Турминка урман дачасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Турминка урман дачасы latin yazuında])
Викибирелмәләрнең буш элементы

«Турминка урман дачасы»Татарстан Республикасының Кайбыч районы җирләрендә Турминский авылы янында урнашкан региональ карамактагы табигый һәйкәл. Гөбенә елгасының уңъяк ярындагы урман участогы (Кайбыч урманчылыгының Бәрлебаш участок урманчылыгы). Объект фәнни танып-белү һәм эстетик әһәмияткә ия.[1]

Тасвиры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу урман массивының мәйданы 56,5 га. Әлеге урманнар Кайбыч урман хуҗалыгының Бәрлебашы урман хуҗалыгы участогына[2] карый. XIX йөз ахырында утыртылган агачлар Татарстанның урман-дала зонасында беренче утыртылган нарат урманнарыннан санала.[1]

«Турминка урман дачасы» 1989 елдан саклана башлый[3][1].

Урман табигый килеш сакланган. Нигездә 120-150 еллык наратлар, икенче яруста каеннар һәм имәннәр үсә. Әлеге урман көньяк тайга[4] тибына карый. Үлән капламында урман һәм болын үсемлекләренең 40тан артык төре үсә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Онлайн - энциклопедия Tatarica.
  2. Постановление КМ РТ от 11 апреля 2001 г. № 192, Постановление КМ РТ от 6 августа 2004 г. № 360
  3. Путешествия по России, archived from the original on 2012-10-21, retrieved 2012-10-02 
  4. Памятники природы. Турминская дача(үле сылтама)