Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Менделеевск)
Һәйкәл | |
Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Менделеевск)
| |
Материал | бронза һәм гранит |
Тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл (Тыл хезмәтчәннәренә, тол катыннарга һәм сугыш балаларына һәйкәл) -—Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәрендә һәйкәл.
![]() |
---|
Өч метр биеклектәге һәйкәл шәһәр үзәгендә Геройлар аллеясына куелган. Һәйкәл 2018 елның июнендә ачылды. [1] [2] Ачылу тантанасында хөрмәтле кунаклар, сугыш ветераннары һәм балалар катнашты. Чарада Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. [3] Менделеевск районыннан Бөке Ватан сугышында 8 меңнән артык кеше катнашкан, шуларның 5 меңгә якыны кирә әйләнеп кайта алмаган. «Бөек Җиңү алтарена үз гомерләрен, үзләренең иң яхшы елларын ватандашларыбыз салды. Район территориясендә снарядлар, бомбалар ярылмасын, фашист чикерткәнең аягы безнең җиргә басмасын. Ләкин сугыш кайгы, югалтулар, ачлык һәм салкынлык белән районның һәр гаиләсенә килеп керде. Һәм бу һәйкәлне ачканда якташларыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтәбез», - диде Валерий Чершинцев. [4]
Һәйкәл шәһәр һәм район халкы өчен Бөек Ватан сугышында җиңү өчен тылда хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренә, яшь үсмерләргә һәм картларга хөрмәт йөзеннән куелды. Аны төзүгә халыкның уртак көче белән 700 мең сумнан артык акча җыелган. Мондый һәйкәл кую идеясе 2017 елда сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы инициативасы белән барлыкка килде. [5]
Кара коңгырт гранит плитәләр белән бизәлгән пьедесталда скульптуралар төркеме куелган: ураклы хатын-кыз, кораллы карт кеше һәм кәрзин ризык тоткан яланаяклы малай. Постаментның сул ягында ике мемориаль такта бар, аларда рус һәм татар телләрендә: «тыл хезмәтчәннәренә, тол катыннарга, сугыш балаларына», — дип язылган. Мемориалның авторы Яр Чаллы рәссамы Вадим Ихсанов [6]
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәяси золым корбаннары истәлегенә һәйкәл (Зөя)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ В Менделеевске открыт памятник труженикам тыла, вдовам и детям войны
- ↑ В Менделеевске открыт памятник труженикам тыла, вдовам и детям войны
- ↑ Чершинцев Валерий Сергеевич
- ↑ Татарстан24
- ↑ В Менделеевске появится памятник труженикам тыла и детям войны
- ↑ Памятник труженикам тыла, вдовам и детям войны открыли в Менделеевске