Туры булмаган офтальмоскопия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туры булмаган офтальмоскопия latin yazuında])

Туры булмаган офтальмоскопиядә күз төбен тикшерү өчен эшләнгән югары зурайтулы кабарынкы линзаларын кулланалар (рәс. 1.2); рәсем әйләнгән асма һәм тышка күрсәтә.

Башкару техникасы:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) нурның киңлеген аның тулы диаметрыннан 1/4 өлешенә кадәр кысалар;

б) яктыртуны биомикроскоп белән коаксиаль почмакта урнаштыралар;

в) тикшерүне кечкенә зурлыктан һәм түбән яктырту киеренкелегеннән башлыйлар;

г) нурны үзәккә урнаштыралар, ул турыдан авыруның бәбәге аша уза;

д) линзаны нур аның уртасы аша үтсен өчен керфекләргә тидереп турыдан-туры мөгезкатлау алдында тоталар;

е) күз төбен линзаны хәрәкәтсез калдырып идарә таянычын асма һәм ятма буенча күчереп карыйлар;

ж) җентекләп тикшерү өчен көчлерәк зурайту кулланалар;

з) периферияне тикшерү өчен авыруга тиешле якка карарга кушалар.

Мәсләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры булмаган офтальмоскопия күз төбенең стереоскопик күренешен бирә. Җиһаздан төшкән яктылык күзнең фокус ноктасында урнашкан җыю линзасы аша күз төбенә төшә. Күз төбе күренеше ятма һәм асма буенча әйләнгән (рәс. 1.8а). Күренешне офтальмоскопның махсус оптик системасы аша карыйлар. Җыю линзасының көче кимрәк булган саен, эш аралыгы һәм зурайту зуррак була, ә күренгән мәйдан кими һәм киресенчә.

Җыючы линзалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры булмаган офтальмоскопия өчен төрле көчтә һәм диаметрда линзалар кулланалар (рәс. 1.8б).

• 15 дптр (x 4 зурайту; 40° кыр) арткы котыпны карау өчен кулланыла.

• 20 дптр (x3 зурайту; 45° кыр) күз төбен гомуми бәяләү өчен кулланыла.

• 25 дптр (х 2,5 зурайту; 50° кыр).

• 30 дптр (х2 зурайту; 60° кыр) авыруның бәбәкләре тар булганда кыска эш аралыгында кулланыла.

• 40 дптр (х 1,5 зурайту; 65° кыр) кечкенә балаларны тикшерү өчен кулланыла.

• Панретиналь 2.2 (х 3 зурайту; 55° кыр).

Техникасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) бәбәкләрне 1% тропикамид эремәсе белән киңәйтелә һәм кирәк булса, тикшерү вакытында якты нурдан алар тараймасын өчен 10% фенилэфрин эремәсе кулланыла;

б) авыру караватта башын мендәргә куеп ятарга (рәс. 1.9) яки урындыкта туры утырмаяча, ярым утырып урындыкка яки диванга таянып торырга тиеш;

в) тикшерү бүлмәсе караңгы булырга тиеш;

г) окулярлар дөрес бәбәкләр арасында урнаштырыла һәм нур каралган төзелешнең үзәгенә юнәлтелә;

д) авыру һәрвакыт күзләрен ачык тотарга тиеш;

е) линзаны кулга алалар һәм яссы ягы белән авыруга тоталар, тикшерү барышында ул авыруның төсле катлавына параллель булып кала;

ж) кирәк булса, авыруның бәбәкләрен әкрен генә күтәрергә була;

з) авыруга яктылыкка ияләшергә вакыт бирү өчен өскә карарга кушалар һәм башта өске периферияне тикшерәләр;

и) тикшерү өчен уңайлы торышны сайлау өчен авыруга күзләрен һәм башын хәрәкәт итәргә кушалар. Мәсәлән, ерак периферияне тикшергәндә, авыруга табиб ягына карарга кушалар.

Күз төбе күренешен ясау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Техника.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туры булмаган офтальмоскопиядә алынган күренеш асма һәм ятма буенча әйләнгән була. Күз төбен ясаганда бу феноменны кулланып, схеманың өске өлешен авыруның аякларына юнәлтәләр (ягъни өстән аска). Шулай итеп, әйләнгән күз төбе схемасы алынган күренешкә туры килә. Мәсәлән, уң күздә 11 сәгать ноктасындагы U-сыман ертылу схемадагы 11 сәгать ноктасына, «рәшәткәле» дегенерация - 1 һәм 2 сәгать арасындагы ноктага туры киләчәк (рәс. 1.12а).

2. Төсле билгеләү (рәс. 1.12б):[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

а) челтәркатлау кубарылу чикләрен дисктан перифериягә кадәр күрсәтелә;

б) челтәркатлау кубарылуын зәңгәр, ә яндашын - кызыл төстә билгелиләр;

в) ретиналь веналар юлын зәңгәр төстә билгелиләр. Ретиналь артериоллаларны нык зарарлансалар гына ясыйлар;

г) челтәркатлау ертылуларын зәңгәр кырлар белән кызылга буилар; аның өзелгән өлешен дә зәңгәр төс белән буилар;

д) юкарган челтәркатлауны зәңгәр кырлар белән кызыл сызыклар белән билгелиләр; «рәшәткәле» дегенерацияне зәңгәр кырлар белән зәңгәр сызыклар, тут тупламасын - кара, экссудат - сары, пыяласыман җисем томанлануын - яшел белән билгелиләр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.