Туу җәрәхәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туу җәрәхәте latin yazuında])
Туу җәрәхәте
Саклык белгечлеге педиатрия[d] һәм акушерство[d]

Дөньяга килгәч, нарасый үзе ияләшмәгән мохит, температура, микроблар белән очраша. Аның организмында булган тигезлек бу периодта бик җиңел бозыла. Шуның өстенә тукымаларының морфологик җиткелексезлеге, беренче чиратта үзәк нерв системасы, саклау механизмнарының ким­ челеге төрле авыруларга китерә. Сабый туганнан соң барлыкка килгән авыруларның катлаулылыгы төрлечә: бала тудыргандагы травма, кендек авырулары, мелена (кан катып кара төскә кергән тизәк), тумыштан булган гариплек һ.б.

Нарасый авыруларын өч төрле группага бүләргә була: 1) бала тудырган­ дагы травмалар һәм асфикция (буылу); 2) тумыштан булган гариплек һәм үсеш аномалияләре (нормадан читкә тайпылу); 3) төрле башка авырулар.

*Бала тудыргандагы травмалар. Яңа туган бала патологиясендә травма шактый зур урын алып тора һәм аңа тире, тире асты, мускуллар, сөякләр, перифирик һәм үзәк нерв системасының зыян күрүе керә. Тире һәм тире асты клетчаткасы (йомшак тукымалар) бәби тапкан вакытта бала юлы тар булудан зур басым ясалу нәтиҗәсендә барлыкка килә.

*Бала тудыргандагы шеш. Карындыктан яралгы тирәсендәге су киткәннән соң, бала чыгу юлына карата баш арты белән торганда — баш түбәсе тирәсендә шеш, арты белән торганда — артсан һәм җенес органнарының көчле шешенүе, яралгы чыгу юлына йөзе белән булганда — нарасыйның битендә шеш барлыкка килү күзәтелә. Бала башындагы мондый шеш кайвакыт бик зур булырга мөмкин. Ул баш сөягенең берничә өлешендә була. Мондый шеш «өстәмә баш» дип атала. Ул 3 тәүлеккә кадәр саклана, аннан соң шеш кай та башлый. Аның урынында кан сауган урын кала, кайчак сероз сыекча белән тулган куык и пәйда була. Бала туганда барлыкка килгән һәм бик зур булмаган шеш. 5 катлауланулар күзәтелмәсә, махсус дәвалау таләп итми.

Баш сөяге чатнау да еш очрый һәм бу чатнау бер генә урында булмас­ ка да мөмкин. Бәбиләгәндә умрау сөяге сыну ешрак күзәтелә. Сабыйның җилкәсе бала юлы аша узганда, умрау сөяге ана кешенең оча симфизына (сөяк белән сеңер тоташуы) терәлә һәм сынарга мөмкин. Кайвакыт умрау сөягенең сынганы беленми дә кала һәм сынган урында сөяк сөяле үсә. *Җилкә буынының өлешчә таюы, сеңер тартылу кебек травмалар да ( булгалый. Бу туганда артка каерылган кулны чыгарганда барлыкка килә. Тайган сөякне утыртып, җиңел бәйләвеч белән күкрәк читлегенә бәйлиләр. *Иңбаш сөяге сыну бала чыгу юлына карата арт белән торганда күзәтелә.

Умрау сөяге сыну белән чагыштырганда, бу травма җитди катлаулану дип исәпләнә. Табиблар практикасында сирәк очрый. Гадәттә, сөяк җилкәнең урта өлешендә сына, еш кына сынган сөяк башлары урыныннан күчкән була. Түбән очлыклар сыну бик сирәк очрый. Мондый травма хатын-кыз бе- К ренче баласын тапканда күзәтелә.

Нарасыйларның сөякләре сыну күп вакытта катлауланусыз тәмамлана, чөнки яңа туган баланың сөяге зурларныкына караганда берничә тапкыр тизрәк ялгана һән ул урында сөял тиз үсә. Мәсәлән, яңа туган баланын иңбаш сөяге 2 атнада ялгана, ә зурларда ул күпкә артык вакыт таләп итә.

