тирәнәю билгелиләр (рәс. 23.15е). Дәвалау юк; күрү буенча фараз КН өзелүе тулы яки өлешчә булуга бәйле.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.