Туым җондызы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Туым җондызы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Туым җондызыКазанда уза торган яшь керәшен татарлары җырлары фестивале.

2011 елдан фестиваль Татарстан дәрәҗәсенә күтәрелә.

«Туым җондызы» төбәкара чара булып тора. Катнашучылар Татарстанның Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән, Зәй, Мамадыш, Чистай районнарыннан, Башкортстанның Бакалы районыннан килә. Фестивальдә 13 яшьтән алып, 30 яшькә кадәр булган җырчылар катнаша ала.

Фестивальне Татарстан һәм Казан керәшен оешмалары үткәрә.

2011 елда фестиваль беренче тапкыр сайлап алу туры белән уза. Сынау турында беренче урынны алучылар, лауреатлар Гала-концертта катнаша. Яшьләрне фольклорчы Геннадий Макаров, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова, шагыйрә Луиза Янсуар, Камал театры артисты Наил Дунай, керәшен киеме белгече Валентина Максимова бәяләгәннәр.

Киләчәктә фестивалдә Чиләбе өлкәсе, Удмуртия, Илеш, Кайбыч керәшеннәре дә катнашыр дип көтелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]