Үсә төшкәч, бу урындагы дефект тигезләнә һәм күп очракта беленми дә. Травма алган баланы игътибар белән карарга, аның чисталыгын кайгыртырга кирәк. Травма җитди булганда, баланы беренче көннәрдән үк имезеп булмый, шуңа күрә балага берничә көн сөтне савып имезәләр. Әнисе торып йөри башлагач, баланы иелеп имезергә тиеш була. *Перифирик нерв системасы травмалары. Күбрәк бит нервы зыян күрә. Еш кына берьяклы парез яки паралич булуы күзәтелә. Нәнинең гомуми халәте бик начарланмый, имү сәләте сакланып кала. Җиңел парез берничә көннән узарга мөмкин, зарарлану көчле булганда, медицина ярдәме күрсәтү зарур. *Җилкә үрелмәсе (плечевое сплетение) параличы — үрелмә нервларның артык тартылуыннан барлыкка килә. Бу халәт артык зур бала тудырганда, яралгы чыгу юлына арт белән торганда күзәтелә. Бала туганнан соң аның бер як җилкәсе төшенке була, ә шул якның югары очлыгы асылынып тора.

Ул кулның уч төбе артка таба карый, бармаклары бөгелгән хәлдә була, баш бармагы эчке якка бөгелеп тора. Бу — авыр травма, савыгу акрын ; бара һәм кайвакыт 1-2 елга сузыла.

Беренче көннәрендә очлыкка тынычлык бирергә кирәк. Соңрак аңа массаж, җылы ванналар, пассив хәрәкәтләр ясый башлыйлар. Алга таба физиотерапия процедуралары белән дәвалау һәм дарулар куллану карала. *Үзәк нерв системасы травмалары (ми тартмасына кан саву). Кан саву яңа туган баланың нерв системасына җитди йогынты ясый, нарасый үлеменең төп сәбәпчесе дә булырга мөмкин. Бу травма җитлекми туган балаларда еш күзәтелә. Күп очракта бала туганда алган травма, тромбоцитлар кимү сәбәпле К витамины җиткелексезлеге төп сәбәпләрдән санала. Ана кешенең очасы тар булу, бала табу процессының (бигрәк тә яралгыны куу фазасы) озакка сузылу, төрле хирургик операцияләр бу травмага китерергә мөмкин.

Ми тартмасына кан савуда асфикция гадәттән тыш мөһим роль уйный, ул ана карынында, тудырган периодта, туганнан соң да булырга мөмкин.

Күп очракта субдураль аралыкка — минең каты һәм пәрәвезсыман сүрү арасындагы ярыкка кан сава.

Мондый травмаларның клиникасы күп төрле. Кайчак патология бала тууга беленми һәм 2-3 көннән соң гына, кайвакыт тагын да соңрак сизелә ; башлый. Мигә кан сауганда, төрле клоник көзән җыерулар күзәтелә: алар аз гына, сизелер-сизелмәслек тә, бик авыр гомуми көзән җыеру өянәкләре рәвешендә дә булырга мөмкин. Бу вакытта баланың сулыш алуы бозыла, йөзе күгәрә, ул ярсый. Аны йокысызлык интектерә. Аңын югалту очрак­ лары була, кайчак бала бик сүлпәнләнә, күкрәкне имми, ашаганын йота алмый, еш кына цианозлы өянәкләр кабатланып тора.

Авыруның барышы кан саву кайда, күпме күләмдә булуга бәйләнгән. Кан саву тормыш өчен куркыныч булмаганда, авыру узып китәргә мөмкин. Кат­ лаулы булган очракта, тормыш өчен мөһим үзәкләр зарарлана, шунлыктан бала озак яшәми йә инвалид булып кала. Нәни исән калса, озак һәм авыр дәвалана торган чирләр: акыл үсеше тоткарлану, эпилепсия, очаларның спастик параличы барлыкка килергә мөмкин.

Мондый сабыйлар бала тудыру йортыннан чыккач ук, диспансер исәпкә алынып, бик озак вакыт табиблар күзәтүе астында булырга тиеш.

*Асфикция (буылу). Бу — организм тукымалары кислородка җитәрлек туенмаганда барлыкка килгән халәт. Аналык эчендә булган һәм бала ту­ ганнан соңгы периодлардагы асфикцияне аерып карыйлар.

