Тыко Вылка
| Тыко Вылка | |
|---|---|
| Туган | 15 (27) февраль 1886 Белушья Губа[d], Мезенский уезд[d], Архангельск губернасы, Россия империясе |
| Үлгән | 28 сентябрь 1960 (74 яшь) Архангельск, РСФСР, ССРБ |
| Күмү урыны | Вологодское кладбище[d] |
| Ватандашлыгы | Россия империясе |
| Һөнәре | рәссам, сынлы сәнгать эшлеклесе, сәясәтче, язучы |
Ты́ко Вы́лка (рус исеме — Илья́ Константи́нович Вы́лка) — совет ненец рәссамы, әкиятчесе, иҗтимагый-сәяси эшлеклесе. Ненец әдәбияты нигез башында торган. Эпик хикәятләр авторы. Актив граждан һәм иҗтимагый-сәяси позициясе өчен рәсми булмаган «Яңа Җир Президенты» атын казанган[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1886 елның 28 февралендә Яңа Җирдә Белушья Губа становищесында туган, ненец сунарчылары арасында үскән. «Тыко» исеме «болан баласы», «боланчык» дигәнне аңлата, әти-әнисе аны кызыксынучанлыгы өчен шулай атаганнар. Вылка фамилиясе ненец сүзе вы — «тундра» («тундра яшәүчесе», «тундровик») сүзеннән килеп чыккан[2]. Тыко Вылканың әтисе — утрауда мәшһүр диңгез җәнлекләренең аучысы Ханец Вылка — Яңа Җирнең әз сандагы укый-яза белгән яшәүчеләренең берсе булган. Рәсем ясавын 1904 елда башлаган, кышлаган промышленник калдырган өзелә торган календарьдан, чәй кәгазеннән рәсемнәрдән күчермәләр ясаган.
1901 елда Яңа Җиргә мәшһүр котып рәссамы Александр Борисов килә. Яңа Җир буенча сәяхәтенә Борисов яшь Вылканы алган. Сәфәр кылучылар этләрдә 400 км диярлек җәяү һәм җигеп барган. Яңа Җир буенча сәфәрләре вакыында рәссам рәсемнәр ясаган, моның нәтиҗәсендә яшь Тыко живопись белән кызыксына башлаган. Яшь ненецның сәләтен күреп алып, бөтен киләсе кышны һәм язны Борисов Тыко Вылканы живописька өйрәткән. 1903 елда Яңа Җиргә "хөкүмәткә ихтирамсыз мөнәсәбәте өчен" рәссам һәм язучы Степан Писахов сөргенгә җибәрелгән булган. Көндәлегендә Писахов шулай дип язган:
Вылканың эшләре мине "тигезсезлеге" белән таң калдырды, аларда гаҗәп рәвештә балаларча алмау һәм Европа осталарының көче, тулы тавышлыгы һәм нәзеклеге кушыла. Кайдан ул анда"!... Ул артыгы белән үзешчән, табигый сиземләве беләшн Тыко үзенә юл табачак. Ул Яңа Җирне без килгәннәр беркайчан да күрмәячәк итеп күрсәтә алыр...
Писахов Вылкага буяулар һәм карандаш бүләк иткән беренче кеше булган.
1904 елда Вылка рәссам буларак беренче килешү башкарган - үзенең картинасын ике инглиз сәяхәтчесеннән компас һәм термометрга алыштырган[3].
1909 елда архипелагка котып өйрәнүчесе Владимир Русанов килә, Вылка белән алар бөтен Яңа Җирне өйрәнеп чыккан һәм аның төгән картографик тасвирламасын төзегән.
Шул ук елны Вылка Мәскәүгә китә, анда Архипов һәм Переплётчиковтан живописьне өйрәнә. 1910 елны Архангельскта «Рус Төньягы» күргәзмәсе булган, анда Вылка беренче мәртәбә эшләрен тәкъдим иткән. 1911 елны Вылканың абыйсы Андрей үлә, ненец традицияләре буенча Тыко абыйсының хатынын һәм алты баласын асрарга тиеш булган. Моның белән бәйле рәвештә аның Мәскәүдә белем алуы тәмамланган. Живописьтән башка Вылка асаба фольклор белән кызыксынган булган, 1914 елда «Яңа Җир турында язмалар» җыентыгын чыгара.
1917 ел Октябрь инкыйлабыннан соң бистә (1918—1934) һәм Яңа Җир утрау (1924—1956) эшчеләре депутатлары шуралары рәисе булган. Моннан тыш промысел артелен җитәкләгән һәм сунар промыселы белән шөгыльләнгән. 1950-нче елларда Яңа Җирдә атом-төш полигонын кору башланган, бөтен ненец халкы утраудан күчерелгән булган. Тыко Вылка гаиләсе белән фирка әмере буенча күчерелергә теләмәүчеләр өчен мисал булыр өчен беренчеләрдән Архангельскка күчкән. Ул Яңа Җирдән моңсуланып киткән һәм соңгы көннәренә кадәр туган җирләрен күрергә теләгән. Тыко Вылка Архангельскта 1960 елда җитмеш дүрт яшендә үлгән булган һәм Вологда зиратында күмелгән булган (кабере мәдәни мирас объекты булып игълан ителгән булган[4]).
Истәлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Тыко Вылка исеме белән Архангельскта һәм Нарьян-Марда урамнар һәм шулай ук Яңа Җирнең Көньяк Утравының Брандт култыгында бухта аталган.
Вылка бозлыгы (Кар диңгезе, Яңа Җир) 1910 елда В. А. Русанов тарафыннан экспедиция катнашучысы Т. Вылка хөрмәтенә аталган булган[5].
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Воронова О. П. Президент Новой Земли Тыко Вылка. — М.: Советский художник, 1977. — 160 с. — (Рассказы о художниках).
- Кошечкин Б. И. Сын Новой Земли. (Тыко Вылка). — М.: Мысль, 1980. — 88 с. — (Замечательные географы и путешественники).
- Сухановский А. Ф. Тыко Вылка. Сын полярной звезды. — Архангельск: СК-Россия, 2009. — 256 с. — (Библиотека печорского края). — 5000 экз.
Кинематограф
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1981 — «Великий самоед» (реж. Аркадий Кордон).
Гаилә
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Энесе — Николай Вылка — ненец язучысы, ненец матур әдәби прозасының нигез салучысы. Рәссам һәм шагыйрь, фольклор җыючысы, үз әсәрләренең иллюстраторы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Тыко Вылко [Текст] / О. Воронова. — Москва: Советский художник, 1977. — 157, [2] с. : ил., портр. ; 16 см. — (Рассказы о художниках). — Библиогр.: с. 155. — Библиогр. в примеч. 153—154.
- ↑ НАЗОВИ МЕНЯ ТИХО ПО ИМЕНИ.
- ↑ Ирина Ханзерова. Нелегкая судьба «великого самоеда». Аргиш памяти. Архангельск, Правда Севера, 2009
- ↑ Культурное наследие города Архангельска.
- ↑ Масленников Б. Г. Морская карта рассказывает / Под ред. Н. И. Смирнова. — 2-е изд., перераб. и доп. — М.: Воениздат, 1986. — 386 с., ил. С. 65