Ту-334

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ту-334 latin yazuında])
Ту-334
Сурәт
Чыгыш иле  Россия
Җитештерүче Берләшкән авиатөзү корпорациясе[d] һәм С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе
Беренче очыш 8 февраль 1999
Җитештерелгән 2
Эшләүче Туполев[d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем [d]
 Ту-334 Викиҗыентыкта
Ту-334
Sukhoi Superjet 100

Ту-3341990 елларының азагында ОКБ Туполев тарафыннан эшләнгән Россия байрагы Россия Федерациясе якынмагистраль пассажир очкычы. Ту-334 иске Ту-134, Ту-154Б һәм Як-42 очкычларын алмаштырырга тиеш иде.

Ту-334 2003 елдан Казанда КАПО заводында җитештерелде, ләкин Ту-334 проекты Погосян җитәкчесендәге ОАК ясый торган Superjet-100 очкычының конкуренты булганга күрә, тегеләре аңа махсус аяк чалалар, дигән фикер йөри.[1] Әлегә (2013 ел) 5 данә Ту-334 ясалды.

Ту-334 очкычында берничә мөһим өстенлек Superjet-100 очкычы алдында бар:

  • Бәясе: Ту-334 — 18-22 млн. доллар тора; Superjet-100 — 38-40 млн. доллар тора.
  • Двигатель: Ту-334 очкычында двигательләр койрыкта югарыда урнашкан, Superjet-100 очкычының канатларында 40 см. җир өстеннән урнашкан, шуңа күрә күбесе Россия һава аланында Superjet-100 кулланып булмый.
  • Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора. Superjet-100 очкычы 10-15%ка Россия җиһазларыннан гына тора.
  • Россия Төньяк салкын өлкәләрендә Superjet-100 куллануы шик астында була, чөнки чит ил җиһазы шул каты хәлдә ватыла ала. Ту-334 эшенең температура киңлеге -50 С +50 С диярлек була.
  • Сухой авиаширкәте хәрби очкычлары гына җитештерә иде, граждан очкычы җитештерүе тәҗрибәсе бөтенләй юк. Туполев Бюросы — танылган, аталган һәм тикшерелгән граждан очкычының җитештерүче.

Superjet-100 очкычында бер өстенлек генщ Ту-334 очкычы алдында бар:

  • Superjet-100 экипажында 2 кеше, Ту-334 экипажында 3 кеше.

2003 елның 30 декабрендә Ту-334-100 очкычы СТ231-Ту-334-100 сертификаты алды.

Ту-334 фюзеляжы Ту-204 аркылы кисеме кебек, Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%ка Россия җиһазларыннан тора.

Очу-техникалык бәяләмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ту-334
Бәяләмә Ту-334-100
Беренче очыш 8 февраль, 1999
Файдалану башы 2003
Канат киңлеге 29.8 м
Озынлыгы 31.3 м
Фюзеляж киңлеге 3,8 м
Койрык биеклеге 9.4 м
Канат мәйданы 83.2 м²
Иң зур сәүдә йөкләнеше 12 000 кг
Иң зур ягулык салуы 10 100 кг
Иң зур очып китү авырлыгы 47 900 кг
Пассажир сыйдырышлыгы 102
Салон киңлеге 3.57 м
Салон биеклеге 2,11 м
Экипаж 3
Крейсер тизлеге 820 км/ч
Иң зур тизлек 850 км/ч
Хезмәт түшәме 11 000 м
Иң күп ягулык белән очыш озынлыгы 3 150 км
Иң зур сәүдә йөкләнеше белән очыш озынлыгы 2 040 км
Двигательләр Д-436Т1, 2 x 7500 кгс
Уртак сәгатьтәге ягулыкның тотылуы
(Иң зур сәүдә йөкләнеше)
1 700 кг/сәг
чагыштырма ягулыкның тотылуы:
23.4 г/пасс.-км
Кирәкле очып менү-төшү юл озынлыгы 1820 м

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ту-334 Кабинасы

Ту-334 — Т-гәүдәле каурыйлы (иске Ту-134 кебек), койрыкта урнаштырган ике двигательле очкычы. Ту-334 һәм Ту-204 60%ка унификациянгән. Ту-334 очкычы 97%та Россия җиһазларыннан тора.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Кощеев А. Б., Платонов А. А., Храбров А. В. Аэродинамика самолетов семейства Ту-204/214. Учебное пособие. — М: Полигон-Пресс, 2009. — 304 с. — 1500 экз. — ISBN 978-5-98734-019-6
  • ОАО «Туполев» Самолет Ту-204-100В. Руководство по летной эксплуатации.
  • ОАО «Туполев» Самолет Ту-214. Руководство по летной эксплуатации.
  • Черемухин Г. А., Гордон Е. И., Ригмант В. Г. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2009. — Т. I. — 384 с. — 510 экз. — ISBN 978-5-98734-017-2
  • Ригмант В. Г., Черемухин Г. А., Гордон Е. И. «Туполев». Полет в будущее. — М: Полигон-Пресс, 2010. — Т. II. — 384 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-98734-018-9
  • Черемухин Г. А. Дальше. Выше. Быстрее: воспоминания о работе в авиапромышленности, о технике и ее создателях. — М: Проспект, 2011. — 448 с. — 500 экз. — ISBN 978-5-392-02512-1
  • P. Duffy, A. Kandalov Tupolev. The man and his aircraft. — SAE International, 1996. — ISBN 1 56091-899-3

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]