Карында кислород җитмәүнең сәбәбе төрлечә: аналыкның көчле кыска­ рулары нәтиҗәсендә, соңгылык (плацента) аналыктан кубу, кендек бавы бөтерелү. Нәтиҗәдә яралгыга кислород аз килә башлый. Аның канында углекислота арта. Бу яралгының сулыш үзәген ярсыта, яралгы беренче сулышын ала, тик һава урынына аның сулыш юлына су керә һәм бала асфикция халәтендә туа. Яңа туган балаларда асфикция еш кына ми тарт- : масына кан саву нәтиҗәсендә була. Сулыш юлларында тумыштан булган дефектлар да асфикциянең сәбәбенә әверелә ала. Бу очракта кендекне кискәнче кислород җитешсезлеге сизелми.

Асфикцияне җиңел һәм авыр формаларга аералар. Җиңел формадагы асфикция билгеләре: тире күгәргән төстә була, конъюнктиваларга кан сава.

Күз алмалары бүлтәеп чыга, мускулларның тонусы шактый әйбәт, йөрәк тибеше көчле. Авыр асфикция вакытында тире агарып чыга. Лайлалы тышчалар күгелҗем төстә, мускулларның тонусы бик түбән, йөрәкнең эше көчсезләнә. Бу очракта баланың сулышын көйләү авыррак. Яңа туган балаларның сәламәтлегенә бәя бирү өчен, Апгар ысулы дип ; аталган тикшерү ысулы кулланыла. Әлеге ысул яңа туган баланың беренче мизгелләрдәге халәтен билгели.

Асфикциядә туган балаларны реанимацияләүнең төп шартлары—югары сулыш юлларын чистарту, сулыш хәрәкәтләрен тудыру, йөрәк эшчәнлегенә булышлык күрсәтү. Бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар ярдәм күрсәтергә тиеш. *Тумыштан үсеш кимчелеге. Яралгыдагы органнарның төрле тайпылыш­ лары тумыштан үсеш кимчелегенә китерә. Кечкенәрәк тайпылышларны аномалия, ә җитдирәкләрен гариплек дип атыйлар.

Баланың зәгыйфь булып тууы кайчак әнисенең көмәнле вакытта йогыш­ лы чирләр: кызылча, җил чәчәге, грипп, герпес, токсоплазмоз, листериоз, туберкулез, СПИД белән авыруына бәйле. Эмбриопатиядә (эмбриональ үсеш чорында барлыкка килгән үсеш аномалияләренең гомуми атамасы) кызылча һәм токсоплазмоз аеруча зур роль уйный.

Кызылча яралгының күрү органнарына (бер яки ике күздә дә катаракта, микрофтальмия булырга мөмкин) һәм ишетү органнары (чукрак-телсезлек яный) зыян сала. Йөрәк зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин. Кайбер психик тайпылышлар, акыл һәм физик зәгыйфьлек, саңгыраулык, эпилепсия.

Даун авыруы, тромбофлебит, карындагы яралгыны үлемгә китерә торган хатын-кыз авырулары (пузырный занос), облитерацияле тромбангиитның токсоплазмоз тәэсиреннән булуы билгеле. *Инфекциягә бәйле булмаган сәбәпләр турында берничә сүз. Болар, беренчедән, механик факторлар — йөкле хатынның корсак һәм аналык травмалары, күп яралгылы көмән булганда, бер яралгының икенчесенә көчле басым ясавы, аналыктагы суның бик күп яки бик аз булуы, ана­ лык дефектлары (шеш, аналыкның формасы дөрес булмау, аналыкның җитлекмәгән булуы. Физик сәбәпләр — нурланыш энергиясе, табигый шартларның бик кискен һәм еш үзгәреп торуының тискәре тәэсире.

Химик сәбәпләр дә булырга мөмкин. Хатын-кыз көмәнле вакытта кабул иткән кайбер дарулар, наркотиклар, шулай ук тәмәке тарту яралгының нормаль үсешенә зыян китерә.

Еш күзәтелә торган аномалияләрне һәм үсеш кимчелекләрен карап китик. *Тире өслегендәге тайпылышлар. Яңа туган балада кайвакыт «тамырлы» миң (родимое пятно) булуы күзәтелә. Ул гадәттә ирен өстендә, каш өстендә, муен артында чәчле урыннарга якын була. *Ерык ирен (заячья губа). Өске иреннең читләре һәм урта өлеше кушыл­ мау — авыз куышлыгының еш күзәтелә торган дефекты. Малайларда ешрак очрый.

