Туули Ранд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туули Ранд latin yazuında])
Туули Ранд
Туу көне

1 март 1990 ел

Туу урыны

Курессааре, Эстония

Эшчәнлек еллары

Дәүләтләр

 Эстония

Һөнәр

җырчы

Кораллар

тавыш[d]

Милләт

Эстония

Туули Ранд (эст. Tuuli Rand, туган 1990нчы елның 1нче мартында, Курессааре, Саарема, Эстония [1]) - Эстониянең танылган җырчысы, төркемнәрдә һәм ялгызы җырлый.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туули Ранд Курессааре гимназиясен һәм Георг Отс музыка мәктәбен тәмамлый. Ул TuuliKustiPeep, Funkifize, Bliss, Estonian Dream Dixieland Band төркеме һәм Söörömöö ансамбленең төп җырчысы була. Эстониядәге Eesti otsib superstaari шоу вакытында ул тур студиясенә килә, ләкин финалга үтми.

Eesti Laul 2013 ярымфиналисты буларак, ул ике проектта катнаша. Лииси Коиксон һәм Söörömöö төркеме белән (аның катнашуы белән) ул "Üle vee" (Над водой) җырын һәм Тееле Виира белән "Ring the Alarm" җырын башкарды. Җырлар финалда 5нче һәм 1нче урыннарны алдылар. Бу аның зур уңышы була. Алга таба да ул төрле төркемнәрдә һәм ялгыз җырлар башкаруын дәвам итә, төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулый.

Туули Ранд киләсе елда VÖÖRAD белән "Maailm on hull" (Crazy World) җыры белән кайтты, ләкин аны ярымфиналга чыгармадылар. Ул шулай ук барабанчы Пееп Каллас белән язган "Do not Be Afraid" ялгызы җырлады. [2]

Туули Ранд, шулай ук, Eesti Laul 2021 җырында "Üks öö" җыры белән катнашачак (Одна ночь).

Хәзерге вакытта аның җырларын интернет челтәрләрендә ирекле рәвештә тыңларга мөмкин. Ул үзенең иҗат юлын алга таба да дәвам итә, үстерә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]