*Аңкау ерыгы (волчья пасть) — ерык уртада булганлыктан авыз борын куышлыгы белән тоташа. Мондый гариплек баланы ашатуда зур кыенлык тудыра. Аңкауда дефект булган бала күкрәкне авыр имә яки бөтенләй имә алмый. Аның үсеше акрын бара һәм баланы тәрбияләү әти-әнисеннән, якыннарыннан бик зур түземлек сорый. *Бала тугандагы тайпылышларның бер төре — арт юлның каплануы. Бу тайпылыш кайбер очракта балада туры эчәк җитлекмәү һәм арт юлның тире белән каплануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мондый балаларны коткарып калу өчен кичекмәстән операция ясарга кирәк. *Йөрәк-кан тамырларындагы үсеш кимчелекләреннән тумыштан булган йөрәк зәгыйфьлеге — аорта белән үпкәләр артериясен тоташтыручы юл ябылмау кебек дефект еш очрый. Сирәгрәк очракларда үпкә артериясенең : тарлыгы яки карынчыклар арасындагы бүлектә тишем булу очраклары күзәтелә. Тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге диагноз кую өчен шактый кыенлык тудыра һәм бала сәламәт булып үссен өчен кечкенә вакытыннан ук җитди ; чаралар күрүне таләп итә. Соңгы елларда андый балаларның йөрәгенә сабый вакытта ук операция ясыйлар. ' *Малайларның сидек-җенес әгъзалары системасындагы тайпылышлар: ир баланың сидек чыгу каналының дисталь өлеше булмау, сидек юлының түбәнге стенкасының бүленүе, өстәвенә сидек юлы җенес әгъзасының аскы өлешенә урнашкан булып чыга. Кайвакыт сидек чыгару каналының алгы стенкасы өлешчә яки тулысынча тоташып бетмәгән була.

Яңа туган балаларда үзәк нерв системасына бәйле бик авыр, тормыш өчен куркыныч үсеш кимчелекләре булу очраклары да күзәтелә. *Ми тартмасы бүсере — сирәк очрый торган гариплек төре. Ул йомшак шеш рәвешендә күбесенчә лепкә (родничок) һәм борын биле (переносица) өстендә була. Шеш тартылып торган тире белән каплана. Ул пульсацияли һәм кайвакыт аны ми тартмасы эченә кертеп җибәреп була. ’ *Тумыштан баш мие карынчыкларында цереброспиналь сыекча җыелу.

Цереброспиналь сыекча җыелу нәтиҗәсендә ми тартмасында басым арта, \ баш мие карынчыклары тартыла, ми тартмасы сөякләре аерыла, баш бик : зур булып күренә. Баш миендә булган басым кайчак сукыраюга һәм пара­ личка китерә. Бу очракта авыруның киләчәге бик өметле түгел. *Арка мие бүсере авыр гариплеккә керә һәм умырткалыкның койрык төбе сөяге бүленү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайчак бу ярыкка ми сүрүе ; керү очраклары да күзәтелә. Бу сүрү арка мие сыекчасы тулган капчыкны хәтерләтә. Анда арка миенең бер өлеше дә кереп кысылырга мөмкин.

Шуңа күрә авыруларда түбән очлык параличы, сидек, тизәк тота алмау очраклары булгалый.

Тумыштан чалыш аяклылык — үзенчәлекле бер гариплек. Бу аномалия : вакытында сөяктә, мускулларда, тоташтыргыч аппаратта зур үзгәрешләр ; булуы күзәтелә. Баланы савыктыру максатыннан сабый чакта ук пассив ; гимнастика уздыра башлыйлар, табанны көчләп төзәтеп гипслы бәйләвеч куялар һәм башка төр ортопедик чаралар кулланалар.

Эмбриопатия профилактикасы — ана булачак һәм инде бәби алып ; кайткан хатын-кызларга аңлату эшләре алып бару, санитар-гигиеник — нормаларны үтәү, эш һәм көнкүреш режимын саклау. Инфекцияләргә бәйле эмбриопатияне булдырмас өчен түбәндәге чараларны үтәргә киңәш и телә: 1) көмәнле хатын-кыз инфекцияле авырулар белән элемтәгә керүдән сакланырга тиеш, бигрәк тә тәннәрендә тимгелләр булган авырулар белән; 2) кызылча (краснуха) авыруы белән контакт булса (бигрәк тә йөклелек- нец беренче айларында), йөкле хатынга иммуноглобулин ясарга кирәк; 3) йөклелекнең беренче айларында рентген, флюорография, нурланышлы тикшерүләр уздырырга ярамый; даруларны табиблар белән киңәшеп кенә кабул итү зарур; 4) кызылча белән авырып киткән йөкле хатынның көмәнен төшерү мәсьәләсе һәр очракта аерым хәл ителә. Әгәр хатын-кыз йөклелекнең беренче айларында кызылча белән авырган булса һәм авыру көчле узса — йөклелекне өзәргә киңәш ителергә мөмкин. *Яңа туган балаларның гемолитик авыруы. Баланың гемолитик авыруы тугач та, беренче сәгатьләрдә, беренче көндә беленә. Бу халәт резус-фак­ торсыз анадан туган резус-факторлы балада күзәтелә. Яралгының эритро­ цитларында булган резус-фактор плацента аша әнисенең канына кергәч, анда антитәнчекләр — антирезус-агглютиногеннар барлыкка килә. Бала туганда алар яралгының яки туган баланың канына кереп аның эритро­ цитларында агглютинация (бактерияләр, эритроцитлар, лейкоцитлар һ.б күзәнәкләрнең укмашуы) гемолиз һәм азканлылыкка китерә. Яңа туган бала һәр 1000 баланың 2-5 есендә гемолитик авыру барлыкка килү күзәтелә. * Кендек авырулары. Яңа туган баланы чиста шартларда тотмау, стериль булмаган материал, инструментлар куллану, карынчыкта яралгы янын­ да булган пычранган туым суы инфекция сәбәбе булырга мөмкин. Әгәр кендек ярасы аз гына эренле бөртеклесыман (грануляция) тукыма белән төзәлә башласа, бу очракны «юешләнә торган кендек» дип әйтәләр. Кендек ; ярасының озак төзәлми торуы һәм юешләнү яра төбендә бөртеклесыман : тукыма барлыкка китерә һәм борчак кадәр түгәрәк шеш ясала. Кайвакыт ул нечкә генә «аякта» тора һәм борчактан да кечкенәрәк була. Аны кендек гөмбәчеге дип атыйлар. Бу гөмбәчек ярада эрен ясалуга китерә һәм кендек ярасында ялкынсынган җәрәхәт барлыкка килә. *Кендек ялкынсынуы (омфалит) — кендек янәшәсендәге тиренең эренләве һәм инфильтрациясе (ялкынсыну продуктларының, шеш күзәнәкләренең тукымаларга сеңүе, үтеп керүе), белән характерлана. Әгәр процесс тире астына төшсә, кендек флегмонасы барлыкка килеп, температура күтәрелә.

Кендек гангренасы (кан әйләнеше бозылуы нәтиҗәсендә тукыманың үлүе) бик авыр катлаулану булып исәпләнә. Ул зарарланган тукымаларның «үлеме» һәм бик куркыныч сепсис авыруы барлыкка килү белән характер­ ланырга мөмкин. Соңгы елларда бу катлаулану сирәк очрый башлады.

Инфекция кендек кан тамырларына кереп, анда периартериит, перифлебит, тромбартериит, тромбофлебит кебек катлаулануларга китерергә мөмкин. Микробларның кендек тамырларына кендек төшкәнче һәм төшкәннән соң да керү очраклары билгеле.

Кендек авыруларының бик җитди булуы профилактик чараларның әһәмиятлелеген һәм аларны барлык гигиена таләпләрен үтәп уздырырга кирәклеген күрсәтә.

*Кендектән кан агу бала туып бераз вакыт узгач башланырга мөмкин. • Ул беренче сәгатьләрдә күзәтелү — кендек ярасын начар бәйләү нәтиҗәсе.

Соңрак кан ага башлау инфекция тәэсире белән тамыр тромбы җимерелү хәбәре яки гемофилия авыруы билгесе булып тора.

Яңа туган балада тире һәм лайлалы тышча авырулары.

Нарасыйның тиресе бик тиз яраланучан була. Шуңа күрә инфекция тире аркылы шактый тиз, иркен организмга үтеп керә һәм зыян сала.

Шундыйлардан иң еш очрый торганы — бурсу (опрелость). Касык җы­ ерчыгы, артсан, җенси органнар, ботлар аеруча тиз бурсый. Бурсуны өч дәрәҗәгә аерып карарга мөмкин: беренче дәрәҗәдә кызарып чыгу күзәтелә, бу периодта тиренең бөтенлеге бозылмый. Икенче дәрәҗәдә тиренең төсс үзгәрә, ул бик көчле кызарып чыга, анда эрозия (лайлалы тышча яки эпите­ лийда ялкынсыну) барлыкка килә. Өченче дәрәҗәдә тире кып-кызыл төстә, юешләнеп тора, эрозияле урыннар бик күп һәм бер-берсенә кушылып китә.

Дәвалау өчен стериль майлар, төрле препаратлар кулланалар. Бурсыган урыннар булганда, баланы җылы урында ачык һавада тоту яхшы. Күкрәк баласын дәвалауда имән кайрысы, танин, марганцовка белән ясалган ванналар яхшы нәтиҗә бирә. *Яңа туган балалардагы тире авыруларыннан пиодермия—стафилококк­лар кузгаткан дерматозга игътибар бирү урынлы. Шуларның бер төре — 1 везикулезны (сероз сыекчалы куыкчык) карап китик. Ул булавка башы кадәр зурлыктагы куыкчыкларның тире өстенә таралуы. Ул тире белән эпидермис арасында экссудат җыелудан гыйбарәт. Куыкчыкларны 3 % лы ; зәңгәр су яки 70 % спиртлы яшел бриллиант белән эшкәртәләр. *Абсцесс — тиренең җитди авыруы. Тире асты клетчаткасы эренләү ул. Аны тире өстендәге микроблар барлыкка китерә. Бу очракта тиредәге I кечкенә бозылган урыннар, кечкенә яралар, тырналган урыннар (экско- риация) яңа туган бала организмына керү «капкасы» булып тора.

Кайвакыт бала туганда барлыкка килгән гематома һәм кан сауган урын да үлекләүгә китерүче микроорганизмнар белән зарарлана. Бу очракта урынлы кызару, шешү, зарарланган урынның кабарып чыгуы, тиренең ; киеренкеләнүе күзәтелә. Сабыйда тире бизләрендәге абсцесслар да күзәтелә, алар чәчле, ышкыла торган урыннарда була. Күкрәк балаларын­ дагы абсцессларны дәвалау да еш кына хирургик юл белән алып барыла. *Яңа туган бала өчен флегмона — бик авыр чир. Бу җәелгән ялкынсыну көпшәк тире астында, мускуллар, органнар арасында, лайлалы клетчатка астында барлыкка килә. Ул клетчаткага эрен ясаучы микроорганизмнар (еш кына стафилококклар, стрептококклар) керү нәтиҗәсендә хасил була. Әүвәл тап пәйда була — тиредәге яки лайлалы тышчадагы төсе үзгәргән тимгелләр ясала һәм ул үсә башлый. Кабарып торган урын күренә, тем-) пература күтәрелә, башка ялкынсыну билгеләре сизелә башлый. Баланың гомуми хәле авырая, ул кәефсезләнә, күкрәкне имми. Бу очракта аны кичекмәстән хирургка күрсәтергә кирәк * Нарасый балада кабарчык авыруы пемфигус, пузырчатка) — тышкы яктан үзгәрешсез калган тире һәм лайлалы тышчага куыклар чыгу белән характерланган дерматоз. Бу авыруга еш кына стафилококк белән стрептококклар гаепле. Кабарчыкларның зурлыгы төрлечә — тары ярмасыннан борчак зурлыгына кадәр, кайвакыт чикләвек кадәр дә була. Куыклар бер камералы, зурлары төрле формада, куыкның эчендә серозлы болганчык яки эренле сыекча була. Яңа куыклар иске участоктан яңаларына күчү хисабына, шулай ук инфекциянең кан белән таралу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Процесс көчле булганда, куыклар бар тирене каплап алырга мөмкин. Баланын температурасы бик югары күтәрелми, ләкин гомуми халәте начарлана.

Авыру баланы шунда ук калганнарыннан аерып, башка бүлмәгә күчерергә кирәк һәм шәхси караучы билгеләү, шәхси куллану предметлары булдыру яхшы. Пемфигус белән авырган бала бүлмәсендә дезинфекция ясала. Авыру белән элемтәдә булган балалар сәламәтләреннән аерым урнаштырылырга тиеш. Авыру баланы көн саен марганцовкалы суда юындырырга, үз вакытында чүпрәкләрен алыштырып торырга, авыру урыннарын саклык белән юып эшкәртергә кирәк. Өйдәге баланы табиблар күзәтүе астында дәвалыйлар. Күз авырулары. *Яңа туган балаларда гонококклар китереп чыгарган күз авырулары куркыныч чирләрдән исәпләнә. Гонорея конъюнктивиты, сабый авыру әнинең бала тудыру юлыннан чыкканда, микроб белән зарарлану нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайбер очракта бала туып күпмедер вакыт узганнан сон ! зарарланырга мөмкин. Санитария-гигиена шартларын бозганда, микроб , куллардан баланың күзләренә керә. Авыруның беренче симптомнары 3-4 нче көннәрдә беленә. Күз кабаклары кызарып чыга, кабара. Әүвәл күздән серозлы, аннары серозлы-эренле бүлендекләр чыга, нарасый көйсезләнә, күзләрен уарга тырыша. Вакытында һәм дөрес дәваламаганда, күзләрнең мөгезпәрдәсе дә зыян күрә. Анда җәрәхәт, мөгезпәрдәнең тишелүе һәм төсле катлау пәрдәнең төшүе күзәтелә, нәтиҗәдә бу сукырлыкка китерергә мөмкин. *Эренле конъюнктивитларны стафилококклар, стрептококклар, Пфейффер таякчыклары, диплококклар, эчәк таякчыклары, вируслар һ.б. барлык- - ка китерергә мөмкин. Гадәттә авыру бала тормышындагы беренче атна ахырында башлана һәм берничә көннән 2-3 атнага кадәр сузыла. Күздән серозлы бүлендекләр чыга, кайвакыт эренле дә булырга мөмкин. Бу очракта мөгезләрдә сирәк зарарлана. *Яңа туган балалар сепсисы.

Организмның канга микроблар кереп йогышлануы — сепсис авыруына китерә. Сепсис авыруы булганда микроблар кан белән барлык организмга , һәм тукымаларга тарала.

Сепсис төрле микроблар: стафилококк, стрептококк, пневмококк, эчәк таякчылары тәэсирендә барлыкка килә, димәк, бу авыруга бер төрле генә микроб китерә дип әйтеп булмый.

Сепсис — бик куркыныч авыру, бигрәк тә яңа туган балалар өчен, чөнки ул тиз арада үлемгә китерергә мөмкин. Шунысы сөенечле, хәзер бу авыру бик сирәк очрый. Ләкин шулай да онытмаска кирәк: яңа туган балалар инфекциягә бик тиз бирешүчән була.

Сабыйның организмына инфекция кендек ярасы аркылы керергә мөмкин.

Аннан кала лайлалы тышчадагы яралар, ялкынсынган, сыдырылган урын­ нар микроблар керү капкасы булып тора. Микроблар шулай ук эчәклектән лимфа юллары аша бар организмга тарала ала. Шулай ук үпкәләрдәге эренле ялкынсынулар да сепсиска китерә.

Карындыктагы йогышланган туым суы, бала табу йортындагы персо­ налның пычрак куллары, пычрак савыт-саба, бала чүпрәкләренең, кирәк- яракларның тиешенчә чистартылмавы, әнисенең мастит авыруы (сөт бизе ялкынсыну), ана кулындагы эренле яралар яңа туган балага куркыныч гудыручылар булып тора.

Авыруның клиник картинасы төрлечә. Сепсиска мондый күренеш хас: сабый тынычсызлана, күкрәктән баш тарта, ашаганын кикереп чыгара, коса. Аның эче кабара. Бик еш сыек тәрәт булып тора. Температурасы 39-40 градуска җитә. Бизгәк тоту булмаска мөмкин. Талак һәм бавыр үсә. Баланын авырлыгы артмый яки ул кими башлый. Авыр очракларда тәнгә сары төшә.

Канда тромбоцитлар кими, лейкоцитлар сул якка арта, азканлылык барлык­ ка килә, СОЭ тизләшә. Беркадәр вакыттан соң органнарда эренле процесслар башлана: эренле остеомиелит, тире абсцессы, үпкәләр абсцессы, эренле плев­ рит, перикардит, перитонит, менингит, отит, энтероколит авырулары кебек катлауланулар булырга мөмкин. Авыруның киләчәге инфекциянең күпме булуына, көчлелегенә, бала организмының реактивлыгына, дәвалауның үз вакытында һәм дөрес алып барылуына бәйләнгән. *Яңа туган балаларда тартышу (столбняк) авыруы.

Соңгы елларда бик сирәк очрый. Авыруга керү капкасы булып кендек ярасы хезмәт итә. *Грипп һәм башка респиратор авырулар (ОРЗ) яңа туган балаларда еш очрый. Балага авыру әнисеннән яки караучы кешеләрдән эләгә. Сырхау югары сулыш юлларыннан башлана. Томау төшә. Нәнигә борын аша су­ лыш алу авырая. Температура кайвакыт 39 градуска кадәр күтәрелә. Бала начар имә, Кайвакыт күкрәкне бөтенләй авызына алмый, чөнки борын томалану аңа суларга ирек бирми. Диспепсик күренешләр: эч китү, косу күзәтелә. Еш кына грипп авыруы отит, пневмония белән катлаулана. *Яңа туган балаларда пневмония.

Күп очракта пневмония белән авырып китүгә бала тудырган вакытта барлыкка килгән катлауланулар: асфикция, бала тапкандагы травма һ.б. сәбәпче булып тора. Бу вакытта баланың үпкә тукымаларында үзгәрешләр барлыкка килә: үпкә тукымаларына кан саву, үпкәнең кайбер участоклары шешенү һәм ателектаз (альвеолаларның куышлыгы бетү) шундыйларга керә. Мондый тайпылышлар булганда, үпкә тукымасы бик тиз инфекциягә бирешә. Шулай ук әйләнә-тирә шартларының начарлыгы (тыгызлык, саф һава җитмәү, торакта түбән температура) һәм санитария-гигиена норма­ ларын бозу авыруга сәбәпче булып тора.

Пневмония белән ешрак ателектазлары булган, вакытыннан алда туган, җитлекмәгән нәни балалар авырый. Пневмонияне төрле бактерияләр: стафилококклар, стрептококклар, пневмококклар, эчәк таякчыклары һ.б. китереп чыгара.

Авыруның клиникасы үзенә күрә бертөрле. Башта сабыйның гомуми халәте үзгәрә, аны хәлсезлек борчый. Ул имүдән баш тарта. Ашаганын кикереп чыгара, коса. Тиренең төсе үзгәрә, асфикция өянәкләре булып

"ала. Йөткерү күп вакытта булмаска да мөмкин. Температурасы югары күтәрелми. Соңрак борын читләрен селкетеп авыр сулавы, тын кысылуы , сизелә. Баланың йөзе күгелҗем төс ала, асфикция өянәге ешая. Канда лейкоцитоз арта, СОЭ аз гына күтәрелә. Клиник картинасы буенча нәни балаларда интерстициаль, стафилококклы, аспирацияле пневмонияләр ? күзәтелергә мөмкин. Мондый пневмонияләрнең барлыкка килү сәбәпләре ; дә төрлечә була.

Соңгы елларда бала тудыру йортларында, яңа туган балаларны дәвалауда алга киткән илләрдәге кебек, алдынгы методлар кулланыла башлады. Бала тудыру йортларында заманча, югары мөмкинлекләргә ия яңа технологияле медицина аппаратлары куллану эш нәтиҗәләренең яхшыруына китерде.

Хәзер инде берничә ел яңа туган балаларның үлем күрсәткече түбәнәюе күзәтелә. Табиблар вакытыннан алдан туган, авырлыклары җитмәгән балаларны да саклап калалар. Кызганычка каршы, җәмгыятьтә барган тискәре күренешләр: әхлак түбәнәю, кайбер йөкле хатын-кызларның үз халәтенә төкереп каравы, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар белән мавыгу, җенси бәйләнешләргә җиңел карау, тәмәке тарту кебек начар гадәтләр зәгыйфь балалар тууга һәм медицина хезмәткәрләренә дә өстәмә кыенлыклар артуга китерә. Нәтиҗәдә, бала тудыру йортларыннан нәниләрнең бик күбе тумыштан булган авыру белән чыгарыла. Моннан соң алар бу бала табиблары күзәтүе астында торырга мәҗбүр. Дәвага бирешмәгән авыру балаларның бер өлеше тумыштан инвалидлар санын арттыра.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]